Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар киносы хәле: "Кем президентка беренче барып җитә, шул кино төшерә"


Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясый
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясый

28 августта Татарстан кинематографистлары берлеге корылтае узды. Оешма рәисе итеп кабат Илдар Ягъфәров сайланды. Әлеге җыенда татар киносының проблемнары ачык әйтелмәде, шул исәптән хәл итү юллары да күрсәтелмәде. Татарстан мәдәният министры кинематографларны федераль үзәккә өмет итәргә чакырды. Татарстанның кинога акчасы юк, күрәсең.

Бүген Татарстан кинематографистлар берлеге (дөресрәге, Русия кинематографистлар берлегенең бүлеге) 55 кино төшерүчене берләштерә. Корылтайда барлыгы 41 әгъза катнашты. Очрашу барышында төп чыгышны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ясады.

"Дәүләт ярдәменә өмет итү көчле икәнен аңлыйм. Мин биш ел элек әйткән фикерләрне кабатлыйсым килә. Ул вакытта да, хәзер дә мин сездән җавап ишетмәдем. Безнең дөньяга нәрсә әйтергә теләвебез турында фикерләрне тупларга кирәк", дип мөрәҗәгать итте ул.

Ул соңгы елларда яхшы фильмнар дип Илдар Ягъфәровның "Исәнмесез" һәм Илшат Рәхимбайның "Микулай" фильмнарын билгеләп үтте. Очрашуда Рәхимбайга Татарстан мәдәният минстрлыгы мактаулы бүләге һәм Русия кинематографистлар берлеге әгъзасы таныклыгы бирелде. Әмма барыннан да бигрәк министр Мәскәүдә иҗат итүче Байбулат Батулланы телгә алды.

"Байбулат сезнең берлек әгъзасы түгел. Аның фильмы миңа нык тәэсир итте", диде ул.

"Тиздән ул безнең әгъза булачак", дигән сүзләр ишетелде залдан.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Әюпова Татарстанда кино өлкәсен яңартырга чакырды, ләкин республика хисабына түгел, ә Мәскәүдән акча сорау юлы белән.

"Без бүген шул кадәр бай димәс идем. Кино өлкәсе арзанлы сәнгать төре түгел. Кино төшерү спектакль кую, әсәр язуга караганда кыйммәткәрәк чыга. Бергәләп эшләргә, өстенлекле бурычларны куеп эш итәргә кирәк. Гафу итегез, кем беренче йөгереп барып җитүгә карап түгел (президентка кайсы режиссерның беренче мөрәҗәгать итүе күздә тотыла)", дип аңлатты ул республикада кино өчен дәүләт ярдәме системлы корылмавын.

Шуннан соң Әюпова корылтайга килгән журналистларга берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп: "Бу хакта язарга кирәкми, бу шәхси аралашу", "Хайп кирәкми", ише сүзләрне әйтте.

Элегрәк Илдар Ягъфәров та "кем президентка беренче йөгереп җитте дигән систем булырга тиеш түгел, профессиональ комиссия эшләргә тиеш" дип сөйләгән иде.

"Бүген кинематографка ярдәм күрсәтү беренче йөгереп барып җитүчегә, кем беренче итеп йөкләмә төшерергә ирешүчегә кагыла. Алга таба бу мәсьәләне карарга кирәк. Безгә үзебезгә максатны билгеләргә кирәк. Без якут яки башкорт фильмнарыннан сәләтсезрәк түгел. Бүген күпләр якут фильмы феномены, "Сеңел" картинасы турында сөйли. Ләкин федераль югарылыкта безнең кино турында аз ишетелә", ди ул.

Монда министр ике юл күрә: "эчке таркаулыкны җиңү" һәм "көндәшлеккә сәләтле кино төшерү".

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Аннары ул Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русиядән чит ил брендлары китүенә тукталды. Моннан, аныңча, татар киносына зур файда була ала.

"Базардан көнбатыш ширкәтләренең китүе, безгә моңа кадәр күрелмәгән мөмкинлекләр ача. Сез безнең илнең президенты Владимир Путинның креатив җәмәгатьчелек белән очрашудан соң йөкләмәләрен күргәнсездер. Аның яртысы кинога кагыла. Бу мөмкинлекне файдалану өчен беренче итеп талашуларны бетерергә, бер-береңә аяк чалмаска, яла якмаска кирәк. Сез бит берлек, бердәм булырга тиешсез", дип үгетләде ул.

Моннан тыш, федераль дәрәҗәдә балалар киносы фонды булдырылуын әйтте. "Мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк", дип кат-кат белдерде. Ләкин Татарстан бюджетыннан татар киносы өчен күбрәк акча бүленәчәкме — бу мәсьәлә ачык калды.

Корылтайда Ирада Әюповага бер-ике сорау бирүче дә табылды. Режиссер һәм видеооператор Юрий Гвоздь Татарстанда кино төшерүчеләрнең проектлары экспертлар шурасы аша уздырырга кирәк ди.

"Монда экспертларны чакырсаң, аларның Татарстанда кино төшерүгә катнашы булмаска тиеш. Бу һәрвакытта да ризалык уятмый, чөнки татар милли сәнгатен аңламаган кешеләр карар бирәчәк дип саныйлар", дип җавап кайтарды министр.

Әлеге чыгышлардан соң сүз Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәровка бирелде. Ул кино өлкәсендә проблемнарны атамады. Берлек белән рәислек иткән чорда Ягъфәров оешманың биналы булуын, компьютерлар, проекторлар, экраннар алынуын һәм төрле чаралар үткәрә башлавын әйтте. Кинематографистлар берлеге дәүләттән елына 910 мең сум акча ала икән.

Илдар Ягъфәров
Илдар Ягъфәров

"Без әкренләп профессиональ берлеккә әйләнеп барабыз һәм бу кинематографияне үзгәртә башлады. Безнең фикерләр Татарстан кино өлкәсенә йогынты ясарга тиеш. Бу социаль оешма гына түгел, без беренче чиратта сәләтле профессиональ кешеләр җыела торган урын. Монда яңа Чыңгыз Айтматов, Мостай Кәримнәр, операторлар булырга тиеш", дип чыгыш ясады ул.

Корылтай ахырында берлек рәисе вазифасына Ягъфәров үзен күрсәткән бердән-бер намзәт булды. Оешманың низамнамәсе нигезендә сайлау альтернатив нигездә узарга тиеш булу сәбәпле, кинопродюсер Олег Суров намзәте дә чыгарылды. Нәтиҗәдә корылтайда катнашучы 41 әгъзаның 38е Ягъфәров өчен тавыш бирде.

Соңрак Азатлык Илдар Ягъфәров белән элемтәгә керде. Ул чирләп тору сәбәпле берлек эше турында сөйләмәде.

Узган ел Ягъфәров Татарстанда кино индустриясендә зур проблемнар бар дип белдергән иде.

"Татаркино"га елына 50 млн сум акча бирелә. Бу аз акча түгел, әмма ул ничек тотыла? Прокат эше системга салынмады… "Татаркино"да акча ничек бүленгәнен кино төшерәм дигән талантлы яшьләр күрә дә Казан-Мәскәү рейсына билет ала да китә. Кино төшерәм диючеләр күп, әмма алар белән эшләү системга салынмады, милли киноны булдыру юнәлешендә идеология кирәгенчә төзелмәгән. Татарстан күпме мәдәният сарайларын төзеде, әмма кино күрсәтеләме анда? Юк. Татарстанда кинематография булмаса, без идеологик яктан көчсез, милли үзаң тәрбияләүдә оттырып кына киләчәкбез”, дигән иде ул.

  • Танылган драматург Мансур Гыйләҗев фикеренчә, яшь режиссерлар Татарстанда ярдәм тапмыйча Мәскәүгә китә.
  • Журналист һәм документаль фильмнар төшерүче Альберт Шакиров татарча документаль фильмнар төшерергә мөмкинлек юк дип Азатлыкка сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG