Татарстан кинематографчылар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров республикада документаль фильмнар төшерү авыр хәлдә дип белдерде. Ул мәдәният министрлыгы тарафыннан пропаганда темалары бирелүе, әлеге киноларның файдасы аз дип саный. Бу хакта ул 18 октябрь "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде. Очрашуда "Җиде утрау арасында" документаль фильмын тәкъдим иттеләр.
"Әлеге фильмны караганда аның режиссеры Алмаз Нургалиев миңа чын документалист буларак килеп басты. Ул моны өстән кушу белән түгел, үз идеясе белән төшергән. Дөресен әйтергә кирәк, документаль кино белән шөгыльләнүче күп кенә хезмәттәшләребез документаль кино төшерми. Алар акча түләнгән заказны үти. Мәдәният министрлыгыннан пропаганда темалары алалар да, шул акчага төшерәләр һәм тиз генә тапшыралар. Бу фильмнар онытыла", диде ул.
Аның сүзләренчә, режиссерлар бүгенге чынбарлыкны күрсәтүче фильмнарны төшерергә курка.
"Татарда документаль киноның үз тамашачысы булырга тиеш. Без нәфис фильмнарны күтәрергә тырышабыз. Ә документаль кинода чынбарлык күрсәтелергә тиеш. Әгәр дә ул безнең тормыш турыда дөрес итеп сөйләмәсә, аның бәясе юкка чыга. Бүгенге вазгыятьтә чын дөресен әйтүе кыен. Башка документалистлар яхшы кино төшерергә теләми дип уйлыйсызмы? Күбесе курка. Әгәр бу эшкә кеше алына икән, аңа афәрин генә диясе кала", диде Ягъфәров.
Татарстан кинематографчылар берлеге рәисе республикада документаль кино төшерү авыр хәлдә кала дип саный.
"Бүген Татарстанда документалистика иң авыр хәлдә. Кайчандыр үзебезнең яхшы кино мәктәбе, казан кинохроника студиясе бар иде. 2000нче елларда алар юкка чыкты, кинохроника студиясе юк. Быел аны бөтенләй җимерделәр. Бүген документаль фильм базасы юк. Соңгы елларда минем документаль кино белән кем шөгыльләнергә, аны үстерергә тиеш дигән сорау торды. Документалистика – җәмгыятьнең индикаторы ул", диде ул.
Быел "Җиде утрау арасында" фильмы XVII Казан мөселман киносы фестивалендә "иң яхшы документаль фильм" номинациясендә җиңеп чыкты. Аның режиссеры Алмаз Нургалиев дәүләттән ярдәм алмаган, киноны үз акчасына төшергән. Фильмда Актаныш районындагы Өшәр авылның юкка чыгуы, анда ялгыз яшәп калган ир-атның тормышы күрсәтелә. Әлеге фильмны мөселман киносы фестивалендә, Сарытауда, Оренбур һәм Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә күрсәткәннәр.
Матбугат очрашуында катнашкан Татар конгрессының татар эшмәкәрләре берләшмәсе рәисе Фәрит Уразаев сүзләренчә, әлеге фильмның әһәмияте зур. Соңгы 30 елда Русиядә 40 мең авыл юкка чыккан. Бүген тагын 75 мең авыл бетү күркынычы алдында тора.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!