Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елда мөфтиятләр сугышны яклавын дәвам итте, мәчетләргә рейдлар ешайды


Казан. Иллюстратив фото.
Казан. Иллюстратив фото.

Татарстан мөфтияте хакимияткә яраклашып ел дәвамында Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан сугышчыларына акча җыйды. Шул ук вакытта мөселманнарның ихтыяҗлары канәгатьләндерелмәде. Казанда Җәмигъ мәчет төзелеше урыны мөселманнар белән килештерелмичә шәһәр үзәгеннән читкә күчерелде, зур юлда ягулык станцияләре янындагы намаз уку бүлмәләре сүтелде, Русия мәчетләрендә җомга намазына килгән мөселманнарны тикшерү артты.

Русиянең Украина җирендә баскын сугыш алып баруын дин әһелләренең күпчелеге баштан ук хуплап килә. Бу хәл 2023 елда да дәвам итте.

Татарстан мөселманнары Казандагы "Әл-Мәрҗәни" мәчетендә сугышка ятьмәләр үрә. Бу хәл турында "Свободный Идель-Урал" телеграм каналы: "Татарстан мөфтие мәчетләрне хурлыкка калдыра" дип язып чыкты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте узган ел дәвамында да Украина сугышында катнашучы республика сугышчыларына акча җыйды. Әлеге сугышка мөселманнар арасында акча бирергә теләүчеләр күп дип булмый. Акча җыюга "Зәкәт" фонды җәлеп ителде. Фондының "кайнар линиясе"ндә әйтүләренчә, халык Татарстан сугышчыларына акчаны зәкәт түгел, ә сәдака буларак күчерә.

Шул ук вакытта сугышчыларга зәкәт акчаларын җибәрүчеләр булуын да инкарь итмиләр. Мөфтият ярдәм җыю турында мәгълүматны рәсми сәхифләрендә даими биреп бара. "2023 елдны солдатларга барлыгы 2,5 миллион сумлык йөк тапшырылды" дип язды мөфтиятнең рәсми сәхифәсе. Аны илтү өчен фетнәчел "Луһански халык республикасына" дүрт тапкыр барганнар.

Татарстан мөфтияте сайтында зәкәт акчалары фәкыйрьләргә, мөлкәтсез кешеләргә, зәкәт җыючыларга, бурычлыларга, дини эшләргә һәм мосафирларга тапшырыла ала диелә.

Соңрак "Зәкәт" фонды Газзә сызыгына да һуманитар ярдәм җыя башлады. Анда барлыгы 55 миллион сумнан артык акча җыелганы әйтелде. Бу хакта шул ук мөфтият сайты язды.

Саннардан күренгәнчә, мөселманнар Украинадагы сугышка акчаларын бирергә ашыгып тормый. Татарстан мөфтиятенең һуманитар ярдәм җыелуы турында даими хәбәр итеп торуыннан да бу эшнең авырлык белән баруын аңларга була иде. Шуңа да карамастан, бу эш ел дәвамында алып барылды.

Акчалар сугышка китеп барганда, Татарстанда мәдрәсә җитәкчеләре акча эшләүнең төрле юлларын эзләргә мәҗбүр. Бу хакта 2023 елда Казанда махсус утырыш булды. Татарстанның иң билгеле дини уку йорты — "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе 2023 елдан түләүле укытуга күчкән.

"Укытучының хезмәт хакы Татарстандагы минималь хезмәт хакы күләмендә — 17 мең сум. Яңа елдан соң 19 мең сум булырга тиеш. Без хәзер әлеге хакларны ничек күтәрергә дип баш ватабыз", диде узган ел белем йортының мөдир урынбасары Рөстәм Хәйруллин.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Русия басып алган Мариуполь шәһәренә сәфәр вакытында Русия оккупациясеннән соң "Донецки халык республикасы"нда корылган яңа "мөфтият" рәисе Рәшит Брагин белән очрашты. Анда дини кадрлар әзерләү мәсьәләсе күтәрелде.

"Җитәкчеләр әлеге төбәкләрдәге татарларны Татарстан мәдрәсәләренә укырга җибәрү турында килеште", дип хәбәр итте Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Мөфтиятләр хакимияткә ярарга тырышса да, 2023 елда мөселманнарның ихтыяҗлары артык искә алынмады. Мисал өчен Казандагы Җәмигъ мәчетнең урыны үзәктән Бишбалта бистәсенә күчерелде. Халыкның фикере исәпкә алынмады, бәйгедә җиңгән проектлар да онытылды. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Бишбалта бистәсендәге урынны мәчет өчен иң туры килә торган җир дип әйтте.

Шулай ук элегрәк зур юлда "Ирбис" ширкәтенең үз ягулык салу станцияләре янында булдырылган намаз бүлмәләре дә сүтелде.

Мөселман режиссеры, блогер Ренат Хәбибуллин хакимият күп мәчетләр булудан шүрли дип саный. Ул Татарстан Диния нәзарәте быел хакимият контролендә эшләде дигән фикердә.

Исламны үстерер һәм мөселманнарга инфраструктура корыр урынга алар карышмыйча хакимият сүзен үти

— Шуны аңларга кирәк, Татарстан Диния нәзарәтеннән өстәгеләр бары мөселманнарны контрольдә тотуны таләп итә. Бу уңайдан гыйбадәт йортларының күп булуы моңа комачау итә. Хакимият намаз бүлмәсенең чыннан да бары намаз бүлмәсе булуын гына аңламый. Алар теләсә-кайсы тәкъдимне мөселманнарның мөфтияттән читләшеп җыелу урыны булачак дип бер куркыныч әйбер буларак кабул итә.

Бу уңайдан, Казанда Җәмигъ мәчетнең шәһәр читенә күчерелүенә дин әһелләренең каршы чыкмавы да шуның бер күренеше ди ул.

— Бу "хуплыйбыз" дигән рухта фирка җыелышын хәтерләтте. Һичшиксез, Җәмигъ мәчетнең яңа урыны уңышлы түгел. Әмма чалмадагы гражданнар бу турыда авыз тутырып әйтергә кыюлык тапмады. Бу мәрткә китүдән гөнаһлы җиргә кайткан мөселманны гына гаҗәпләндерә ала. Исламны үстерер һәм мөселманнар өчен инфраструктура корыр урынга алар карышмыйча ризалык биреп хакимият сүзен үти. Шулай да уңышлы сайланмаган урын булса да, яңа мәчетнең булуы, төзелмәүгә караганда, күпкә яхшырак.

2023 елның көзендә Русиядә мәчетләргә, мөселман үзәкләренә, Үзәк Азия илләреннән килеп Русия ватандашлыгы алганнар яши һәм эшли торган урыннарга күәт оешмаларының рейдлары ешайды. "Мемориал" кеше хокукларын яклау үзәге юристы фикеренчә, бу тикшерүләрнең максаты – сугышка яңа кешеләр җыю.

20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәре мөселман үзәгендә куәт оешмалары хезмәткәрләре рейд уздырып мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып китте. Шуннан соң мигрантлардан Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалауны таләп итә башлаганнары әйтелде. Мондый хәлләр Русия төбәкләрендә тагын берничә мөселман үзәге һәм мәчетләрдә кабатланды.

Мисал өчен, "Русская община" каналында активистлар Южное Бутоводагы гыйбадәт йортында канунсыз мәчет эшли дип Мәскәү мэрына, прокуратурага, Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБга мөрәҗәгать итте. Алар гыйбадәтханәне ябуны, анда йөрүчеләрне хәрби комиссариатта исәпкә алуны сорады. Чыннан да, мәчетне яптылар, тикшерделәр. Бер айдан соң ул кабат эшли башлады.

Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов мәчетләрдә куәт структураларының даими рейд ясап торуын туктатырга чакырды. Бу хакта ул 30 ноябрьдә Мәскәүдә узган Русия Федерация шурасы каршындагы милләтара һәм динара шура утырышында белдерде.

Ә мөфти Әлбир Крганов 2023 елның июлендә мөселманнарны мәчетләрдә узган полиция тикшерүләренә каршы митингларда катнашмаска өндәде. Аның әйтүенчә бу чараларны "Русия мөселманнары кайчан үз илләренең дошманнарына әйләнер икән дип көтеп торучы чит ил эмиссарлары әтмәлләгән".

Крганов Украинадагы сугышны "Русиянең Көнбатышка каршы цивилизацияле каршы торуы" дип атады, Көнбатышны "ут һәм кылыч белән күпчелек илләрнең эчке эшләренә тыкшынуын дәвам итә" диде, ә АКШны "курчаклар уйнатучы" дип әйтте.

Кргановның Русия һөҗүмен хуплавы бер чыгыш белән генә төгәлләнмәде: ахыр чиктә ул илнең сугышны хуплаучы мөселман-спикерлары арасында төп кешеләрнең берсе булды.

Ул фетнәчел Луһански "халык республикасы"на да барып кайтты һәм бу төбәкнең хакимиятләреннән Дуслык ордены алды.

Узган ел Донбасска берничә тапкыр баручылар арасында тагын Сарытау мөфтие Мөхәммәт Бибарсов та бар. Ул Мариуполь, Торезда булды. Сарытау өлкәсенә дә ким дигәндә өч тапкыр "ДНР"дан Русия тарафлы мөфти Рәшит Брагин җитәкчелегендәге вәкиллек килде. Сарытау өлкәсе мөселманнары Украинада басып алынган җирләргә һуманитар ярдәм илтте, "ЛНР" һәм "ДНР" качаклары белән элемтәләр булдырды.

Бибарсов Дзержински мәчетенә ОМОНның бәреп керүен хөкем иткән мөрәҗәгать чыгарды. Анда ул мөселман яшьләренең "саулыгы хакына Русиягә хезмәт итүен" искә төшерде. Бу "русия милләтен" таркату өчен эшләнергә мөмкин диде ул.

Гомумән төрле конфессия руханилары вәкилләре 2023 елны сугыш пропагандасында актив катнашты. Аларның кайберләре шаккатыргыч чыгышлар ясаса, икенчеләре дәүләт пропагандасында һәрвакыт ачык катнашмыйча, вакыт-вакыт кына күренеп алды.

2023 елда Русия мөфтиятләре өчен зур үзгәрешләр елы булмады, дип саный "НЕРУССКИЙ" Telegram-каналын алып баручы, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов.

Украина сугышын баштан ук хуплап килгән мөфтиләр бу эшне дәвам итте, әлеге темадан читләшүчеләр нейтралитет саклады, ди ул. Аныңча, моны аерым мөфтиләр үзләре теләп башкара, икенчеләре дәүләт кушканны үти. Шул исәптән, Русия басып алган Украина җирләренә барып йөргән мөфтиләр дә.

Рәсми дәүләт затлары булмасалар да, аларның эшчәнлеге дәүләткә барып тоташа

— Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Русия мөфтиләр шурасына караган мөфтиләр моны үз теләге белән эшли дип уйлыйм, — ди ул. — Башка үзәкләштерелгән мөфтиләргә килгәндә, алар, беренчедән, үзләре тели, икенчедән, квази-дәүләт вазифасын били. Рәсми дәүләт затлары булмаса да, аларның эшчәнлеге дәүләткә барып тоташа. Шуңа да болай йөрүне вазифалары мәҗбүр итә. Украинада йөргән мөфтиләр уңаеннан "хезмәтче татарлар" феноменын искә төшерәсем килә. Аны беркем дә бетермәде, ул бүген дә ниндидер формада саклана.

Мөхәммәтов фикеренчә, бүген бары Равил Гайнетдинов мөфтиятенә генә кайбер мәсьәләләрдә тәнкыйди фикер әйтергә рөхсәт ителә.

— Бары Русия Диния нәзарәтенә генә аерым сорауларда тәнкыйди фикер белдерү рөхсәт ителә. Аерым алганда, Равил Гайнетдиннең урынбасары Дамир Мөхетдинов мәчетләрдә коткы таратуны туктатагыз, дип әйтте. Әлеге мөфтиятнең президент белән очрашудан башлап медиада, мөрәҗәгатьләрдә, вәгазьдә бу турыда фикер әйтү мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта 2023 елда ике мөселман эшлеклесе хөкем ителде. Русиядә постсовет чорда иң зур нәширләрне берсе, "Умма" нәшрияте җитәкчесе Асламбек Эжаев 17 елга кырыс режимдагы колониягә хөкем ителде. Ул озак еллар Русия мөфтиләр шурасы белән хезмәттәшлек итте. Заманында Мәскәү ислам институтында үз келәтен тотты. Тагын бер мөселман журналист Абдудмумин Гаджиевны да 17 елга утырттылар. Ике очракта да Русия Диния нәзарәте бу турыда дәшмәде, реакция күрсәтмәде, — ди ул.

2023 елны Мордовия мөфтие һәм республиканың татар милли-мәдәни мохтәрияте идарәсе башлыгы Фәһим Шәфиев дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителде. Бу Русиядә мөфтинең иректән мәхрүм ителүенең беренче очрагы булды. Гәрчә 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы һөҗүм иткәннән соң Шәфиев сугышны хуплап чыккан иде. Ул Русия президенты Владимир Путин карарын дөрес дип атады һәм "урыс дөньясына" башка халыкларның керүен, Украинада "неонацистлар" булуын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG