Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык радиосының архив фотолары: 1967 һәм 1973 еллар

Үзенең 70 еллыгында Азатлык радиосы 1967 һәм 1973 елларда Мүнһенда ясалган фотоларны тәкъдим итә. Әлеге сурәтләр Гариф Солтанның шәхси архивында сакланган һәм Һувер институты ярдәмендә дигитальләштерелгән. Тарихи фотосурәтләр киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Тупланмада ике төрле фотолар тәкъдим ителә. Беренчесе – 1967 елның октябрендә Гариф Солтанның төрки телле редакцияләре өчен үткәргән журналистика курсларында. Икенче төркем фотолар – 1973 елда Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналистлары бергә төшкән фотолар.

Быел Азатлык радиосы шулай ук тарихи архив аудиотапшыруларын да чыгара. Аларны монда тыңлый аласыз.


XS
SM
MD
LG