Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына 600 көн булды. Шул вакыт эчендә миллионлаган халыкның, шул исәптән татарларның язмышы тамырдан үзгәрде. Русиянең җинаятьчел сугышын кабул итмичә Русиядән күчеп китүче, узган елның көзендә башланган мобилизациядән качучы мөһаҗирләргә яңа тормыш башларга туры килде. Авыр хәлдә калган яңа буын мөһаҗирләренә бер гасыр элек үз туфракларын калдырып киткән татар мөһаҗирләре ярдәм кулы сузган мисаллар да булды. Төркиянең Искешәһәр каласында яшәүче элекке буын татарлары яңа килгәннәргә булышты. Аларга яшәү рөхсәте алуда, фатир табуда, эш эзләүдә һәм башка проблемнарны хәл итүдә терәк булды. Азатлык хәбәрчесе Искешәһәргә юл тотты һәм татарларның бер-берсенә ярдәм итүләрен күреп кайтты.
Яңа мөһаҗирләр журналистлар белән ачыктан-ачык аралашырга теләмәде. Ни дисәң дә, бер елдан артык үз гомерен саклап качып яшәргә мәҗбүр булган кешеләр үзләре турында белүләрен теләми, билгеле. Шулай да без андый егетләрне таптык һәм аралашып алдык.
Илдар — Татарстан егете. Иминлек хакына ул үз исемен үзгәртүне сорады. Бары шул шарт белән генә ул үз тарихын сөйләргә ризалашты. Ачыктан-ачык әңгәмә аңа һәм туганнарына зур куркыныч тудыруы ихтимал. Шуңа аның кайсы районнан булуы, кем булып эшләгәне һәм башка нечкәлекләр хакында сөйләмибез.
Узган ел Русиядә мобилизация башлангач повестка алуына карамастан, ул йөзләрчә мең русияле кебек Казакъстанга кача.
— Мобилизация башлану белән минем өйгә повестка килде, — дип сөйли ул. — Мин хәрби комиссариатка бармадым. Чит илгә Казакъстан аша, ачык вакытта чыгып калдым. Зур чиратлар узып чыктым.
Ни өчен сугышка бармадың, дигән сорауга ул:
— Кулыма корал тотып кешеләргә зыян китерү — минем өчен түгел. Мин халыкларның дус-тату яшәвен телим.
Бәйсез демографлар фикеренчә, 2022 елда Украинага каршы сугыш башлаган Русиядән 800 меңгә кадәр кеше качып киткән. Илдар, йөзләрчә мең русияле кебек, Казакъстанда яшәп кала. Ике айдан Төркиягә китәргә була. Әмма яшәү рөхсәте ала алмый. Шул вакытта аңа бер гасыр элек төрек дәүләтенә күченгән татар эмигрантлары турында язма чалына.
— Интернетта татарлар күбрәк кайда яши дип эзләдем, — ди ул. — Төркиянең Искешәһәр тирәләрендә татар авыллары барлыгын белдем. Русиядән чыгып булса, шунда барырга дигән өмет белән күңелгә язып куйган идем.
Шулай да Илдарның Төркиядәге сәфәре озакка сузылмый. Яшәү рөхсәте ала алмагач, ул төньяк Африкага — Мисырга китәргә мәҗбүр була. Әмма ике айдан кире Төркиягә килә. Сугыштан качкан татарларның күпчелеге диңгез буена — Истанбул, Анталья, Мәрсин кебек шәһәрләргә юл тотcа, ул Искешәһәрне сайлый һәм җирле татарларга мөрәҗәгать итә. Иске эмигрантлар ярдәмсез калдырмый.
— Фатирларында урын бар иде. Шунда кереп тордым. Алар мине бер-ике атнага үзләренә кертеп торды. Кайберсендә бер ай тордык. Алар эшкә йөрде, мин ашарларына пешердем. Шулай бер-беребезгә ярдәм иттек. Кайбер татарлар кием белән булышты, очсыз әйберләрне кайдан алырга мөмкин булган җирләрне күрсәтте, кайсы көнне базар эшләгәнен әйтте. Һәр яктан ярдәм иттеләр, — ди ул.
Җирле татарлар Илдарга эш тә табып бирә.
— Аларның проектларына булышып, ярдәмче буларак, җайлап эшкә кереп киттем, — дип дәвам итә ул. — Шул эшләгән хезмәткә карата җайлап-җайлап хезмәт хакы да түли башладылар.
Илдар ничек кенә Татарстанга кайтарга теләсә дә, якын киләчәктә бу мөмкин түгел ди. Аеруча, канлы сугыш чорында, сугыштан качучыларны эзәрлекләү көчәйгән вакытта.
— Кире кайтуым шикле, — ди ул. — Нинди кануннар кабул итүләрен укып торабыз. Кешеләрне бер-берсенә каршы котырталар. Без күчеп китәргә мәҗбүр булгач, кире кайтучыларны кабул итмәсләр кебек. Туганнарга зыян килергә мөмкин. Кайтасы килә, әмма үзгәрешләр булмагач, бик зур проблемнар чыгар кебек.
Шәһәрдән 70 чакрым ераклыкта казан татарларының Госмания (Osmaniye) авылы, иске атамасы Куруһөек (Kuruhöyük), бар. Аңа 1895 елда нигез салына. XIX гасыр ахырында Русия империясендә беренче халык санын алуга керешәләр. Басым астында яшәгән татарлар җанисәпне чукындыру өчен уздыралар дип шикләнә башлый һәм Госманлы дәүләтенә чыгып китә. Бу хакта Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" әсәрендә дә язылган. Мөһаҗир татарларга солтан Габдел Хәмид авылларга күченергә рөхсәт итә.
Бүген Искешәһәрдә барлыгы 800 меңгә якын кеше яши. Рәсми булмаган исәпләүләргә караганда, биредә 2500 казан татары көн күрә. Аннан да элегрәк күчеп утырган кырымтатарларның саны — 150 мең тирәсе. Кырымтатарларның эзе биредә нык калган, шәһәрнең һәр тарафында чибүрәкләр сатыла.
Искешәһәрдә яңа мөһаҗирләргә ярдәмне җирле татарлар оешмасы күрсәтә. Җәмгыятьнең рәисе — Ведат Догу. Без аның белән шәһәр үзәгендә урнашкан Казан татарлары музеенда очраштык. Татар оешмасы да шунда урнашкан. Көн дәвамында биредә халык өзелми. Сугыштан качкан татарлар да ярдәм сорап шунда килә.
Ведат Догу сүзләренчә, Искешәһәргә мобилизация вакытында 20ләп гаилә килә. Хәзер аларның саны ике тапкырга кимегән.
— Искешәһәрне яраталар, чөнки һавасы саф. Ул Казанга охшаган, — ди ул.
Сугыштан качкан татарларны Төркия кабул итсә дә, колач җәеп каршы алды дип әйтеп булмый. Төп проблем — 2022 ел ахырында миграция хезмәте, Төркиядә аны Гөч идарәсе диләр, яшәү рөхсәте бирми, булганнарын озайтмый башлады. Татарлар тугандаш төрки халык булуына карамастан.
— Гөч идарәсенә һәм Төркиянең Эчке эшләр министрлыгына хат яздык, — дип аңлата Ведат Догу татарларның яшәү рөхсәте ала алмау проблемы хакында сөйләп. — Безнең татарларның проблемы шул, документта "татар" дип аерым язылмаган. Төркия хакимияте урыс паспорты булгач, аларны урыс кешесе итеп күрә. Безне татар дип аермыйлар. Шуңа күрә "бу — безнең татар кешесе, ул — төрки" дип дәлилли алмыйсың.
Эш шунда, Төркия хакимияте кайбер тугандаш халыкларга "төрки тамырлы ватандашлар" статусы бирә, шуның нигезендә озак вакытка яшәү рөхсәте ала. Узган ел Русия басып алган Кырымдагы кырымтатарларга шундый мөмкинлек бирелде. Элегрәк мондый статус мәсхәт төрекләре, уйгыр, Болгарстан белән Греция этник төрекләренә генә бирелгән булган. Русиядә яшәүче татарлар "төрки тамырлы ватандашлар" статусында түгел.
— Кырымтатарлар Украина ягыннан килә, аларның Украина паспорты бар, — ди ул. — Төркия Кырымны Украинаныкы дип таный. Казан татарларын исә, урыс кешесе кебек күрә. Аерма — шунда. Ватандашлыгы Русиянеке булгач, урыска ничек караган булса, татарларга да шулай карый. Без миграция хезмәтенә татарларны аерыгыз, алар төркиләр дидек. Хәзер алар белән хат язышабыз. Әлегә җавапларын көтәбез.
Төркиядә "Türk Soylu" дигән дәүләт програмы да бар. Бу чит ил төрки кешеләре турындагы канун. Бу төрки халык вәкилләренә Төркиядә үз һөнәре белән ирекле шөгыльләнергә, дәүләт яисә хосусый оешмаларда эшләргә рөхсәт бирә. Кызганыч, бу да татарларга кагылмый.
Шушы шартларда җирле татарлар яңа мөһаҗирләргә ярдәм итәр өчен хакимияткә кадәр барып җитә. Сәрдар Акташ — Искешәһәрдә яшәүче бишенчы буын татары. Ул да яңа татарларга ярдәм йөзеннән хакимият белән бәйләнешкә керә.
— Монда килгәч, "Без — урыс түгел, без — татар" дип әйтсәләр яшәргә рөхсәт бирәләр, — ди ул Төркия түрәләре белән сөйләшү нәтиҗәсен хакында. — Без үзебезнең депутатлар белән сөйләштек. Үзләрен татар дисәләр, аларга бераз ярдәм итә алабыз диделәр.
Сугыштан качучы татарлар аларга социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать иткән. Instagram, Facebook аша ярдәм сорап язган. Шуннан соң җирле татарлар белән яңа мөһаҗирләрнең очрашуы үзе бер тарихи вакыйга кебек булды ди ул. Бер гасыр элек үзләре дә Русия изүе белән ризалашмыйча киткән мөһаҗирләрнең милләттәшләре кабат шундый хәлгә калуын күреп торалар бит.
— Монда килеп, музей белән ташыкач, татарча сөйләшкәнне күргәч, елаган кешеләр дә булды, — дип искә ала ул былтыргы очрашуны. — Үз илемә кайткан кебек булдым диделәр. Аларның килүе безнең өчен дә әйбәт булды. Татарча күбрәк сөйләшә башладык. Безнең татарчада төрек сүзләре күп. Татарстан һәм Башкортстаннан килгәннәр чиста сөйләшә. Без алардан белмәгән сүзләрне өйрәнәбез.
Сугыштан качып килгән татарларга башка җирле милләттәшләр дә ярдәм кулы суза. Үҗәл Баяр унлап гаиләгә фатир табарга булышкан.
— Үзләре фатир эзләгән булса, аларга аренда бәясен арттырырлар иде, — ди ул. — Без, җирле кешеләр, сөйләшкәч, мондагы хактан фатир бирделәр.
Ведат Догу сүзләренчә, Искешәһәрдә арендага фатир табу шактый кыен.
— Ул безнең кеше, без аның өчен кәфил (поручитель) булабыз, ягъни аның өчен җавап тотабыз дип әйтәбез. Проблем булса, безгә килегез дибез. Шул очракта алар ышана һәм фатир бирә, — ди ул.
Моннан тыш, фатирда газ, интернет, электр тоташтырыр өчен белгән кеше кирәк. Бу очракта да җирле татарлар үз исемнәренә рәсмиләштереп ясаган.
— фатир арендалау
— 75 мең доллардан да кимрәк бәягә булмаган күчемсез милек алу
— бизнес ачу
— белем алу
— фәнни эшчәнлек алып бару
— һуманитар виза
Фатир арендалап яшәү рөхсәте ала алмаучы татарларга җирле уку йортларына укырга керергә ярдәм иткәннәр. Ягъни ул студент буларак легаль төстә Төркиядә яши. Шулай ук биредә бизнес виза алып яшәп калган татарлар да бар. Артур Нәбиуллин — шундыйлардан. Ул "Сәмрух" иҗат берлеге җитәкчесе, рәссам, музей дизайнеры. Сугыш башланыр алдыннан — 2021 ел ахырында ул Төркиягә килә һәм биредә үз эшен ачарга тели. Аңа да җиңел булмый. Ул башта 8 ай Истанбулда яши. Искешәһәргә күченүенең төп сәбәбе — аниматор Мостафа Явуз Гүл белән танышуы. Ул да ярым татар. Ике мәсләктәш һәм иске вә яңа татар бергә эшли башлыйлар.
— Айзирәк исемле журналистның (Айзирәк Гәрәева-Акчура, Искешәһәрдә яшәүче татар журналисты - ред.) интервьюсын укыдым, — дип сөйли Артур Искешәһәр белән элемтәләр урнаштыруы хакында. — Менә татар матбугатының файдасы! Бу язмадан мин Искешәһәрдә аниматор Мостафа Явуз Гүл яшәгәне турында белдем. Аның белән элемтәгә кердем, монда килеп таныштым.
Артурга бизнес ачуда, Төркиянең бюрократик нечкәлекләрен узарга да җирле татарлар ярдәм итә.
— Без ширкәтне ничек оештырырга дип уйладык. Юридик сораулар туды. Ярдәм итә алырдай кешеләрне эзләдек. Безгә Татар оешмасыннан күп ярдәм килде. Ширкәтне ачу дисеңме, документларны һәм рәсмиләштерүне ничек дөрес эшләргә… Хисапчыны эзләп таптылар. Бөтен кирәкле эшләрне башкарып бирделәр, — дип сөйли Артур Нәбиуллин.
Ике татар аниматорының проектында 30лап кеше эшли. Монда төрекләр генә түгел, дөньяның төрле почмакларында, шул исәптән Татарстанда эшләүчеләр дә җәлеп ителгән. Эш кызу. Алар 13 октябрьдә Төркиядә күрсәтелә башлаган "Мендәрләр утравы" ("Minderler Adası") мультфильмын төгәлләү эше белән мәшгуль иде. Азатлык Артур белән премьерга кадәр ике атна алдан сөйләште.
— Без татар һәм төрки дөнья проектларын дөньяга чыгарырга телибез, — ди үз максаты турында Нәбиуллин. — Бу эшне Төркиядә эшләргә кирәк. Без ни өчен монда килдек? Партнерлар булыр өчен. Алайса Казанда гына утырабыз. Безгә бит татар мәдәниятен күрсәтергә кирәк. Төркиядә татарларның берлеге нык ярдәм итә.
Танылган аниматор Мостафа Явуз Гүл безнең өчен бу хезмәттәшлек файдалы булды ди. Ул алга таба да татарлар белән яңа проектлар эшләргә әзер булуын әйтә.
— Мин татарлыкны бик белмим, — ди Мостафа. — Әнием авылда яшәде, мәдәниятне яхшы белә иде. Мәрхүм бабам да җыелышып җырларга яратты. Кассеталар һаман саклана. Шулай да безне Артур белән берләштерә торган башка әйберләр дә булды: сәнгать, уртак эшебез. Кыскасы, бер-беребезне табыштык.
* * *
Сугыш ике елга якын барса да, тормыш дәвам итә. Яңа мөһаҗирләр алдында һаман да бер үк сораулар кала бирә: аларны ни көтә, ватаннарына кайта алырлармы? Якыннарыннан аерылырга, еллар дәвамында корган тормышларын, җыйган мал-мөлкәтен ташлап читкә китәргә мәҗбүр иткән сугыш аларны нинди яңа сынауларга әзерли? Тормыш куйган сорауларга җавапны алар яңа ватанда, рухи яктан якын кешеләр ярдәмендә табарга тырыша.
Ведат Догу сүзләренчә, яңа мөһаҗирләрнең Искешәһәргә килүе җирле татарларны уятып җибәргән. Татарның татарга ярдәм итүе язылмаган рухи вазифа ди ул. "Татарча гына сөйләшсеннәр, шул җитә", дип өсти елмаеп.
— Безне татарчага өйрәтә алар, — ди Догу. — Без инде монда — бишенче буын, 130 ел биредә яшибез. Каныбыз бетә инде, безгә яңа татар каны кирәк. Теләгебез шул: безнең монда яшьләр бар, алар да бар — өйләнешсеннәр, уртак эш корсыннар, бер-берсен югалтмасыннар һәм табышсыннар.
Сугыш аркасында эмиграция
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
Форум