Төркия шәһәрендә татарлар көмештән беләзек һәм алка ясау кәсебе белән дан тота. Бер гасыр элек бабалары башлаган эшне бүген дә алар дәвам итә.
Үҗәл Баяр — Искешәһәрдә яшәүче зәркән остасы. Аңа 59 яшь. Ул Госмания (Osmaniye) (иске атамасы Куруһөек (Kuruhöyük) авылында туып үскән дүртенче буын татары. Шуннан соң Искешәһәрдә лицейда белем ала. Укуын тәмамлаганнан соң зәркән һөнәрен үзләштерә башлый.
Без Үҗәл әфәнде белән аның остаханәсендә очраштык. Ул Искешәһәр үзәгендә урнашкан бинада бүлмә тота. Әңгәмәгә керешер алдыннан ул иң элек алка ясарга кереште. Башта суны җылытты. Аннан бизәкле итеп киселгән көмешләрне бер-берсенә ябыштыра башлады. Соңрак аерым дикъкать һәм сак кына ташларны куярга тотынды.
— Авыр эш түгел, чөнки эшне яратсаң, ул бик кулай туры килә. Яратмасам, авыр дип әйтер идем. Сабыр итеп эшлим, — ди ул аерым игътибар белән алкаларны ясап.
Ташлардан торган алканы ясау күп нечкәлекләрдән тора.
— Бу алка 200 өлештән тора, — ди ул. — Зурраклары 250гә кадәр җитә. Көне буе утырсаң, ике көн эчендә бер алканы эшләп чыгарга була. Моңа бик зур игътибарлык кирәк.
Шунда ук Үҗәл әфәнде беләзек ясап күрсәтә башлый. Өч көндә үреп бетерәм ди ул.
— Беләзек ике төстән ясала. Бронза белән көмешне кушып эшлим. Бу — япон технологиясе. Элек самурай пычаклары шулай ясалган, — ди Баяр һәм ни өчен бары көмештән генә зәркән ясавын аңлата башлый. — Көмеш — ул аерым бер сәнгать. Алтын ул акчалы булуны аңлата. Көмеш исә мәдәният хакында сөйли.
Үҗәл Баяр нигездә заказга алып ясый. Шулай ук зәркән кибетләре дә аннан алып сата. Аена 10-15не ясыйм, ди ул. Киләчәктә интернет аша да сатарга тели.
Үҗәл Баяр сөйләвенчә, Искешәһәрдә татарлар элек-электән зәркән белән шөгыльләнгән.
— Искешәһәрдәге һәрбер зәркән остасы казан татарларыннан иде, — ди ул горурланып. — XIX гасыр ахырында килеп төпләнгән бабаларыбыз мондагы әрмән осталары ясаган алкаларны, беләзекләрне күреп бу эшкә кереп киткән. Дөресрәге, аларны беркем өйрәтмәгән, беркем эшләп күрсәтмәгән. Үзләре шушы эшкә алынып, аны кулдан ясый башлаган. Бүгенгә кадәр Искешәһәрдә татарлардан башка зәркән ясаучы юк. Мондый алкаларны дөньяда башка эшләүче юк дип әйтер идем. Хәзер без кулдан зәркән белән шөгыльләнүче бер-ике татар калдык. Бу эшне дәвам иттерүчеләр без. Калган кешеләр машина белән генә ясый.
Шулай да бүген татарларның яшь буын вәкилләре арасында дәвамчылар юк дип тә моңсулана ул.
— Бу һөнәр күп акча китерми. Шуңа да машина белән ясаучылар бик күбәйде.
Ни өчен Искешәһәргә килеп төпләнгән татарлар зәркән белән шөгыльләнә башлаган? Үҗәл Баяр сүзләренчә, бабаларының моңа хирыслыгы һәм осталыгы ярдәм иткән. Әле Русия империясендә яшәгән вакытта ук алар көмешче буларак дан тоткан, ат ияре ясаган. Монда бары бер аерма — Искешәһәргә күчкәч әрмән осталары үрнәгендә эшли башлаган.
Искешәһәрдәге казан татарлары җәмгыяте рәисе Ведат Догу да бу эшнең нечкәлекләрен белә. Әлеге алкаларны әрмәннәр христиан диненә бәйләп аңлатса, татарлар аны башкача символлаштыра башлый ди ул.
— Бу алкалар әрмәннәрнең зиратында табылган, — ди Ведат әфәнде. — Алар православ булганлыктан алка үзәгендәге ташны Гайсә пәйгәмбәр дип символлаштырган. Янәшәдәге 12 ташны апостоллар (имамнар) дип атаган. Ак төстәге ташлар аларның пакъ булуы турында сөйли дигән. Безнең татарлар, мөселман булганга күрә, үз үзенчәлекләрен кертеп ташларга үзенчә аңлатма биргән. Үзәктәге ташны кояш дигән. Яндагы 12 ташны ай дип атаган. Өстәгесен күк йөзе дип әйткән. Бабаларыбыз шулай аңлата иде.
XIX гасыр ахыры — ХХ йөз башында әрмәннәр Искешәһәр тирәсеннән күчеп киткәннән соң татарлар зәркән эшен үз кулына ала.
— Мин авылдан Искешәһәргә килгәч үзебезнең осталардан зәркән эшен үзләштердем, — дип дәвам итә Үҗәл Баяр. — Алар инде вафат. Минем күпчелек туганнарым шәһәрдә яши иде. Алар миңа шулай өйрәтә башлады.
Бүген Искешәһәрдә күпчелек зәркән осталары алка һәм беләзекләрне машина белән ясый. Алары күпкә арзанрак тора.
— Безнең алкалар 200-250 доллардан башлана. Машина белән ясалганнары — 80-100 доллар тора. Әлбәттә, алар бер-берсеннән аерыла. Машина белән ясалган алкалар хатасыз һәм төгәл чыга, кулдан эшләнгәннәре исә, "мин кулдан ясалган" дип үзе үк әйтеп тора. Аның кыйммәте башка. Хәзер кулдан ясаучылар аз. Әмма безнең алкаларны, беләзекләрне күп кенә зәркән кибетләре һаман да алып сата, — ди Үҗәл.
Шулай да элекке кебек кулдан ясалган алка-беләзекләргә ихтыяҗ юк дип тә әйтә ул.
— Татарлар да сатып ала, ләкин элекке кебек түгел. Бу алкаларны илчеләрнең (Искешәһәр районнары) һәрберсендә дә киленнәренә алалар иде. Элек моңа ихтыяҗ зур булды. Хәзер ул бетте. Моны күбрәк сәнгать яратучылар ала.
Белешмә: Искешәһәр
Шәһәрдән 70 чакрым ераклыкта казан татарларының Госмания (Osmaniye) авылы, иске атамасы Куруһөек (Kuruhöyük), бар. Аңа 1895 елда нигез салына. XIX гасыр ахырында Русия империясендә беренче халык санын алуга керешәләр. Басым астында яшәгән татарлар җанисәпне чукындыру өчен уздыралар дип шикләнә башлый һәм Госманлы дәүләтенә чыгып китә. Бу хакта Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" әсәрендә дә язылган. Мөһаҗир татарларга солтан Габдел Хәмид авылларга күченергә рөхсәт итә.
Бүген Искешәһәрдә барлыгы 800 меңгә якын кеше яши. Рәсми булмаган исәпләүләргә караганда, биредә 2500 казан татары көн күрә. Аннан да элегрәк күчеп утырган кырымтатарларның саны — 150 мең тирәсе. Кырымтатарларның эзе биредә нык калган, шәһәрнең һәр тарафында чибүрәкләр сатыла.
Форум