Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Пост-Русиянең ирекле дәүләтләре" форумында чикләр турында декрет имзаланды


Берлиндагы форумда катнашып декретны имзалаучылар
Берлиндагы форумда катнашып декретны имзалаучылар

Форумны оештыручыларның берсе Олег Магалецки әйтүенчә, Русия таркалса һәм анда яңа бәйсез дәүләтләр барлыкка килсә, җир белән бәйле низаглар чыгарга мөмкин, бу документ моны булдырмауга юнәлдерелгән.

14 декабрьдә Берлинда "Пост-Русиянең ирекле дәүләтләре"нең тугызынчы форумында катнашучылар Русия субъектлары арасындагы чикләрнең кагылгысызлыгы турында декрет имзалады.

Форумны оештыручыларның берсе Олег Магалецки әйтүенчә, Русия таркалса һәм анда яңа бәйсез дәүләтләр барлыкка килсә, җир белән бәйле низаглар чыгарга мөмкин, бу документ моны булдырмауга юнәлдерелгән.

Форумда катнашучылар: "сөргенлектәге хөкүмәтләр" вәкилләре һәм төбәк активистлары хәзердән үк гамәлдәге чикләрне тану турында килешә, дип аңлаткан "Idel.Реалии"га Магалецкий.

Документтагы бер пунктта пост-Русия бәйсез дәүләтләре арасындагы аерым районнарны яки башка җирләрне "күчереп йөртүләр" бары тик уртак килешү белән, ихтыяри гына башкарыла ала диелгән. Әгәр сөйләшүләр нәтиҗәсендә килешә алмасалар, дәүләтләр Европа берлеге һәм НАТО вәкилләрен җәлеп итеп, халыкара арбитражга мөрәҗәгать итәргә тиеш булачак һәм арбитраж чыгарган карар ахыргысы дип танылачак.

Әлеге документка Азат Ингрия хәрәкәте (Русиянең хәзерге Петербур шәһәре һәм Ленинград өлкәсе), Балтыйк республика фиркасе (Калининград өлкәсе), Псков республикасы (Псков өлкәсе) һәм Ойрат-калмык халкы конгрессы вәкилләре имзасын куйган.

Магалецки әйтүенчә, форумда онлайн катнашкан төбәк һәм милли-азатлык хәрәкәте вәкилләренә документның күчермәләрен җибәргәннәр.

Аерым алганда, Идел буе халыкларыннан анда Татарстан һәм Удмуртия вәкилләре катнашкан.

  • Пост-Русиянең ирекле дәүләтләренең тугызынчы форумы 11 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр Римда һәм Берлинда үтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG