Accessibility links

Киноханә: 2024 елның иң көтелгән фильмнары


Яңа башланган елда күп яңа кино чыгарга тора. Узган елгы сценаристлар һәм актерлар протестлары чыгасы фильмнарга тәэсир итсә дә, гаилә белән карарлык фильмнар җитәрлек булырга тиеш.

Әлеге исемлек "IMDb" һәм "Кинопоиск" сайтларында фильмнарны көтү рейтингы нигезендә төзелгән. Биредә күпчелекне блокбастер һәм киң аудиториягә юнәлгән фильмнар тәшкил итә. Башка көтелгән фильмнар һәм авторлык киносы белән "Киноханә" шәлкеме ел дәвамында таныштырып торачак.

Джентельменча булмаган сугыш министрлыгы
(The Ministry of Ungentlemanly Warfare)

  • Дөнья премьерасы әлегә билгеле түгел

Режиссер Гай Ричидан яңа блокбастер, бу юлы тарихи. Фильм язучы Дэмиен Льюисның "Черчилльнең яшерен гаскәрләре Европаны ничек яндырганнар" дигән китабына нигезләнгән.

Әлегә аның төгәл синопсисы билгеле түгел. Вакыйгалар 1939 елда, Британия премьер-министры Уинстон Черчилльнең дошман тылы өчен диверсия төркеме булдырудан башлана.

Төп рольләрне Алан Ричсон, Һенри Кавилл, Кэри Элвес, Эйса Гонсалес һәм башкалар башкара.

Фильмның трейлеры әлегә чыкмады, бу видеода төшерүдән кадрлар тәкъдим ителә:

Каскадер
(The Fall Guy)

  • Дөнья премьерасы 29 февральгә билгеләнгән

Колт исемле актер гадәттә каскадер булып эшләгән, ләкин эшен яратмый. Үзенең дусты Джодига беренче фильмын төшерергә ярдәм итү өчен ул бу һөнәренә кайтырга мәҗбүр була. Тик кино төшерер алдыннан төп роль башкаручы югала.

Режиссер Дэвид Литчтан яңа фильм үзенә популяр йолдызлары белән җәлеп итә. Төп рольләрне Райан Гослинг, Эмили Блант, Аарон Тейлор-Джонсон, Һанна Уэддингһэм һәм башкалар уйный.

Аргайл
(Argylle)

  • Дөнья премьерасы 31 гыйнварга билгеләнгән

Шпионнар һәм шымчылар турында романнар язучы Элли Конвей бик ябык тормыш алып бара, ул өеннән дә сирәк чыга. Ләкин аның китап сюжетлары чын серле синдикат эшләренә охшый башлагач, ул чын шпионаж дөньясына эләгә.

София Бутелла, Һенри Кавилл, Джон Сина, Кэтрин О’Һара, Сэмюэл Л. Джексон, Брайан Крэнстон, Сэм Рокуэлл – бу фильмда уйнаган йолдызларның бер өлеше генә. Киноны режиссер Мэттью Вон төшергән ("Икс кешеләре", "Kingsman", "Йолдыз тузаны" һ.б.).

Микки 17
(Mickey 17)

  • Дөнья премьерасы 27 мартка билгеләнгән

Бозлы дөнья колонизациясендә "беркөнлек хезмәткәр" катнаша. Микки үлгәннән соң аның аңы һәрзаман яңа тәнгә "йөкләнә".

"Паразитлар" һәм "Кар аша" режиссеры Пон Джун-һодан яңа фантастик драма. Рольләрдә Роберт Паттинсон, Марк Руффало, Стивен Ян, Тони Коллетт һәм башкалар уйный.

Үрмәкүч-кеше: спайдер галәменнән читтә
(Spider-Man: Beyond the Spider-Verse)

  • Чыгу датасы әлегә билгеле түгел

2018 елгы Үрмәкүч-кеше турында анимацион фильм зур популярлык яулагач, 2023 елда аның дәвамы чыкты. Ләкин дәвамы ике өлешкә бүленде. Быелның аның икенче өлеше чыгарга тиеш.

Майлз Моралес башка галәмдә тоткынлыкта калды, Тап исемле дошман аның әтисен үтерергә тели. Ләкин Майлзка аның дуслары ярдәм итәр өчен юл тотты.

Сиквелның икенче өлеше 2024 елның язында дөнья күрер дип көтелсә дә, сценаристлар протестлары аркасында ул тоткарлана диелде. Анимацион фильмның чыгу вакыты әлегә рәсми хәбәр ителмәде.

Дюна: икенче өлеш
(Dune: Part Two)

  • Дөнья премьерасы 28 февральгә билгеләнгән

Узган елны ук чыгарга тиешле фильм шул ук сценаристлар протестлары аркасында киләсе елга күчерелде. Дени Вильнёвның Фрэнк Герберт әсәрләре нигезендә төшерелгән чүл блокбастеры дәвамы. Фильм үзәгендә – яшь Пол Атрейдес (Тимоти Шаламе), ул аның гаиләсен үтерүчеләргә үчне әзерли.

Фуриоса: Тиле Макс сагасы
(Furiosa: A Mad Max Saga)

  • Дөнья премьерасы 22 майга билгеләнгән

2015 елда "Тиле Макс: ярсу юлы" дип аталган фильм чыгып, зур шау-шу тудырды. Ул тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнде, "Оскар" премиясенә 10 номинация алды, шулар арасында 6 "Оскар"ны алды.

Моңарчы ук танылган франшизаның дәвамы турында шунда ук әйтелде, һәм менә 2024 елда аның приквелы чыгачак. Бу кино Фуриоса исемле көрәшче хатын-кыз яшьлеге турында булачак.

Башваткыч 2
(Inside Out 2)

  • Дөнья премьерасы 13 июньгә билгеләнгән

Райли исемле кыз үсә бара һәм аның башына яңа эмоцияләр дә өстәлә. Кыз яңа сынауларны шул яңа эмоцияләр ярдәмендә үтеп чыгарга тиеш.

Pixar студиясенең танылган мультфильмның дәвамы. Аның режиссеры – Келси Манн, элек ул "Яхшы динозавр"ны төшергән.

Паддингтон Перуда
(Paddington in Peru)

  • Дөнья премьерасы 8 ноябрьгә билгеләнгән

Паддингтон исемле мөлаем аюның маҗаралары турында өченче фильм. Британ-француз комедиясен бөтен гаилә белән карап булачак. Фильмны 2023 елның октябрендә инде төшереп бетергәннәр. Аюны янә Бен Уишоу яңгыраткан, башка рольләрдә Оливия Колман, Антонио Бандерас, Джули Уолтерс кебек танылган йолдызлар уйнаган.

Бу юлы Паддингтон һәм Брауннар гаиләсе Перуга юл тотарга, Паддингтонның Люси апасына кунакка җыена. Ләкин төрле көтелмәгән хәлләр аларны Амазония урманнары һәм Перу тауларында маҗараларга китерә.

Рузвельт
(Roosevelt)

  • Чыгу датасы әлегә билгеле түгел

АКШның 32нче президенты Франклин Рузвельтның тормышы һәм үлеме турында биографик драма. Ул ХХ гасырның беренче яртысында дөньяда иң зур йогынты ясаган шәхесләрнең берсе булган.

Фильмны легендар режиссер Мартин Скорсезе төшерә. Рузвельт ролен Леонардо ДиКаприо уйнаячак.

Дэдпул 3
(Deadpool 3)

  • Дөнья премьерасы 26 июльгә билгеләнгән

Күп сөйләшә һәм шаярта торган Дэдпул турында өченче фильм, ул җанатарлар тарафыннан күптәннән көтеп алынган. Төрле сәбәпләр аркасында кино берничә тапкыр кичектерелгән, ахыргы чыгу вакыты җәйгә билгеләнгән.

Фильм сюжеты әлегә төгәл билгеле түгел, ләкин анда Комагай (Росомаха, Wolverine) героеның булачагы билгеле. Аны уйнар өчен бу рольгә Һью Джекман кайткан. Аның Райан Рейнольдс белән дуслыгы һәм бер-берсеннән көлүе билгеле булган хәлдә фанатлар бу фильмны түземсезлек белән көтә.

Куңг-фу Панда 4
(Kung Fu Panda 4)

  • Дөнья премьерасы 7 мартка билгеләнгән

Dreamwork Animation студиясенең иң танылган һәм уңыш китергән мультфильнарының берсенең дәвамы. Заманында Куңг-фу Панда турында мультфильмнар студиягә үсеш тәэмин итте, бүген студия янә аңа мөрәҗәгать итә.

Бу юлы По исемле панда Тынычлык үзәнлеге лидеры була һәм Аждаһа гаскәрие вазифасында үзенә варис эзли. Инглизчә панданы, гадәттәгечә, Джек Блэк тавышландыра.

Битлджус 2
(Beetlejuice 2)

  • Дөнья премьерасы 6 сентябрьгә билгеләнгән

Тим Бертонның танылган фильмының дәвамы 36 (!) елдан соң чыга. Караңгы комедия жанрындагы фильмдагы үз рольләренә Майкл Китон, Вайнона Райдер һәм Кэтрин О’Һара кайта.

Моннан тыш фильмда Моника Беллуччи, Уиллем Дефо һәм Дженна Ортеганы күреп булачак.

Джокер 2
(Joker: Folie à Deux)

  • Дөнья премьерасы 4 октябрьгә билгеләнгән

DC студиясенең "бәйсез" фильмнары чыгуын дәвам итә. Алар Джеймс Ганның җитәкчелегендәге DCның яңа киногаләменә керми, аерым тора.

Бу Джокер турында караңгы драманың туры дәвамы. Режиссер урынын янә Тодд Филлипс алган, төп антигеройны янә Һоакин Феникс уйнаган. Жанры буенча бу мюзикл булачак.

Пәрәвез ханым
(Madame Web)

  • Дөнья премьерасы 14 февральгә билгеләнгән

Кассандра Уэбб – Нью-Йоркта яшәүче гади фельдшер. Аның гадәти булмаган көчләре барлыкка килгәч, аңа өч яшь хатын-кызны коткарырга кирәк була.

Sony кино галәменең чираттагы фильмы Үрмәкүч-кеше дуслары һәм дошманнары турында булачак, ләкин Үрмәкүч-кеше үзе анда булмаячак.

Гарфилд
(The Garfield Movie)

  • Дөнья премьерасы 22 майга билгеләнгән

Иң танылган мәчеләрнең берсе кире экраннарга кайта. Аны Крис Пратт тавышландыра. Яңа тулыметражлы анимацион фильмда Гарфилд күптәннән югалткан атасы Викны очрата (Сэмюэл Джексон тавышландыра). Дусты эт Оди белән ул үзенең җайлы өеннән чыгып, урам маҗараларында катнаша.

Гладиатор 2
(Gladiator 2)

24 елдан соң Ридли Скотт танылган һәм легендар "Гладиатор" фильмының дәвамын чыгара. Төп герой Луций, император Коммодның туганы булачак.

Исемлектә премьера даталары ахыргы түгел, хәзергә кино алдан алган даталар. Премьерага якынрак бу даталар үзгәрергә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG