Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: президент сайлар алдыннан Русиядә "бер-бер артлы бәйрәмнәр" үткәрәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аерым алганда бу "Бу безнең гаиләнеке" ("Это у нас семейное") дигән Русиякүләм бәйге булачак.

2024 елгы президент сайлаулары алдыннан узасы кампания кысаларында Кремль "Бу безнең гаиләнеке" ("Это у нас семейное") дигән Русиякүләм бәйге үткәрәчәк. Катнашучылар арасында биш миллион сумлык 30 торак сертификаты, Русия эчендә 300 сәфәр һәм башка бүләкләр уйнатмакчы булалар. Бу хакта чыганакларына сылтама белән "Медуза" җиткерә.

Басма чыганаклары әйтүенчә, әлеге бәйге "мондый катлаулы вакытта кампания уздыру өчен уңай вазгыять тудырырга" тиеш. Басма әңгәмәдәшләре "катлаулы вакыт" дигәндә чикләүләр кертелү белән бәйле бәяләр кыйммәтләнүне, валюта курсының артуын күз уңында тота диелә.

Рәсми яктан бу бәйге сайлаулар белән берничек тә бәйле түгел, әмма аның төп этаплары Владимир Путинның президент кампаниясенә туры киләчәк. "Медуза" чыганаклары әйтүенчә, ул "бер-бер артлы бәйрәмнәргә" әверелергә тиеш.

Бәйгене үткәрү турында федераль медиага сөйләргә кушканнар. Әлегә төбәк хакимиятләре һәм медиасы бәйгене яктыртырга дигән күрсәтмә килмәгән, дип искәртә басма.

Бәйгенең оештыру комитеты белән президент хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Кириенко җитәкчелек итә. Чараның күзәтү шурасына поп-башкаручылар Дмитрий Маликов һәм Сергей Жуков, саксофончы Игорь Бутман, Black Star Inc. лейблы баш мөдире Павел Курьянов, кардиохирург Лео Бокерия керә. Бәйгенең партнерлары арасында "Росатом", "Роскосмос" һәм "Русгидро" дәүләт корпорацияләре бар.

  • Русиядә президент сайлавы 2024 елның 17 мартында узар дип ниятләнә.
  • Конституциягә 2020 елда кертелгән үзгәрешләр Путинның элекке мөддәтләрен сызып ташлады һәм аңа 2024 һәм 2030 елларда кабат сайланырга юл ачты. Путин үзе әлегә бу хакта сүзен әйтмәде. Ул президент вазифасын 2000 елдан бирле башкара (2008-2012 еллардагы тәнәфесне санамаганда).
  • Элегрәк "Медуза" Кремльдә 2024 елда президент сайлавында Владимир Путинның "көндәшләре" кем буласын хәл иткәннәр, дип язган иде.
  • Путинның "көндәшләрен" сайлап алганда төп таләпләрне берсе – намзәтләрнең яше булган диелә. Түрәләр уйлавынча, әгәр дә теркәлгән намзәт-сәясәтчеләр 50 яшьтән яшьрәк булса, русияләрдә 70 яшьлек Путин – "хакимияткә каты кулы белән килгән чактагы кеше түгел инде" дигән фикер туарга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG