Аерым алганда, нотариус документларны раслау вакытында инициатив төркем утырышын оештыручының паспорт санын дөрес күрсәтмәгәнен әйткәннәр. Шулай ук төркемнең очрашу беркетмәсе андагы кеше санын билгеләргә мөмкинлек бирми дигәннәр. Бу хакта "Осторожно, новости" проекты яза.
Үзәк сайлау комиссиясендә "күп хаталар махсус эшләнгәнгә охшаган дигән хис кала" диләр.
Дунцова командасы барлык документларның да канун нигезендә бирелүен, ләкин аларның аңлатмалары кабул ителмәвен әйтә.
Үзәк сайлау комиссиясе сайтында очрашу трансляциясе еш өзелде. Аның бер өлешендә Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилованың Екатерина Дунцовага: "Сез әле яшь хатын, сезнең барысы да алда", дигәнен ишетергә була. Түрә "теләсә нинди минусны плюска әйләндерергә мөмкин" дип өсти.
- 17 декабрьдә инициатив төркем Дунцованы Русия президент сайлауларына тәкъдим итте. Очрашуда кирәк булган 500 кеше урынына 700-дән артык кеше катнашты.
- Екатерина Дунцовага 40 яшь, ул журналист булып эшли, өч баласын тәрбияли. "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә язылган белешмәләреннән күренгәнчә, 2003 елдан бирле Ржев медиасында эшли, 2006-2022 елларда җирле "РиТ" телестудиясенең баш мөхәррире булган. 2019 елда шәһәр думасына депутат итеп сайланган, анда 2022 елга кадәр эшләгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум