Куштаудагы вакыйгаларның өч еллыгы уңаеннан активистлар Торатаудан Куштауга кадәр автоузыш уздырырга, спорт ярышлары, җыр һәм бию бәйгеләре оештырырга, теләүчеләр өчен гомуми намаз, ә аннан соң түгәрәк өстәл уздырырга җыена.
Чара көне якынлашканда прокуратура һәм полиция хезмәткәрләре танылган активистларга килеп, аларга җәмәгать тәртибен бозуга юл куймау кирәклеге турында кисәтүләр тапшыра башлады. Юрист Гарифулла Япаров хәбәр итүенчә, кичә активист Фаил Алсынов өенә прокуратура хезмәткәрләре килеп, Стәрлебаш районы прокуроры вазифаларын башкаручы И.Ерастов имзалаган кисәтү тапшырган.
Алсынов үзе "Пруфы" басмасына прокуратура хезмәткәрләре аңа "гадәти, стандарт әйберләр" язылган кисәтү тапшырганнарын сөйләде — плакатлар, язулар булмасын, җавап тотасың дигәннәр.
— "Ни өчен мине оештыручы дип атыйсыз?"дигәнгә алар: "сез [бәйрәм турында] белдерүне үз битегездә урнаштыргансыз" диләр. "Бу белдерүне мин генә түгел, аны күпләр урнаштырды. Бу уртак бәйрәм һәм мин оештыручы түгел дип аңлаттым, ди Алсынов.
Хәйбулла активисты Буранбай Әскәров та Куштау бәйрәме уңаеннан район прокуратурасына чакырылуын хәбәр итте.
"Башкортстан патриотлары" иҗтимагый хәрәкәте лидерларының берсе Сәгыйть Исмәгыйлев сүзләренчә, Куштауны яклаучы Григорий Горовойны Ишембай прокуратурасына сөйләшүгә чакырганнар. Горовой үзе ВКонтакте битендә прокуратурага килүен, әмма ул ишекнең булуын һәм эчке телефонның эшләмәвен хәбәр итте.
Баймак активисты Урал Сәгыйтов прокуратура хезмәткәрләренең Ишембай районы Үрнәк авылында яшәүче активист Рафаил Абдрахмановка килүләре турында хәбәр итте. Сагитов урнаштырган видеода Абдрахмановның ишегалдына ким дигәндә биш полиция һәм прокуратура хезмәткәре килгәне күренә, алар үзләрен видеога төшерүне тыярга тырышканнар. Активист берничә көн элек үзенең ВКонтакте битендә Куштау бәйрәменә чакыру урнаштырган иде.
— Минемчә, прокуратура үзенең бу кыланышы белән бәйрәмне тагы да күләмлерәк кенә итәчәк. Күп кенә кешеләр социаль челтәрләрдә: "прокуратура һәм полициягә ачуым килә", "элек бу эсседә йөрмәм дигән идем, хәзер барачакмын " дип яза башлаган, — дип аңлатма бирде хокук саклау органнарының гамәлләренә Сәгыйть Исмәгыйлев.
Активист сүзләренчә, хакимиятләр нәкъ менә 19 августта Стәрлетамакта мәчет ачылышын һәм күп санлы концертлар һәм ярминкәләр уздырырга җыена.
— Мәчетләр һәрвакыт җомга ачыла иде. Хәзер шимбә көнне ачарга булганнар. Кыскасы, хакимиятләр Куштау бәйрәмендә катнашучылар санын киметү өчен барысын да эшли. Бу Радий Хәбиров администрациясе фәрманы. Ул өч ел элек Куштауда юеш тавык кебек басып торганын искә төшерергә теләми. Ә халык бәйрәмдә аңа бу хакта һичшиксез искә төшерәчәк, - ди Исмәгыйлев.
- 2020 елның августында Башкортстанда Куштауны яклаучылар белән хакимият көчләре арасында бәрелешләр булды. Сирәк күренешләрнең берсе буларак, активистлар җиңә алды, Куштауны саклап калды. Каршылык югары ноктага җиткәч, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров халык янына килергә мәҗбүр булды.
- Соңрак - сентябрь башында Куштауга табигать һәйкәле статусы бирелде. "Башкорт сода ширкәте" акционерлык җәмгыятенең хиссәләре Русия дәүләт милеге белән идарә итү агентлыгы карамагына күчте. Соңрак активистларны куып тараттылар.
- 2019 елда Янгантау геопаркы ЮНЕСКО челтәренә кергән иде. 2021 елда "Торатау" геопаркы ЮНЕСКОга керүе ихтимал булган 16 намзәтнең берсе дип табылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!