Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец "Егет сүзе" сериалын Роскомнадзорга шикаять итмәкче


Ирина Волынец
Ирина Волынец

Сериал журналист Роберт Гәрәевнең "1970-2010 еллардагы криминаль Татарстан" китабына нигезләнеп төшерелде. Сарманда балалар сериалдагыча уйный башлаган һәм җинаятьчел төркемнәрнең исемнәре белән Telegram-каналлар ачкан. Республиканың бала хокуклары вәкиле сериалны тыюны сорамакчы була.

Татарстанның бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец быел ноябрь башында Русиядә күрсәтелә башлаган "Егет сүзе. Асфальтта кан" ("Слово пацана. Кровь на асфальте") исемле сериалдан зарланып Роскомнадзорга мөрәҗәгать әзерли башлаган. Ул аның Русия президенты Владимир Путин имзалаган "Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту" турындагы фәрманына туры килү-килмәвен тикшертмәкче.

Бала хокуклары вәкиле әйтүенчә, сериал балалар өчен зыянлы: алар "Егет сүзе"ндә күрсәтелгәнчә АУЕ (яшүсмерләр арасында төрмә төшенчәләрен пропагандалаучы берләшмә - ред.) хәрәкәтен кабатлый башлаган. Бу хәл Татарстанда гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендә дә күзәтелә, хәтта 12 яшьлек балалар турында сүз бара ди ул. Бу хакта "Вечерняя Казань" яза.

"Киноны ясаучылар сериалдан гыйбрәт алып була, аның каһарманнарының язмышы начар бетә дип ышандырды. Әмма балалар сериал каһарманнарына охшарга тырышып үз бандаларын ясый, аларны элекке җинаятьчел төркемнәр исемнәре белән атый", ди ул.

Волынец сериалны тулысынча эфирга чыккач кына тыярга мөмкин булачак ди. Ул чакта белгечләр аңа тулы бәяләмә бирә алачак.

"Егет сүзе. Асфальтта кан" сериалы 90нчы елларда Русиянең күпчелек шәһәрләрендә үсмерләр арасында барлыкка килгән җинаятьчел төркемнәрне тасвирлый.

Кичә республика медиаларында Татарстанның Сарман районында яшәүче балалар сериал белән рухланып, шундагыча уйный башлаган дигән хәбәрләр таралды.

Сарман балалары 90нчы елларда Татарстанда билгеле булган ике җинаятьчел төркемнең исемнәре белән Telegram-каналлар ясаган.

Алар анда бер-берсенә очрашу ("стрелка") билгели, җыеннар игълан итә, сугышуларын төшереп видео кертә һәм хәтта харитада үзләренә районнар бүлешә башлаган. Видеоларга сериалдагы җырларны куеп кертәләр, соңрак аны мессенджерларда тараталар дип җиткерә Татарстан 24" .

Медиа искәртүенчә, җирле халык бу хәлләргә ничек җавап бирергә дә белми. Кемдер үсмерләр уйный һәм шаяра гына дип уйласа, икенчеләре бу уеннарның җитдирәк әйбергә әверелергә мөмкин булуыннан курка диелә.

"Вечерняя Казань" Сармандагы "Егет сүзе" белән рухланган балаларны полиция эзләп тапкан һәм әти-әниләре белән бергә чакыртып, профилактик әңгәмә үткәргән дип яза.

  • "Егет сүзе. Асфальттагы кан" сериалын Ярославль шәһәрендә быел марттан май аена кадәр тешерделәр. Тамашачыларга ул 9 ноябрьдә тәкъдим ителде.
  • Сериал журналист Роберт Гәрәевнең "Егет сүзе. 1970-2010нчы еллардагы криминаль Татарстан" китабына нигезләнеп төшерелгән. Анда чынбарлыкта булган хәлләр тасвирлана. Китапның авторы Казанның Мәскәү районындагы "Низы" җинаятьчел төркеме әгъзасы булган.
  • Русия Югары мәхкәмәсе карары белән 2020 елның 17 августында "АУЕ" хәрәкәте экстремист дип табылды, Русиядә аның эшчәнлеге тыела. Хәрәкәт әгъзалары тәртип саклау оешмалары һәм хакимиятләр белән көрәш идеяләрен тарата.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG