Accessibility links

Кайнар хәбәр

2024 елгы сайлау алды кампаниясендә Кремль Украинага каршы сугышны "арткы планда" калдырачак


Владимир Путин
Владимир Путин

Путин илне "тынычлык утраучыгы" иткән сәясәтче булып тәкъдим ителергә тиеш булачак. Шуңа күрә "тышкы сәясәткә" күбрәк игътибар итәчәкләр.

Владимир Путинның яңа президент сайлау кампаниясендә Украинага каршы сугышка түгел, "тышкы сәясәткә" әһәмият биреләчәк. Янәсе Путин илне "тынычлык утраучыгы" иткән сәясәтче булып тәкъдим ителергә тиеш.

Бу хакта "Медуза"га Русия президенты хакимиятенә якын ике чыганагы сөйләгән. Кремльдә русияләр "күмәк Көнбатыш"ның тәнкыйть утына тотылуын тели дип уйлыйлар, дигән алар. Басма белән сөйләшкән кешеләрнең берсе президент шушы темага чыгыш ясаганда "рейтинг артуы күренә" дип белдергән.

Чынлап та, Русия хакимиятенә турыдан-туры бәйле социологик хезмәтләр шундый нәтиҗәләр булуын терки. "Иҗтимагый фикер" фонды белешмәләреннән күренгәнчә, ноябрьдә Хәмәснең Израилгә һөҗүме белән бәйле АКШны тәнкыйтьләгәч, Путинның рейтингы өч процентка арткан.

Моннан тыш, басма чыганаклары сөйләвенчә, сайлаулар якынлашкач Кремль пропагандасында Көнбатыш илләрендәге "кыенлыклар" турындагы хәбәрләр артачак.

"Медуза"ның Русия президенты хакимиятенә якын чыганагы моңа мисал китергән: Кремльне хуплаучы медиалар Парижны "кандалалар басуы" турында күп санлы хәбәрләр язган иде.

Хәзер исә "Украинага да, Израилгә дә ярдәм итәргә туры килүе аркасында, АКШ менә-менә какшаячак. Алар һичшиксез бетәчәк", дигәнрәк хәбәрләрнең чыгачагын фаразлыйлар.

Моның белән беррәттән дәүләт медиалары һәм хакимият яклы медиалар чикләүләр кертелүгә карамастан, "гомуми хаос вазгыятендә Русия начар хәлдә түгел", дип искәртергә тиеш булачак.

Русиянең ике елга якын Украинага каршы сугышуы "кампаниянең арткы планында" калачак, дигән "Медуза"ның Кремльдәге чыганаклары. Чөнки кампаниягә "сугыш"ны кертү өчен, фронтта бик җитди уңышлар булуы кирәк дигән ул.

  • Берничә көн элек исемнәре күрсәтелмәгән алты чыганагына сылтама белән Reuters агентлыгы Владимир Путин Русия президенты вазифасында калырга булган һәм 2024 елгы президент сайлауга үз нәмзатен тәкъдим итәчәк, дип язды. Әгәр җиңеп чыкса, аның вәкаләтләре 2030 елга кадәр озаячак.
  • Чыганаклар сүзенчә, Путин хәзер барган вакыйгаларны, шул исәптән Украинадагы сугышны Русия белән Көнбатыш арасындагы низаг дип карый һәм "Русияне соңгы берничә дистә елда иң куркыныч чордан алып чыгарга кирәген" хис итә, сайлауда катнашу карары да шуның белән бәйле.
  • Кремль сүзчесе Дмитрий Песков бу язмага җавап итеп Путин катнашачагы турында игълан итмәде һәм сайлау әле билгеләнмәде, дип белдерде. Канунга ярашлы, Федерация шурасы аның көнен декабрьнең беренче яртысында билгеләргә тиеш, сайлау исә якынча 17 мартта узар дип фаразлана. Элегрәк Путин үзенең катнашу-катнашмаячагын сайлауны рәсми рәвештә билгеләгәннән соң гына әйтәчәген белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG