Азатлыкка 70 ел
шимбә 23 ноябрь 2024
Азатлык архивы
Азатлык архивы: Шиһабетдин Мәрҗаниның тарихи хезмәтләре (1987)
Күренекле татар галиме, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани турында Азатлык эфирында яңгыраган тагын бер тапшыру тәкъдим итәбез. Француз галиме Александр Беннигсен мәкаләсенә нигезләнгән бу тапшыруда Мәрҗанинең тарих белеменә керткән хезмәтләре турында Гариф Солтан сөйли.
Азатлык архивы: Казанның егылуы турында тапшыру (1983)
Совет чорында татарлар Казан ханлыгын яулап алу вакыйгалары турында тарафсыз мәгълүматны бары тик Азатлык радиосыннан гына ишетә алган. 1983 елда чыккан бу тапшыруда Азатлык хәбәрчеләре Казанны яулап алу тарихын сөйли. Тапшыруда Казан турында шигырьләр һәм җырлар яңгырый.
Азатлык архивы: Гаяз Исхакый (1989)
Азатлык архивыннан татар классик язучысы Гаяз Исхакыйның әдәби мирасы турында тапшыру тыңларга тәкъдим итәбез. 1989 елда яңгыраган тапшыруда Гаяз Исхакый шәхесе һәм иҗаты турында ниһаять сөйләшүләр башланды диелә. Язучы иҗатында үз халкының милли иреккә, гаделлеккә омтылышы ничек сурәтләнгән?