70 ел элек шушы көннәрдә Азатлык редакциясендә эшләүчеләр мәш килеп эфирга беренче тапшыруны әзерләгән була. Бу кешеләр үзләрен ничек хис иткән, ниләр кичергән, нинди каршылыклар аша узган — билгесез, бу эштә катнашучылар инде гүр ияләре һәм бу турыда язып калдырмаганнар. Татарча тапшыруларны әзерләү, радионы барлыкка китерү җиңел булмагандыр. Америка Конгрессы оештырган медиада татар һәм башкорт телләрендә радио ачтыру мөһимлеген, кирәклеген аңлату, аннары белгечләрне туплау гаять күп көч таләп иткәндер. Тырышлыклар юкка китми, Азатлык Радиосының беренче тапшыруы 1953 елның 9 декабрендә чыга. Ниләр сөйләнгән, аны кем тыңлый алган - бу язма сакланмаган, кызганыч.
Азатлык тарихы шулай башлана. Радио көн саен Идел-Уралда яшәүче татарлар, башкортлар, аларның тарихы, хокуклары, дин, тел, мәдәнияте турында үз телләрендә сөйли, аңлата. Уникаль радио. Ул вакытта яшерелгән, сөйләргә ярамаган мәгълүматны җиткерүче бердәнбер медиа була. Элек тә шулай була, хәзер дә. Совет Берлеге аны дошман радиосы дип томалый, кешеләргә тыңлатмый. Шуңа да карамастан Азатлык Радиосы һәм анда эшләүче фидакарьләр эшен туктатмый. Алар хыянәтче дип игълан ителсә дә, илдә калган туганнарына басым көчәйсә дә, татар һәм башкорт телләрендә мәгълүмат җиткерүне дәвам итәләр. Бу авыр хәлне ничек җиңгәннәр - аерым бер тема. Азатлык тимер пәрдәләр җимерелгәнче томаланган килеш эшли. Аннары Азатлыкның яңа чоры башлана.
Бүген сезне Азатлык Радиосында эшләгән журналист Хәйретдин Гөләчйөз белән таныштырабыз. Ул әлеге көндә Германиянең Мүнһен шәһәрендә яши, аңа 69 яшь. Азатлык Радиосында 1985 елдан алып 2011 елга кадәр Хәйретдин Садыйк тәхәллүсе белән чыгыш ясый. Тарих, дип тапшыруларын алып бара. Чыгышы белән Төркиядәге Искешәһәрдән, әти-әниләре Госмания авылыннан. Нәселләре исә Татарстанның Лениногорски районы Сарабиккол авылындагы татарларга барып тоташа. Вакытында чукындырудан китәргә мәҗбүр булган татарларның тарихы - Хәйретдин әфәнденең дә, аның хатыны Фатыйма ханымның да язмышы.
Хәйретдин әфәнде Азатлыкка үзгәртеп кору сәясәте башланган вакытта килеп керә, инде иреклек җилләре исә башлаган, Совет Берлегенең тимер пәрдәләре җимерелеп, башка тормыш башлануы сизелгән чор була ул. Бу исә Азатлыкның да аерым бер тарих бите. Татарларның оешып үзбилгеләнергә омтылышы, милли хәрәкәтнең барлыкка килүе, үз дәүләтләрен булдыру өчен көрәшеп, 1990 елда үз дигәненә ирешеп мөстәкыйльлек турында Декларация кабул итү, Татарстан Республикасының барлыкка килүе, аннары референдум узу һәм күп төрле тарихи вакыйгаларга бай булган вакыт ул.
Башкортстан да шундый ук юл уза. Азатлык бу чорны җентекле, эзлекле яктырткан медиа була. Татар белән башкортларның үзбилгеләнүгә хокукы бар дип 1953 елдан бирле язган һәм сөйләгән, үз дәүләте, тел өчен көрәшү мөһимлеген аңлаткан журналистлар мондый борылышны күреп, эшнең нәтиҗәсе бар дип сөенгәндер, әмма аларның күбесе Совет Берлегендә булган хәлләрнең кабат әйләнеп кайтуын күз алдына китергәнме? Шушы хәлләр, Азатлыкның эше ничек куелганы, тимер пәрдәләр җимерелеп, Азатлыкка илдән килгән беренче кунаклар турында да Хәйрәтдин әфәнде белән сөйләштек.
— Хәйретдин әфәнде, Сез Азатлыкка кайчан һәм ничек килеп эләктегез, нәрсә яки кем сәбәпче булды моңа?
— Азатлык белән танышу тарихы кызык, шуннан башлыйк. Очраклы булды ул хәл. Карачай милләтеннән бер дустым бар иде, ул радиолар тыңларга ярата иде, әле бер дулкынны тота, әле икенчесенә барып төртелә, шулай радио төймәсен боргалап утырганда ялгыш кына Азатлыкка юлыга, тыңлый, карачай теленә дә охшаган, охшамаган да дип уйлый, аннары татарча икән бу дип шәйли һәм миңа: "Хәйретдин, бу сезнең телдә сөйләүче радио!" дип ешлык, дулкыннарны язып бирде. Миңа 17-18 яшьләр булгандыр. Төркиянең Әрзурум университетында белем алып йөргән чагым, тюркология факультетында укыдым. Минем дә кыска дулкынлар тота торган радиоалгычым бар иде, таптым. Тыңлый башладым һәм шаккаттым. Йә, Аллаһ, саф татарча, матур итеп сөйлиләр! Радиода минем ана телемдә сөйлиләр дип гаҗәпләндем. Халкым өчен горурлык хисе биләп алды. Әни-әти, бабайлар даими сөйләгән, әмма үзем бер дә күрмәгән тарихи Ватаныма кайткан кебек булдым. Ничектер дулкынландыргыч иде ул. Бусы бер шаккату булса, икенчесе — ул тапшыруларның эчтәлекле, мәгънәле булуы. Төрле иде алар, көндәлек хәбәрләрне дә сөйлиләр, әдәбият, тарих, динне дә аңлаталар. Минем өчен чын ачыш булды ул.
Хәйретдин, син Азатлыкта эшли аласың бит!
Университетны тәмамлаганда мин татар галиме, тюркология белгече Әхмәт Тимер белән очраштым, ул — танылган галим, мөхтәрәм кеше. Аның белән еш аралаша идем. Миннән университеттан соң нишләргә җыенумны кызыксынды. Кем буласың килә дигәч, укытучы яки фән белән шөгыльләнәсем килә дип аңлаттым. Ул мине игътибар белән тыңлады да: "Кара әле, Хәйретдин, син Азатлыкта эшли аласың бит" диде. Ул да вакытында Азатлыкта эшләгән шәхес, редакцияне яхшы белә. Әмма минем теләктән берни тормый, мәҗбүри хезмәтем бар, дәүләттән стипендия алганга күрә мин укытучы булып эшләргә тиешмен. Димәк чит илгә китә алмыйм. Тәкъдим бик ымсындыргыч булса да, Төркиядә калдым, төрек әдәбияты фәнен укыта башладым.
Шуны да әйтим әле, унбиш яшемдә кулыма татар тарихчысы Абдулла Баттал Таймасның "Казан төрекләре" дип исемләнгән китабы эләккән иде. Абыем Әнкарага барган иде, әлеге дә баягы Әхмәт Тимер белән танышканнан соң ул өйгә китаплар алып кайткан иде. Шулар арасында татар тарихы китабы да булды. Йотлыгып укыдым. Татар тарихының күп билгесез вакыйгаларын шуннан укып белдем. Татар халкы никадәр авыр хәлләрне башыннан кичкәнен аңладым, минем өчен бер шок иде. Урысның коллыгына төшкән татарларның авыр шартларда яшәве җентекле һәм дәлилле тасвирланган иде. Әмма дәүләтсез калса да, татарлар тырышып динен, телен, гореф-гадәтләрен саклавы турында укыгач, татарларга карата мәхәббәтем, ихтирамым артты гына. Әсирлектә яшәгән халкымны коткарырга тиешмен дигән уй кереп утырды башыма ул вакытта ук, бу эшкә үз өлешемне кертү теләге артты. Азатлыкта эшләү теләгенең барлыкка килүе шул китапны искә төшерүемә, аны укып тәэсирләнүемә дә бәйле иде. Азатлыкта эшләсәм, мин татарларга күбрәк файдалы эш башкара алам дигән нәтиҗәгә килдем.
— Аннары ни булды?
— Берничә ел узды, укытучы булып эшләргә тиешле вакытым узды, татарлар белән бәйле эш эзли башладым. Азатлык Радиосына хат язып карарга булдым. Мин инде өйләнгән, өч балам бар. Әхмәт Тимер бөтен адресларны, телефоннарны язып бирде. Алар Истанбулдан Мүнһенга киткән Надир Дәүләт белән ул вакытта әле радио мөдире булган, мәшһүр шәхес Гариф Солтанның элемтәләре иде. Иң беренче булып Надир Дәүләткә хат яздым, якташ буларак. Без шәхсән таныш булмасак та Азатлыкта эшләү мөмкинлекләре бармы дип сорап яздым. Җавап хаты озак көттермәде. Надир Дәүләт миңа Гариф Солтанга сезнең турында сөйләрмен, сез дә аңа хат языгыз, элемтәдә торыйк, эш урыны барлыкка килсә, хәбәр итәрмен, дигән. Надир Дәүләт журналист булып эшләү белән бергә ул вакытта Германиядә фәнни хезмәт эшен яза иде. Гариф Солтанга да хат яздым, үзем белән таныштырдым, теләгемне җиткердем, ул да әлегә редакциягә кешеләр кирәк түгел, ләкин юллар ачыла ала, дип аңлатты.
1984 елның апрелендә мин тагын бер хат алдым, анда очрашуга, сөйләшүгә чакырабыз диелгән иде. Айның ахырында Мүнһенга очтым. Надир Дәүләт каршы алды, ул мине озатып йөрде. Аны радио аша, тавышын яхшы таный идем. Әхтәм Ибраһим буларак чыгыш ясый иде. Бик җылы иде ул очрашу.
Миңа бертөрле имтихан оештырылган иде, татарчам никадәр яхшы, белемемне карадылар, эшли аламмы, юкмы — төрлечә сынадылар. Радиода Гариф Солтан белән күрештек. Аннан башка редакциядә Гаяз Хәкимоглыны хәтерлим, аның тәхәллүсе — Фатыйх Исхакый. Әшраф Торпиш исемле бер ханым бар иде. Ул Сөем исеме белән чыгыш ясый иде. Фәридә Хәмит бар иде. Фәрит Иделле дә шунда эшли. Шул коллектив мине бик җылы каршы алды. Ул вакытта Шиһабетдин Нигъмәти инде пенсиягә чыккан иде, әмма аның белән дә күрештек. Ул Әгъзәм Йосыф тәхәллүсен куллана иде. Барысы да таныш, якын кешеләр, тавышларын көн саен тыңлаган кеше бит мин. Башкалар да бар иде, алар радиода эшләп пенсиягә чыккан кешеләр. Мәсәлән, Вәлиулла Төхфәтов, Ильяс Габдулла. Вәлиулла әфәнде гарәп текстларын бик яхшы танып укый торган, тирән белемле шәхес иде. Илдә булган вакытта гимназияне тәмамлаган татар.
Гариф Солтан татар да, башкорт та тоткын хәлендә яши дип сөйләде
— Имтихан дидегез, ниләр турында сораштырлар сездән? Ниләр турында сөйләштегез?
— Татарның тарихы, язмышы турында сөләштек, Гариф Солтанның татар белән башкортның хокуксыз рәвештә яшәргә мәҗбүр булганы турында сөйләгәне истә калган. Бик төзек телле, төгәллек белән җиткерә фикерләрен. Совет Берлегендә автономия статусында калу аркасында татар да, башкорт та хокуксыз, тоткын хәлендә яши дип сөйләде. Ул мөдир иде ул вакытта, бөтен радиода ихтирамлы кеше. Ә татар дөньясында ул легенда иде. Илдә калучылар гына аның бәясен белеп бетермәде…
— Татар телегез ничек бәяләнде?
— Начар димәделәр. Мин Төркиянең Искешәһәрендә туган кеше бит, гаиләбез татар, минем бабайларның бер ягы Татарстанның Сарман якларыннан, икенчесе Ленинигорскиның Сарыбиккол авылыннан. Өйдә аралашу теле фәкать татарча иде. Әни бу мәсьәләдә каты торды, төрекчәне урамда, мәктәптә өйрәнерсез, урамда теләсә ничек сөйләшегез, әмма өйдә, гаиләдә башка телне куллануны тыям дип кырт кисте. Милләтче иде ул. Әти дә шулай. Беренче сыйныфка барганчы төрекчә белми идем. Әни, әбиләрнең теле саф әдәби татар теле иде. Шуңа миндә татар теле белән проблемнар булмады.
— Һәм ни диделәр, шунда ук эшкә алдылармы?
Мин Истанбулдан Мүнһенга 1985 елның 9 гынварында килеп төштем. Радиода мине көтеп торалар, фатир әзер иде. 10 гыйнварда инде эшкә чыктым. Башта сәркатип эшенә билгеләндем, програмнарда ниләр сөйләнәчәк — шуларны яза идем. Радиотапшырулар әзерләр өчен өйрәнергә кирәк иде. Студиядә ничек эшләргә, эфирга ничек чыгасы, ничек тавышны яздырасы, тапшыруны ничек җыясы, мантыйгы нинди булырга тиеш, техника белән ничек эш итәсе — барысын да өйрәттеләр. Миңа моны Фәридә Хәмит өйрәтте. Аның янында шәкерт буларак йөрдем, тыныч һәм җентекле итеп аңлатты, күрсәтте, рәхмәт яусын үзенә. Ул тәҗрибәле журналист иде. Бер айдан соң студия өчен, андагы эшне оештыру җаваплылык миңа йөкләнелде. Аннары әкренләп татар матбугатын укырга, аны анализлау эше кушылды. "Казан утлары", "Азат хатын" журналлары, "Татарстан яшьләре" газеты килә иде. Гариф Солтан аларны укырга, кирилл хәрефләрен танырга өйрәнергә кушты. Без бит латинча гына яза, укый идек.
Моннан тыш инглизчә курсларга йөрдем, радиога килгәнче университетта инглизчәне ярыйсы белә идем кебек, әмма аны камилләштерү кирәк. Дөньяда барган хәлләр беренче булып инглизчә языла, бөтен дөнья агентлыкларыннан хәбәрләр ингзличә язылып безгә килә. Беренчел чыганакларны укып аларны тамашачыларга татарча җиткерү эше мөһим.
— Редакциядәге эш нинди телдә барды?
— Үзара аралашу фәкать татарча, билгеле. Радио эшли башланганнан бирле латин имласы кулланылган. Латин татар хәрефләре белән язу машинкалары да бар иде. Аерым ясатканнар яки заказ белән кайтартылган дип беләм. Гарәп имласы белән язу юк иде, әмма әйтәм бит, аны танучылар бар иде. Мин дә белә идем, мәсәлән, Гали Акыш та гарәпчә яхшы яза, укый иде. Габдулла Ильяс та, Вәлиулла Төхфәтов гарәп хәрефләре белән иркен яза, укый. Гариф Солтанга илдә латин әлифбасы таралган вакыт туры килгән. Үзара язышулар татарча, әмма латин хәрефләре кулланылды. Документлар инглизчә дә алып барылды. Соңыннан безгә Сабирҗан Бәдретдин килеп кушылды, аңа мәсәлән, инде латинны тану авыр иде, аларның буыны тулысынча кириллда укый, яза иде. Әмма ул да тиз өйрәнде.
— Чит илгә татар матбугатын, китапларын ничек алдыра идегез? Тимер пәрдә бит, аралашу да, хат язышу, "посылка"лар салу да тыелган. Булса да КГБ күзәтүе астында башкарылган.
Хәдисләрне укып, аларның аңлатмасын биреп бардык
— Бу эш болай куелган. Мүнһенда Kubon & Sagner Media дип исемләнгән китап ширкәте бар иде, хәзер ул ябылды. Ул китапларны, матбугатны яздырып ала иде, безнең редакция аңа "заказ" бирә иде, аннан сатып алдык. Матбугат та шул юл аша килә. Турыдан-туры радио адресына берни килмәде, куркыныч. Кемдер чит илгә килсә, ә бу, билгеле, бик сирәк күренеш, шулар аркылы нидер эләгә иде. Мәсәлән, фин татарларында китаплар була ала иде, алардан ала идек.
— Хәйретдин әфәнде, беренче тапшыруыгызны хәтерлисезме? Ни турында иде ул? Ничек әзерләдегез?
— Башта хәбәрләр ясый идем. Кыска иде алар, дөньяда ниләр бар — шуларны татарча сөйләп бирәм. Беренче үзаллы ясаган тапшыруым ул Совет Берлеге башлыгы Михаил Горбачевның АКШ президенты Рональд Рейган белән очрашу хакында иде. Хәбәрдарлык һәм үзгәртеп кору сәясәте игълан ителде, менә шул булгандыр беренче үзаллы әзерләгән тулы тапшыруым. Аннары Гариф абый Солтан үзе озак еллар буена алып барган дин темасын миңа тапшырды. Син эшлә, син яса, диде. Ислам дине тапшырулары миңа күчте. Шул мин искә алган китаплар кибетендә ниндидер могҗиза белән хәдисләр китабы килеп чыкты. Риза Фәхретдиннең "Җәвами әл Кәлим" дип атала иде, гарәп хәрефләре белән язылган, Уфа диния назарәтенең архивында булган китап. Кешеләр бу китап турында белми иде, безгә дә зур яңалык һәм табыш булды. Шуннан хәдисләрне укып, аларның аңлатмасын биреп бардык. Бу зур, мөһим эш булды. Татар тарихы турында тапшырулар да миңа йөкләнде. Бермәл Хәтер көненә Казанның егылуы турында аерым тапшыру ясадык, ул театр тамашасы рәвешендә иде. Тыңлаучылар бик яраттылар. Ураза, Корбан гаетләренә, Хәтер көненә ел саен яңа күләмле тапшырулар иҗат ителде.
— Азатлыкның дин тыелган заманда да ислам, аңа бәйле гореф-гадәтләр турында сөйләве, хәдисләр һәм Коръәнне аңлатуы татар һәм башкортка никадәр тәэсир иткән? Аны саклап калуга яки тыңлаучыда кызыксыну уятуга этәргеч була алганмы?
Редакциядә дини бәйрәмнәргә үзгә мөнәсәбәт булды. Ураза гаетләрен билгели идек. Безнең өйдә бу көннәрне пилмән, пәрәмәч, кош теле, вак һәм зур бәлеш тә була иде. Башкаларда да шулай. Фәрит Иделле, үзем дә ураза тота идек. Барысы да кулдан килгәнчә Аллаһ әмерләрен үтәргә тырышты. Гариф Солтан да бик иманлы кеше иде, Аллаһка ышанучы шәхес булды. Намаз укыганын күрмәдем. Ул халкыбызның исән калуында дин мөһим роль уйнаганын яхшы белә иде һәм моны безгә дә сеңдереп аңлатты. Шуңа да дини тапшыруларга аерым игътибар бирде. Мин эшләгәндә дини тапшыру атнасына ике тапкыр чыкты.
— Журналистка кемгә сөйләгәнне, эшләгәнне күз алдына китерү кызык бит, бу эшне дә җиңеләйтә. Сезне кем тыңлый иде, күз алдына китерә идегезме? Нинди дә булса кайтаваз бар идеме? Хатлар язалар идеме?
— Азатлык озак еллар дәвамында хатлар ала алмыйча эшләгән, билгеле. Әмма Совет Берлеге җимерелгәч, хатлар күп яза башладылар. Күбрәк Татарстаннан читтә яшәүчеләрнең хатлары иде. Сезнең аша туган телебезне ишетәбез дип яздылар. Бермәл Мәскәүдән хат килде, татарчам начар, әмма тавышыгызны ишеткәч, елыйм дигән иде бер ханым. Аннары Татарстан, Башкортстаннан хатлар ала башладык. Безнең өчен бу зур шатлык иде, тыңлаучыларыбыз белән элемтә булдырылды. Башка сыймаслык күренеш иде ул. Тәнкыйтьне язганны хәтерләмим. Ул хатлар радионың баш идарәсенә килә иде, алар да кызыксына иде халык ни яза иде дип тәрҗемәсен сорыйлар иде. Кешеләр мәгълүмат та алабыз, үз тарихыбызны, динебезне дә өйрәнәбез диләр иде. Ихлас рәхмәтләр әйтелде. Бу — Азатлыкны башлап йөрүчеләрнең дә, озак еллар буена авыр шартларда эшләүчеләрнең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе.
— Совет вакытында Азатлык гел дошман радиосы буларак телгә алынды, анда эшләүчеләр — Совет Берлегенә каршы эшләүчеләр дип бәяләнде, аларны пычратып китаплар да язылды. Азатлыкны тыңлау ярамый, ул томаланган. Сез Азатлыкка инде иреклек сизелә башлаган вакытта киләсез. Үзгәртеп кору чоры башланган вакыт. Ул үзгәрешләрне Азатлыкта эшләүчеләр ничек бәяли иде?
— Ачыклык, үзгәртеп кору сәясәтенең башлануы эшкә дә тәэсир итми калмады. Михаил Горбачевка кадәр Совет Берлеге тулаем ябык ил, читтән кереп булмый, анда ниләр булып ята — караңгы. Татарларның читкә чыгуы булмады. Кыскасы, төрмә. Ни кереп, ни чыгып булмый. Бер идеология нигезендә гына яшәтәләр, җәннәттә яшисез, куаныгыз, әнә чит илләр куркыныч хәлдә, рәхәт күрмичә яши дип баш миләрен бутыйлар иде. Азатлык исә мәгълүмат иреге булырга тиеш, кеше үз фикерен ачык әйтергә хаклы, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы — яшәешнең нигезе дип даими аңлатты. Совет җитәкчеләре, пропагандистларның чит илләрдә яшәеш коточкыч куркыныч дигәнен фаш итеп сөйләп килдек. Никадәр томаласалар да, кешеләр Германия, Франция, АКШта тормышның ул кадәр куркыныч, фәкыйрь түгеллеген чамалый башлаган иде. Дәүләт сәясәте ялганга корылганын аңлаучылар шактый булган.
— Тимер пәрдәләр ачылачак дигән фикерләр ешайгач, Азатлык редакциясендә илгә кайту мөмкинлеге туачак, туганнар белән аралашу, күрешү турында сөйләшүләр бар идеме?
— Әлбәттә, без дә бит гап-гади кешеләр, сагыну, җирсү, башка хисләр дә хас. Мин инде Төркиядә туган кеше, әмма без дә илгә кайтып йөри алмадык бит. Ә редакциядә илдә туган, әмма сугыш аркасында читтә калып яшәргә мәҗбүр, гомер буена сызланып яшәгән, туганнары исәнме, юкмы, ничек тормыш итүләрен белүдән мәхрүм калган кешеләр шактый иде. Аннары безнең татарлар, башкортлар яшәгән җирләрне күрәсе, андагы кешеләр белән аралашасы килә. Без бит журналистлар. Дистәләгән еллар буена эшлә син татарлар белән башкорт өчен, алар турында сөйлә, ә ил белән элемтәң булмасын әле!
Азатлыкта эшләүчеләргә бик авыр булган, әнә шул психологик яктан үзеңне җиңү күпме көч таләп иткән бит… Аларга барысына да кара тамга салынган. Гаделсез иде бу, аларның һәркайсысының йөрәкләре татар, Ватан дип типте.
Совет режимының юкка чыгып бетә алуына Гариф Солтан ышанмады
Редакциядәге кешеләрдә дә, читтәге татарларда да Русиянең демократик ил булуына өметләнү бар иде, кеше хокуклары бозылмас, милләтләргә юллар ачылыр, кешеләр эзерләкләнмәс дип сөйләшә идек. Бу бит Азатлыкның, анда эшләүчеләрнең иң зур максатлары иде. Яхшыга юрап, шулай булыр дип ышандык. Шул таба барды да бит хәлләр беренче елларда. Кайтып та булыр дип сөйләшә идек. Хәтта Америка хөкүмәте Азатлык Радиосын, Азат Европа Радиосын ябарга кирәк дигән фикерләр яңгырата башлады, максатка ирешелде, тимер пәрдәләр җимерелде, демократия дип аңлаталар иде бу уйларын. Әмма зирәк кешеләр башка фикерләр әйтте, туктагыз әле, ашыкмагыз, автократия көчәя ала диючеләр булды. Шулай да радиода кеше саны киметелде, әмма радионы япмадылар. Куанырга иртәрәк әле дип, совет режимының юкка чыгып бетә алуына ышанмаучылар арасында Гариф Солтан да бар иде. Совет Берлеге дигән зур һәм көчле саналган дәүләт чәлпәрәмә килеп җимерелсә дә, Гариф абзый ул иреклеккә тулысынча ышанмады. Ничектер шикләнде ул. 90нчы елларда килгән иреклек вакытлыча дип уйлый иде, нәкъ ул сизенгәнчә булды да.
— Гариф Солтан, Шиһабетдин Нигъмәтинең илгә кайту теләге бар идеме? Ул хакта фикерләрен әйтәләр идеме?
— Теләкләре бар иде, әлбәттә. Әмма, әйтүемчә, Гариф абзый үзгәртеп кору сәясәтенә ышанып бетмәде. Коммунистик идеологиясенең тамырларын корытып бетерү тиз була алмый, аның зәһәре озак еллар дәвам итәчәк, дигәне истә. Шуңа да ул илгә юллар ачык булса да шикләнде, кайтырга кыюлык тапмады. Совет Берлегендәге сәясәтне дә, дөньяда барган хәлләрне дә, татар тарихын да, идеология кагыйдәләрен дә яхшы белә иде ул, балык кебек йөзде, җил каян исә, теге яки бу вакыйганың кайтавазы ничек булачак — чамалады. Аның тапшырулары да тирән аналитикага корылган иде. Бик каты сөйләде, язды. Халыкка тәэсире көчле булды. Шуңа КГБ, СССР җитәкчелегендәге кешеләр аны төп дошман дип кабул итте, шулай итеп тәкъдим иттеләр.
— Мүнһенда КГБ сезне күзәткәнен сизә идегезме?
— Үзем андый-мондыйны сизмәдем, мин эшли башлаган вакытта инде башкачарак иде. Алай да, 1981 елның 21 февралендә, Мүнһенда радио бинасын шартлаттылар. Шартлау нәкъ Азатлык утырган өлешкә туры килгән, ярый әле төнлә булган, көндез булса, нәтиҗәсе фаҗигалерәк булыр иде. Аллаһ саклаган кешеләрне. КГБ күзәтүе булган, аны хезмәттәшләрем сөйли иде.
— Татарстанның Республика буларак барлыкка килүе сезнең Азатлыкта эшләгән чорга туры килә. 1990 елның 30 августында булган вакыйганы ничек хәтерлисез, Азатлыкта ниләр эшләнә иде, хәлләр ниндирәк иде ул вакытта?
— Башта Балтыйк илләре, аерып алганда, Литва үз бәйсезлеге өчен көрәшә башлады. Татарлар кайчан уяныр дип сөйләшә идек һәм бу хәрәкәт, шөкер, башланды. Татар милли хәрәкәте зур көчкә ия булды. Абруйлы галимнәр, журналистлар башлап йөрде ул эшне. Халыкны үз артыннан ияртә алдылар. 1989-1990 еллар җәендә без милли хәрәкәт ниләр эшли — җентекле сөйләп бардык.
Үзебез күрмәдек ул хәлләрне, әмма бик дулкынландыргыч булып истә калган
30 августта Декларация бик соң кабул ителде, Азатлыкның тапшыруы эфирга чыккан иде инде. Әмма ул вакытта мөдирлек эшен алып барган Фәрит Иделле Татарстандагы үз кешеләренә гел шалтыратып торды. "Булдымы?", "Кабул ителдеме?" дип сорап торды. Икенче көнне Фәрит Иделле бу вакыйга турында зур тапшыру ясады. Бу эшнең башы дип сөйләгән иде. Мөстәкыйльллек турында Декларацияне кабул итү уңаеннан котлау сүзләрен мин язган идем, мин дә эфирда чыгыш ясадым. Редакциядә куану хисе иде. Бәйрәм рухы иде. Үзебез күрмәдек ул хәлләрне, әмма бик дулкынландыргыч булып истә калган. Аеруча референдум узганнан соң чын бәйсезлек булачак, Татарстанны башка дәүләтләр танырлар дип уйлаганым, матур өметләрем белән янганым истә калган. Әмма булмады.
— Тимер пәрдәләр юкка чыккач, илдән Азатлык редакциясенә беренче кунак булып кем килде?
— Кызык сорау. Чыннан да, без Татарстан яки Башкортстанда гомер иткән кешене күргән шәхесләр түгел бит. Безгә тансык ул. Сугыштан кайта алмаучы бер татар шагыйре бар иде, исеме — Минһаҗ Исмаил, ул Германиянең Ульм шәһәрендә яшәде. Аның шигырьләрен Азатлык аша яңгыраткан идек, аны үзем эзләп таптым, аның турында тыңлаучыларга сөйләгән идем. Шушы мөһаҗир татар шагыйре янына илдән журналист, язучы Тәүфикъ Әйди килгән иде. Абзый кунакка мине дә дәште. 1990 ел иде ул. Тәүфикъ әфәнде белән таныштым, аны Мүнһенга алып килдем, редакциягә дә иярттем. Беренче кунак Тәүфикъ Әйди булды. Аннары Франфурктта төрки халыкларының корылтае уздырылды, бу чарага татарлар исеменнән Фәүзия Бәйрәмова белән Марат Мөлеков килгән иде. Татар милли хәрәкәтенең каһарманнары, Татарстан парламенты депутатлары. Икесе дә безгә кунакка килде. Зур вакыйга иде безнең өчен дә, алар өчен дә. Өченче кунак ул вакытта "Идел" журналының мөхәррире булып эшләгән Римзил Вәли булды. Соңыннан ул Казанда ачылган Бюро җитәкчесе булып эшләде. Менә шушы иде беренче кешеләр.
— Гомумән редакциядә эш ничек куелган иде?
— Һәр кешегә билгеләнгән вазифалар бар. Мин дин, көнүзәк темаларга комментарлар яза идем. Фәридә Хәмит дөнья матбугатына күзәтүләр ясыды. Истанбулда Зәфәр Каратай исемле хәбәрчебез бар иде. Казан, Уфа, Оренбур, Сембер һәм башка шәһәрләрдә әкренләп хәбәрчеләребез барлыкка килде. Бу чын татар челтәре иде. Уникаль күренеш. 1992 елда Татарстаннан, Башкортстаннан яшь журналистлар килде, Рим Гыйлфанов, Фәнис Фәтхи. Бу да зур үзгәрешләргә таба адым. Тапшырулар көн саен чыкты. Бер сәгать дәвам итте. Якшәмбе, дүшәмбе ял итә идек. Бу көннәрдә тапшырулар өзлексез чыксын өчен шимбә үк әзерләп куя идек. Яңалыклар туры эфирда укылды, аларны чиратлап башкара идек.
Мин Прагага китмәдем, гаиләм белән Германиядә калырга булдык
Мин Азатлыкта 1995 елның уртасына кадәр эшләдем, аннары штаттан тыш хәбәрче буларак эшләвемне дәвам иттем. Сәбәбе —радио Прагага күчте. Бу да Азатлык тарихында яңа, мавыктыргыч сәхифә. Мин гаиләм белән Германиядә калырга булдык, тормыш тотрыклыланган иде инде, балалар мәктәптә, университетта укый, алманча белем ала. Чехиягә күчсәк, бөтенесен яңабаштан башлыйсы, телне алмаштырасы. Яңа мохиттә үзебезгә дә, балаларга авырга туры килә дип Германиядә калырга карар иттек. Фәрит Иделленең дә гаиләсе Мүнһенда калды, эше Прагада булды. Ул кайтып-китеп йөрде, ике шәһәр арасында яшәде. Читтән торып хәбәрче буларак Азатлык белән хезмәттәшлек итүем 2011 елга кадәр дәвам итте.
— Ә хәзер Азатлыкны укыйсызмы, күзәтәсезме?
— Әлбәттә, даими укыйм, карыйм. Көн саен. Азатлык миңа кайчандыр анда эшләгәнгә генә түгел, татар-башкортлар өчен мөһим бер медиа булуы белән, риясыз хәбәрләр тапшыруы белән кадерле. Азатлык кешеләрне татар телендә дөнья яңалыкларын тыңларга өйрәтте, тыелган темаларны бары тик Азатлык Радиосы сөйләде. Әле дә шул кыйбласыннан тайпылмады. Ул журналистика белән генә шөгыльләнмәде, мәгърифәтчелекне дә, белем таратуны да төп максат итеп куйды. Минем өчен дә, башкалар өчен дә ул феноменаль һәм кадерле бер медиа. Менә хәзер дә ул илдә тыелды һәм татар телендә башкалар язмаган, тыелган темаларны сөйли торган мәгълүмат чыганагына әйләнде. Карагыз, Русиядә бәйсез журналистка юк, журналистлар үтерелә, төрмәгә утыртыла, аларны һөнәрләреннән баш тартырга мәҗбүр итәләр, авызларын ябалар, кем яба алмый, чит илгә китә. Татар журналистлары да шуңа дучар булды.
— Хәбәрдарлык чоры җитсә дә Гариф Солтан шикләнде, басым, цензура кире кайтачак дигән фикерләр әйтте дидегез. Ни өчен Русиядә чын демократия урнаша алмады? Ялгышлык кайда булды дип уйлыйсыз?
Татарга демократия кирәк, ул булганда гына татар үсеш ала
— Совет җитәкчеләре беркая да китмәде, алар хакимият дилбегәсен кулдан ычкындырмады. Бераз ирекле яшәп алдыгызмы? Җитте! Барысы да кире үзләренең идарә итү вазифаларына кереште. Чыннан да, күз буяу өчен генә булды ул хәлләр, саф һаваны тиз яптылар. Русия җитәкчеләренә демократия кирәкми. Русия хакимиятендә КГБ кешеләре, совет идеологиясе белән агуланган, шуның белән эш итүчеләр утыруы дәвам иткәндә бернинди дә демократия була алмый. Ул кысыр хыял булып калачак. Татарстан аерым яши алмый, Русия ни кылана, ул шулай биергә мәҗбүр. Ә татарга демократия бик кирәк, ул булганда гына татар үсеш кичерә ала.
Мин барысы да начар, барысы да үзгәрешсез калачак димим, өметсез шайтан гына. Сәяси режим үзгәрергә тиеш, яңа кадрлар кирәк, буын алмашынырга тиеш, күрәсең.
— Тимер пәрдә, басымга карамастан, Азатлык эшләде, иреклек вакытын да күрде, Казанда зур бюросы да булды, мөмкинлекләр чорында тыныч кына журналистика белән шөгыльләнде. Ул вакытлар башка сыймаслык иреклек заманы дип искә алына хәзер. Азатлык 70 еллыгын билгеләгәндә Русиядә янә дошман радиосына әйләнде, аңа ят агент дигән тамга тагылды, йөрәк сыкраган күренеш — Азатлык журналисты Алсу Кормаш кулга алынып, Казанның тикшерү изоляторына ябылды. Сездә нинди хисләр уята бу? Тарих ничек шулай кире әйләнеп кайта алды?
— Беләсезме, мин Азатлыкның тыелган вакытлары кире кайтыр дип һич кенә дә күз алдыма китермәгән идем. Гариф Солтан исән булса, шаккатыр иде бу күренешкә. Карагыз әле, ничек кире әйләнеп кайтты бит шул вакытлар, йә?! Әле тагын да зәһәррәк түгелме икән? Журналист булып эшләү янә куркыныч, чит ил медиасында эшләү янә канунны бозу кебек бәяләнә, кешегә нахакка яла ягу, аны хыянәтче итеп күрсәтүләр кире кайтты. Бу — коточкыч күренеш. Хакимият репрессив режимны гамәлгә кертте, журналистларны юк итәргә тырыша. Башка фикердә торган активистларга да, сәясәтчеләргә дә, журналистларга карата коточкыч реперссияләр бара.
Татар белән башкорт ирләрен сугышка сөрәләр
Кызганыч, Русиянең бөтен мөмкинлекләре бар иде, әмма ул башка юл белән китте. Сугыш та түрәләрнең кәнәфиләрен саклап калу ниятеннән башланды. Украинадагы сугыш— җинаять һәм бу сугышка безнең татар белән башкорт ирләрен сөрәләр, аларны җинаять кылырга мәҗбүр итәләр, аларны юк итәләр. Бу мәгънәсез сугышта күпме татар, күпме башкорт үлгәнен, халыкның тормышы ничек җимерелә баруын Азатлык даими яза. Русия хакимияте, куәт структуралары шуның өчен үч алалар кебек. Алсу Кормашны да тоткарлап басым ясарга тырышалар.
Әмма бернигә карамастан, Азатлык барыбер эшен дәвам иттерәчәк, менә мондый шартларда ул аеруча мөһим һәм кадерле. Ул һәрвакыт кеше хокукын өстен куйды, демократик принципларны яклады, кыйбласын югалтмады, югалмас та.
— Сезнең өчен Азатлык радиосы нәрсә ул? Берничә сүз белән ничек тасвирлар идегез?
— Азатлык Радиосы дигәч, сүз иреге, дин иреге, кеше хокукы, бәйсезлеккә омтылу, мәгърифәт дигән төшенчәләр күз алдына килә.
— Хәйретдин абый, хәзер ниләр белән шөгыльләнәсез? Гаиләгез белән таныштырсагыз иде.
— Хатыным Фатыйма белән дүрт бала үстердек: ике кызыбыз, ике улыбыз бар. Алар өчесе Төркиядә туды, төпчеге Мүнһенда дөньяга килде. Исемнәре Мөхәммәт Фатыйх, Сәлимә, Хәлимә Фәүзия, Салих. Олы улым — табиб, кызым да стоматолог, бер кызым — педагог. Төпчек улыбыз исә халыкара сәясәт белгече. Хатыным татар, балаларыбызны да татар дип тәрбияләдек. Алар татарча белә, ә менә оныклар инде белми. Минем өчен аяныч күренеш. Оныкларыбыз да дүртәү: ике кыз, ике малай: Сәми Айхан, Сәлим Әмра, Нева, Әлә. Без инде тыныч кына картларча тормыш итәбез. Китаплар укыйм, йөрим. Балалар, оныклар кунакка килсә, безгә иң зур шатлык.
Үкенечкә калган эшләр юк кебек. Шулай да берсе бар икән! Татарстанга кайта алмадым. Теләк бар иде, зур иде, Аллаһы Тәгалә насыйп итмәде. Аның каравы безнең нигездән татар, башкорт кунаклары өзелмәде, күп булды алар, шөкер.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум