1940нчы еллар азагы һәм 1950нче еллар башында "Америка авазы"ның татар тапшырулары һәм Азатлык радиосының Татар-башкорт редакциясе ачылуына күп тырышлык куйган, 1968-1989 елларда Азатлыкның мөдире дә булып эшләгән Гариф Солтан архивы бүгенге көндә Американың Стэнфорд университетында урнашкан Һувер институтында саклана.
Шул Һувер институты ярдәме белән Азатлык радиосы кайбер аудиоязмаларны дигитальләштерде һәм якын атналарда иң кызыклыларын укучыларына тәкъдим итәчәк.
Архивта радио дулкыннарында 1970-1980нче елларда яңгыраган кайбер аудиоязмалар сакланган. Алар арасында ул чактагы татар музыкасы, Ураза һәм Корбан гаетләре тапшырулары, Явыз Иван тарафыннан Казанны яулап алу вакыйгалары турында радиотамаша, Галимҗан Ибраһимов, Каюм Насыйри, Әмирхан Еники һәм башка шәхесләр, аларның иҗаты һәм эшчәнлеге турында күп төрле аудиоязмалар бар.
Әлеге тапшыруларда ул елларда радиода эшләгән шәхесләрнең, аерым алганда, шул ук Гариф Солтан, Надир Дәүләт, Фәрит Аги, Гали Акыш һәм башка билгеле кешеләрнең тавышларын да ишетеп була.
Бу архив аудиоязмалар Азатлык сайтында, махсус шәлкемдә җыелып барачак. Бүген архивтан иң иске аудиоларның берсен тәкъдим итәбез. Ураза гаете белән котлау һәм аның турында мәгълүмат бирү Азатлык радиосы эфирында 1972 ел ноябрендә яңгыраган.
Моннан тыш Гариф Солтан архивында ул үзе язган һәм аңа язылган хатлар, төрле документлар, фотосурәтләр, эш кәгазьләре, китаплар, газетлар, Идел-Урал легионына бәйле кайбер документлар сакланган. Азатлык ул материалларның кайберләрен укучыларга тәкъдим итәргә планлаштыра.
Америка һәм Европаның азат өлешендә төрле дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән сөйләшүләр алып барып, алар 1951 елда Вашингтонда "Америка авазы"ның татар тапшыруларын ачуга ирешә. 1953 елда ул тапшырулар туктатыла, алар урынына Германиядәге Мүнһен шәһәрендә Азатлык радиосының Татар-башкорт редакциясе оештырыла. Радионың беренче мөдире итеп "Америка авазы"нда да җитәкче булып эшләгән Нияз Максуди билгеләнә.
Белешмә: Гариф Солтан
Сугыштан соң совет режимы эзәрлекләвеннән качып Германиядәге төрек студентлары арасында сыену таба, Һамбург университетында укый башлый. 1940нчы еллар азагында татар-башкорт азатлыгы өчен көрәшкән төрле иҗтимагый төркем һәм оешмаларда актив эш алып бара, 1953 елда Азатлык радиосының татар-башкорт бүлеген ачуда катнаша.
1957 елда гаиләсе белән Америкага күчеп китә, ун елдан артык Нью-Йоркта яши, анда да Азатлык радиосы хәбәрчесе була. 1968 елдан 1989 елга кадәр Мүнһенда Азатлыкның мөдире булып эшли.
Гомернең соңгы елларын да Германиянең шул шәһәрендә үткәрә. 2011 елның 14 ноябрендә вафат була.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум