Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куштау вакыйгаларына өч ел: битарафлык сизелә


Куштаудагы каршылык, 15 август 2020 ел
Куштаудагы каршылык, 15 август 2020 ел

Куштау тирәсендә яшәүчеләр бүген дә шиханнар яклауга мохтаҗ дип саный. Туризмны үстерергә теләгәндә дә бик сак булырга кирәк диләр. Куштау көрәше күпләрнең тормышын үзгәрткән.

Башкортстанда Куштау шиханын "Сода" ширкәтенә (Башкирская содовая компания, БСК) эшкәртүгә бирүдән саклап калуга өч ел булды. 19 августта бу уңайдан тау итәгендә зур бәйрәм уздырырга җыеналар. Куштауны активистлар һәм аларга ияргән халык саклап кала алды, бәйрәм дә хакимиятләр көче белән уздырылмый.

Бүген шиханнарның хәле ничек? Аның янында урнашкан авыл кешеләренең тормышлары шушы өч ел эчендә үзгәргәнме? Азатлык Куштау тирәсендә яшәүчеләр, тауны саклауда актив катнашкан кешеләр белән сөйләште.

Альбина Исмәгыйлова Куштау белән Йөрәктау арасында урнашкан Бельское авылында яши. Шиханнарны, андагы кошлар, үсемлекләрне фотога төшереп үзенең Вконтактедагы сәхифәсенә элә. 2020 елда Куштауны саклауда үзе дә, студент улы да катнашкан. Бу җиңүгә әле дә ышанып бетә алмыйм, бу бөтен тормышымны үзгәртте дип сөйләде ул Азатлыкка.

— Җиңелербез дип уйладым. Көчле цензура, зур басым булды, авызыбызны яптылар. Без Куштауның төньягында яшибез, кешеләр монда никтер битараф булды. Ләкин миңа безнең аксакаллар илһам бирде, Куштауны якларга 70, 80, хәтта 90 яшьлек әби-бабайларабыз килгән иде. Лагерьдан елый-елый кайта идем, тауны бирербез микәнни дип кайгыра идем. Ләкин бердәмлек җиңде.

Куштау һәм янындагы табигать. Альбина Исмәгыйлова фотосы
Куштау һәм янындагы табигать. Альбина Исмәгыйлова фотосы

Авыл халкы БСК килер дә, безне моннан күчерерләр, фатирлар бирерләр дип ышанды башта. Бәлки, шуңа да битараф булгандыр. Әмма соңыннан барысы да тауны саклап калуга сөенде. Бер генә кеше әйтеп куйды "Менә БСК авылда клуб төзергә вәгъдә биргән иде", дип. "Тауны клубка алмаштырасыңмыни" дип әйттек тә, башка сөйләшүләр булмады.

Альбина Исмәгыйлова бу авылда 15 ел яши, тамырлары да шушы яклардан. Монда яшәү карарын аңлап кабул иттем ди. "Минем шушында гына яшисем килә, мин монда бәхетле, әкренләп йорт җиткерергә телибез. Бу таудан да матуррак ни була ала. Мин тормышыма бөтенләй икенче яктан карый башладым. Кешеләр берләшеп, күтәрелә алуына ышана башладым. Әгәр тауны БСКга бирсәләр, мин барыбер китәр, тауны актарганнарын карап тора алмас идем. Аннары улыма да мөнәсәбәтем үзгәрде. Куштауны яклап йөргәндә аңа 20 яшь иде, студент. Лагерьда торабыз, коеп яңгыр ява, 300ләп титушка килде, кешеләрне тоткарлый башладылар. "Мине алып китсәләр, уку йортыннан куып чыгарырлар инде, син курыкмыйсыңмы" дип сорый миннән улым. "Ярый, бар, син өйгә кайт, мин калам" дим. Ул моңа риза булмады, мин дә синең белән калам дип, көрәшкә кушылды. Аны тоткарладылар, ләкин автозакка алып барып җитә алмадылар. Мин аңа инде балага кебек түгел, яклаучы чын ир-егеткә кебек карый башладым", ди Исмәгыйлова.

Шиханнарның популярлыгы артты, анда туристлар да күпләп килә башлады. Бер яктан туризмны үстерү кирәк, ләкин икенче яктан биредә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр, бөҗәкләр һәм кошлар яши, бу табигатьтәге балансны бозарга мөмкин ди Альбина ханым. Халык җәлеп итәр алдыннан биологлар, геологлар һәм орнитологлар белән ныклап киңәшләшү кирәк ди ул.

Рафаил Абдрахманов Куштауның нәкъ тау итәгендә урнашкан Шиханнар дип аталган авылда яши. Ул Үрнәк авылы янында. Рафаил ага 2020 елда Куштауны сакларга кирәк дип оран салучы беренче кешеләрдән була. Тауга активистлар һәм башка халык килгәч, анда лагерь оештырып, андагы эшләрне көйләүче төп кешеләрнең берсе. Ике кызы да бу эштә ярдәмләшә. Тумышы белән шулай ук Куштаудан ерак түгел Әхмәр авылыннан. Шиханнарда 15 елга якына яшиләр.

— Кызларым шушы тау итәгендә тәгәрәп үстеләр, аларга да бик якын бу шиханнар, алар да тауны саклауда катнашты, — дип сөйләде Рафаил Абрдахмнов. — Без Куштаудан 20 метрда гына торабыз. Иртән торабыз да шул тауга карап сөенәбез. Җиңгәч сөендек инде. Ләкин әле тынычланырга иртә, тауларга барыбер куркыныч яный дип уйлыйбыз. Тау беркайчан да эшкәртелмәячәк дигән анык кына карар юк. Башкортстан халкы үз җирләренә хуҗа түгел. Аннары авыл халкы да битараф дип әйтер идем. Алар өчен үгез үлсә - ит була, арба ватылса - утын. Куштауны авылдан 5-6 гына кеше яклап йөрде, калганннар битараф булды. Алар бөтен проблемнарны кемдер килеп чишүен көтеп ята. Алма пеш, авызга төш. Күп акча белән берәрсе килсә, әйдәгез, эшкәртегез дип әйтергә мөмкиннәр.

Куштау һәм янындагы табигать. Альбина Исмәгыйлова фотосы
Куштау һәм янындагы табигать. Альбина Исмәгыйлова фотосы

Куштауны яклауга кушылуга аңа Торатау бабай дип йөртелгән Габдрахман Вәлидов илһам биргән. Вәлитов коронавирустан вафат булды.

— Аның белән 2020 елның 3 августында корбан чалып сөйләшеп утырдык. Шуның фикерләре мине дә җәмәгать эшлеклесе булып китәргә этәрде. Тормыш иптәшемә, кызлармы рәхмәтлемен, алар мине хуплап, ярдәм итеп тора. Беренче көннән кызларыбыз, кияүләребез шунда йөрде.

Башкортлар гына түгел, бөтен милләт кушылды бит тауны якларга, шул ягы куанычлы. Көчле яшьләр, активистлар көчле Башкортстан өчен янып торалар. Хәзер шиханнарны махсус саклау реестрында кертергә, хәтта ЮНЕСКОга барып җитәргә кирәк. Шул вакытта гына безнең шиханнарга тимәячәкләр дип ышана алабыз.

Юлай Аралбаев Әхмәр авылыннан, Куштауны саклауда да катнашты, хакимиятләр тарафыннан эзәрлекләнде. Мондый әйбергә әле дә әзер булып торырга кирәк дип саный ул.

— Әле дә чыкканбыз, курыкмаганбыз, саклап калганбыз дип уйлыйм. "Сода" ширкәте бу урынны алып эшкәртә башласа бүген, өч ел узуга монда бөтен җирне чокып бетерерләр иде, табигатьнең матур байлыгын юк итәрләр иде. Авыл халкына акча яки эш булыр иде дигәннән, алар барыбер авылларга ярдәм дә итмиләр, юл да салмыйлар, шуннан чыккан ташны да урамнарга китереп салмыйлар, моң ышанырга ярамый.

Куштау һәм янындагы табигать. Альбина Исмәгыйлова фотосы
Куштау һәм янындагы табигать. Альбина Исмәгыйлова фотосы

Шулай да әле бу сорауга анык кына нокта куелмаганы аңлашыла. Шимбә менә бәйрәм оештырырга җыенабыз. Һаман да хакимиятнең каршылыгы нык сизелә, ничек тә комачауларга тырышалар. Безгә киләчәк буынга, яшьләргә табигатебез, табигать һәйкәлләрен, җиребезне сакларга кирәклеген аңлатырга кирәк. Еллар үткәч, мондый әйбер кабатланырга мөмкин, халык әзер булырга тиеш.

Әхмәр авылы Ишембай районында иң зур авылларның берсе. Куштауны якларга килүчеләр дә аннан күп булды. Ирләрнең яртысы диярлек Себергә китеп эшли, Стәрлетамак, Ишембай, Салават шәһәрләре якын булгач, анда барып эшләүчеләр дә җитәрлек, мал асрап яшәүчеләр дә бар.

— Авылда спортчы егетләр дә күп, бердәм булып яшибез. Шуңа күрә Куштауны якларга да тиз җыелдык. Аннары Куштауга һөҗүм итәселәрен алдан ук белә идек. Алдан ук әзерлек алып бардык, халыкны әкренләп уяттык. Шундый әзерлек барганда да ук безне юк-барга штрафлар да салдылар, бикләп тә куйдылар. Әмма безне алар чыныктырды гына, халык та курыкмаска өйрәнде. Без бернидән дә куркырга тиеш түгел, без үз җиребезне, табигатебзне саклыйбыз, чит җиргә барып кешенең җирен таламыйбыз.

Рим Абдулнасыйров Куштау итәгендәге Үрнәк авылында яши. Гомеренең күп өлеше Стәрлетамак шәһәрендә узган. Аңа 67 яшь.

— Куштау — ул бердәмлек мәктәбе булды. Халык үз хокукларын яклый алуын күрсәтте. Тормышымны үзгәрттеме бу хәлләр? Әйе, эзәрлекләүләр булды, безне тотрыклылыкны какшатасыз дип әйттеләр, бер дин дә тотмасак та, ваһабчы тамгасы да тагып карадылар. Ләкин мин инде курка торган яшьтән узган. Бу минем шәхси эшем, шәхси позициям генә түгел иде. Безнең ачуны бигрәк тә нәрсә китерде? Килделәр дә, "безгә бу тау кирәк" дип әйттеләр. Беркем дә безнең белән киңәшләшмәде, беркем дә сорамады, әйбәтләп аңлатмады.

Мин Шахтауны күреп үскән кеше (әлеге тауда БСК сода чыгарды - ред.). Андагы беренче тракторларны, эшкәртә башлауны күрдем. Миңа 67 яшь, ә ул тау инде юк. Зур чокыр гына торып калды. Мин табигатьтә яшим дип Стәрлетамактан Үрнәк авылына күчеп кайттым. Хәзер мин үзем янындагы тагын бер тауның юкка чыгуын елмаеп карап торыйммы? Моны сөйләргә дә авыр. Моны шушында яшәгән кешеләр генә аңлыйдыр.

Ул да табигатьне файда китерүче бер әйбергә караудан туктарга кирәк ди.

— Туризм үстерә башлаганчы, халык арасында башта агарту эшләре алып барырга кирәк. Куштау лагерендә чүп ташлаучы да, эчеп килүче дә булмады. Бу шундый кагыйдә иде. Шимбә буласы бәйрәмдә дә кагыйдәләр булачак: исерткеч эчемлекләр эчү тыела, теләсә кайда утырырга, йөрергә ярамый, чүпне махсус чүп савытларына салырга яки үзегез белән алып кайтырга. Гади кагыйдәләр инде, ләкин ансыз булмый

  • 2020 елның августында Башкортстанда Куштауны яклаучылар белән хакимият көчләре арасында бәрелешләр булды. Сирәк күренешләрнең берсе буларак, активистлар җиңә алды, Куштауны саклап калды. Каршылык югары ноктага җиткәч, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров халык янына килергә мәҗбүр булды.
  • Соңрак - сентябрь башында Куштауга табигать һәйкәле статусы бирелде. "Башкорт сода ширкәте" акционерлык җәмгыятенең хиссәләре Русия дәүләт милеге белән идарә итү агентлыгы карамагына күчте. Соңрак активистларны куып тараттылар.
  • 2019 елда Янгантау геопаркы ЮНЕСКО челтәренә кергән иде. 2021 елда "Торатау" геопаркы ЮНЕСКОга керүе ихтимал булган 16 намзәтнең берсе дип табылды.

Башкортстан шиханнары

Башкортстандагы шиханнар Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шаһтау (Шәкетау). Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә. Шахтауны әлеге вакытта "Башкорт сода ширкәте" эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 чакрым көнчыгышта һәм Уфадан 140 чакрым көньякта урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG