Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатар атамаларын читтәге урамнарга бирү, һәйкәлләрне почмакларга урнаштыру дәвам итә


Акмечетнең элекке Татар урамы хәзер Футболчылар урамы дип атала
Акмечетнең элекке Татар урамы хәзер Футболчылар урамы дип атала

Танылган шагыйрь һәм галим Бекир Чобан-заде исеме Акмәчет читендә урнашкан Петровские скалы бистәсенең читтәге бер урамына бирелде. Кырымтатар җәмәгатьчелеге гәдәткә әверелеп барган мондый хәлләр белән риза түгел. Кырымда мондый карарлар артында кем һәм нәрсә тора?

Кырым башкаласы Акмәчет үзәгендә бер-берсенә күрше булган Маяковский, Горький, Толстой, Пушкин, Жуковский, Крылов, Пушкин, Гоголь, Франко, Чехов, Сергеев-Ценский, Некрасов, Тургенев урамнары бар. Шулар янында 1937 елда нахакка репресияләнгән һәм 1957 елда акланган кырымтатар шагыйре һәм галим Бекир Чобан-задега аның 130 еллыгында бер урам табалмаганнар.

Май аенда шагыйрьнең 130 еллыгына багышланган конференция вакытында Бекир Чобан-заде исеме Акмәчеттәге бер урамга биреләчәк дигән хәбәрне Кырымның милләтара мөнәсәбәтләр комитеты җитәкчеләренең берсе мөнбәрдән җиткергән иде. Шул ук конференциядә чыгыш ясаучыларның берсе 1937 елда репрессияләнгән шагыйрьнең исемен ул узган гасырның егерменче елларында эшләгән Кырым хакимияте һәм университеты биналары урнашкан хәзерге Ленин урамына бирелсә урынлы булыр иде диде.

Ләкин шагыйрь исеме бер читтәге урамга биреләсе булса, бу мәсьәләне вакытлыча яхшы заманнарга кадәр күтәрмәү тагын да дөресрәктер диде ул. Аның фикеренчә, Бекир Чобан-заде исеме читтәге урамга бирелсә, аның исемен үзәк урамнарда беркайчан да күрә алмаячакбыз, чөнки хакимият шул читтәге урамны күрсәтеп, "аның урамы бар бит инде" дигән сәбәп китерәчәк.

Бу чыгышны ясаучы Акмәчеттә Ленинның ике һәйкәле, бер-берсенә якын булган Ленин бульвары, Ленин урамы, үзәк Ленин мәйданы булганын, Кырымда Ленин истәлегенә дистәләрчә һәйкәл, урамнар булганын да әйтте. Ә ни өчен Акмәчетнең Киров исемен йөрткән үзәк проспекты Кырым хакимиятенең 1928 елда хаксыз репрессияләнгән һәм 1990 елда акланган элекке җитәкчесе Вели Ибраимов (Мирсәет Солтангалиев фикердәше- ред.) исемен йөртә алмый дигән сорау да куйды ул.

Шул вакыттан өч ай узган соң Акмәчет читендә урнашкан Петровские скалы бистәндә яңа урамга Бекир Чобан-заде исеме бирелү хакында хәбәр таралды. Моны кырымтатар җәмәгатьчелеге белән киңәшләшмичә астыртын эшләгәннәр.

Кырымтатар исемнәрен алмаштыру башбаштаклыгы

1993 елда Бекир Чобан-заденың 100 еллыгына Карасубазарда кырымтатар җәмәгатьчелегенең зур тырышлыгы белән үзәк Комсомольская урамына Бекир Чобан-заде исеме бирелде, 2001 елда кырымтатар эшмәкәре акчасына аңа һәйкәл куелды. Ләкин хәзер ул урамның кайбер йортларында Бекир Чобан-заде исеме урынына Луначарский исеме язылган. Кырымтатар активистлары Карасубазар шәһәр хакимияте хезмәткәрләренә бу хакта хәбәр итсә дә, Луначарский исеме бу йортларда кала бирә. Йортның хуҗасы исә урамның бер ягы Бекир Чобан-заде исемен, ә икенче ягы Луначарский исемен йөртә дигән акылга сыймаган сафсата белән чикләнә. Шәһәр хакимияте дә бу хәлгә дәшми.

Карасубазарда Бекир Чобан-заде урамындагы йортка Луначарский урамы дип язылган
Карасубазарда Бекир Чобан-заде урамындагы йортка Луначарский урамы дип язылган

Заманында Карасувбазар шәһәре башлыгы булган, II Дәүләт думасы депутаты, мөселман фракциясе сәркатибе Абдурешит Медиев һәйкәлен дә Луначарский урамындагы бер абзар эченә урнаштырырга мәҗбүр иткәннәр. Сөрген корбаннары истәлегенә Украина заманында куелган хатирә ташын да шәһәр үзегәннән алып, кырымтатарларның Сары Су бистәсенә күчергәннәр.

Ике тапкыр совет каһраманы Аметхан Солтан һәйкәле урынын 2009 елда Акмәчет шәһәр хакимияте үзе билгелгән мәйдан үзәгеннән 2020 елда Пионерский урамы почмагына күчерүгә каршы язылган хатлар да ярдәм итмәде. Бу мәсьәләдә кырымтатар зыялылары, галимнәр, язучылар, мәдәният әһәлләре Мәскәү куйган Кырым җитәкчесе Сергей Аксёнов исеменә юллаган мөраҗагатьләрне дә санга сукмадылар. Нәтиҗәдә Аметхан Солтан һәйкәле бер тар почмакка урнаштырылды.

Үзәктән читтә төзелгән Зур мәчет кем исемен йөртәчәк

Дини гыйбадәтханәләр дә Кырымда шул принцип нигезендә төзелә. Акмәчеттә төзелеше тәмамланып килгән Кырымның иң зур мәчете шәһәр читендә салынса, Александр Невский чиркәве иң үзәктә, Кырым Дәүләт шурасы каршында инде күптән төзелде.

Акмәчеттә Җәмигъ мәчет төзелеше, 2020 ел
Акмәчеттә Җәмигъ мәчет төзелеше, 2020 ел

Зур мәчет 1918 елда большевиклар тарафыннан үтерелгән Кырым, Беларус, Литва мөселманнары мөфтие, Кырым хакимиятенең беренче рәисе Номан Челебиджихан исемен йөотәчәк дигән сүзләр дә инде ишетелми. Күрәсең, Акмәчет һава аланына Аметхан Солтан исемен, үзәк урамнарга Абдурешит Медиев, Бекир Чобан-заде исемнәре бирелмәгән кебек, Зур мәчеткә дә Номан Челебиджихан исемен бирүгә каршы чыгучылар бар.

Белешмә: Номан Челебиҗиһан

Номан Челебиҗиһан (1885-1918) — Кырымның дала ягында Ор Капы районы (Перекоп) Сонак авылында туа. Төркиядә (1908-1912) Истанбул университетында юридик һәм дини белем ала, анда кырымтатар студентларын берләштергән "Кырым генчлиги" (Кырым яшьләре"), "Ватан" яшерен оешмасын төзи. Шигырьләр, хикәяләр авторы.

Төркиядә Исмәгыйль Гаспринский белән очраша. 1913 елда Петербур университетының юридик бүлегенә укырга керә. 1917 елда Акмәчеттә Бөтенкырым мөселман корылтаенда оешкан мөселман башкарма комитетының рәисе, Кырым, Литва, Беларус, Польша мөселманнары мөфтие булып сайлана.

1917 елның ноябрь-декабрендә фикердәшләре белән Бакчасарайда Беренче кырымтатар халкы Корылтаен әзерләп үткәрә. Корылтай Кырым милли республикасы оешуын игълан итә һәм аның конституциясен кабул итә, Номан Челебиҗиһан директориянең (милли хакимиятнең) рәисе итеп сайлана.

Большевиклар милли хакимиятне танымый, Кара дингез флоты матрослары ярдәмендә хакимиятне бәреп төшерәләр, Кырымны яулап алалар. Номан Челебиҗиһан бер мәхкәмәсез инкыйлабчы матрослар тарафыннан 1918 елның 23 февралендә үтерелә, җәсәде Кара диңгезгә ташлана.

Ни өчен Акмәчеттә Татар урамына аның тарихи исеме кайтарылмый?

Төрле заманнарда Кырымга хезмәт иткән танылган кырымтатарлар исемнәрен 2014 елдан соң читтәге урамнарга бирелә, халык акчасына торгызылган кырымтатар һәйкәлләре почмакларда урнаштырыла, шәһәр, урамнарга тарихи кырымтатар исемнәрен кайтару өчен хакимият берни эшләми. Шул ук вакытта Акмәчетнең иң үзәгендә Роза Люксембург урамына - Александр Невский, Карл Маркс урамына - Екатерининская, Карл Либкнехт урамына - Юрий Долгоруков исемнәрен бирүне хакимият бик тиз хәл итә.

Ә менә сөргенгә кадәр Акмәчеттә булган Татар урамының (1839 елда бирелгән) тарихи исемен (хәзер Футболистлар урамы –ред.) хакимият хәтта шул "реабилитация" кәгазе нигезендә дә ни өчен кайтара алмый дигән сорауга җавап юк.

Акмәчеттә Урыс, Караим, Төрек, Грек, Болгар, Молдаван, Әрмән һәм башка урамнар чәчәк атканда, җимерек хәлдә булган Татар урамындагы иске татар зираты да юк ителгән.

Акмечетнең элекке Татар урамы хәзер Футболчылар урамы дип атала
Акмечетнең элекке Татар урамы хәзер Футболчылар урамы дип атала

Сугыш, күмәк психоз һәм "ярамаган" атамалар

2014 елда аннексияләнгән Кырым шәһәрләренең үзәк урыннарына башка илнең патшалары, патшабикәләре, төрле заманнарда Кырымны яулап алучылар, төрле "вождьларның" һәйкәлләрен кую шаукымы яңа сулыш алды.

Украинада барган сугыш моңа этәргеч бирде. Кырым мәктәпләрендә сугышта һәләк булучыларның истәлек такталары, сыйныфларда "каһраман парталары", юл буенда сугышчыларның сурәтләре, җирле телеканалларда сугышка бәйле бер яклы тапшырулар җәмгыятьтә күмәк психоз хисе уянуга, үтә-милләтчеләрнең сәбәпсез агрессиясенә, ярымутрауда алдан билгеләнгән эчке "дошманны" эзләүгә дә сәбәп булып тора.

Мондый шартларда кырымтатарларның танылган шәхесләре исемнәрен, һәйкәлләрен үзәктән читкә чыгару, Кырымның кырымтатарлар белән бәйле күп гасырлы тарихын төрле "реставрацияләр" юлы белән юк итү дулкыны туктамыйча дәвам итә.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG