Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сан-Францискода татар кафесы эшли башлады


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әлегә татар милли ризыклары алай күп түгел, әмма киләчәктә аны киңәйтергә уйлыйлар.

Узган атнада Сан-Францисконың Алтынчы һәм Брайант-стрит урамнары почмагында AyDea татар кафесы ачылды. Кафеның сайтында ул Татарстан мәдәнияте белән танышу өчен идеаль урын дип тасвирлана. "Зур ачылу чарасы булмады, хәзер тыныч кына ачу гадәткә кергән. Ирем Кристофер белән без – кафе хуҗалары, менюны бергә ясадык. Ул – профессиональ пешекче. Тумышым белән Татарстаннан. Быел Казанда, Чаллыда булдык һәм шул вакытта кафе ачу идеясе туды", дип фикерләре белән уртаклашты кафе хуҗабикәсе Лилия.

Кафеның элмә тактасында татар милли киеме кигән кыз сүрәтләнгән. Җирле San Francisco Chronicle басмасы хуҗаларның рәсемдә калфак кигән ике яшьлек кызы Деа сурәтләнгән дип яза. Сүз уңаеннан, кафеның исеме дә Дюмеснил гаиләсенең балаларының – Айлә һәм Деаның исемнәрен кушып ясалган.

Менюда, Русиягә хас башка ризыклар да бар. Татар милли ризыклары бәяләренә килгәндә, чәкчәк биредә 4 доллар, кыстыбый – 7, өчпочмак 9 доллар тора. Өчпочмакның итлесе дә, гөмбәлесе дә бар.

"Әлегә татар менюсы кечкенә, ләкин вакыт узу белән аны киңәйтергә уйлыйбыз", диде Лилия ханым Азатлыкка.

  • 2020 елны АКШтагы Нью-Йорк шәһәренең Брайтон Бич бистәсендә "Бәхетле" татар камыр ашлары дип аталган киоск ачылган иде. Аны татар ашлары пешекчесе Илһамия Апанаева ачты. Хәзер инде ул эшләми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG