Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ОВД-Инфо": соңгы 10 елда 3500гә якын русияле сәяси тоткын булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2023 елның тулы булмаган 11 ае эчендә хокук яклаучылар 440 кешенең эзәрлекләнүен теркәгән. 

2012 елдан башлап Русиядә 3500гә якын кеше сәяси тоткын булган. Бу ОВД-Инфо" чыгарган сәяси сәбәпләргә бәйле җинаять эзәрлекләүләре базасыннан күренә. Аларның күпчелеге иректә, 1011 кеше сак астында кала бирә.

Эзәрлекләнүчеләрнең күпчелеге 30-50 яшь арасындагы кешеләр (1667 кеше). Нигездә бу ир-атлар. Сәяси тоткыннарның иң кечкенәсе 2009 елда туган (хәзер аңа 14 яшь) иң өлкәне исә — 1930 елда (үлгән чагында 88 яшь булган).

"ОВД-Инфо" сәяси сәбәпләр белән хөкем ителгәннәрне аеруча 2022 елда, Украинадагы сугышка каршы протестлар вакытында теркәгән - 705 кеше.

2021 елда да андыйлар саны күп булган, сәяси эшләрдә 465 кеше гаепләнгән. 2023 елның тулы булмаган 11 ае эчендә хокук яклаучылар 440 кешенең эзәрлекләнүен теркәгән.

Җинаять эшләренең күбесе җыеннар һәм ассоциацияләр иреген боза (1455 кеше), 1379 кешенең дини ирекләре, 1154 кешенең сүз иреге бозылган ди хокук яклаучылар

  • Күптән түгел "Холод" басмасы хәбәр итүенчә, соңгы тугыз елда Русиядә сәяси тоткыннар саны 15 тапкырга арткан, аларның күпчелеген дини сәбәпләр белән эзәрлеклиләр.
  • "Мемориал" рәистәше Сергей Давидис әйтүенчә, соңгы ел ярымда сәяси эзәрлекләүләргә төрле социаль төркем кешеләре дучар була: "балигъ булмаучылардан алып, 75 яшьлекләргә кадәр, белеме бөтенләй булмаучылардан алып бик белемле кешеләргәчә".
  • Шулай ук хокук яклаучы соңгы ел ярымда күзәтелгән тагын бер үзенчәлекне искәрткән: Русия эчендәге сәяси репрессияләрнең географиясе киңәйгән. "Элегрәк миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрләрдә яшәүчеләр генә, чынлап та хакимияткә каршы чыккан активистлар гына эзәрлекләүләргә дучар була иде, хәзер исә зур булмаган шәһәрләрдә һәм хәтта авылларда яшәүче, берни кылмаган кешеләрне дә эзәрлекләүләр ешая", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG