Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы "фейк"лар өчен милекне тартып алу турындагы канун өлгесен кабул итте


Вячеслав Володин
Вячеслав Володин

Хәзер канун өлгесен Федерация шурасы расларга һәм Русия президенты имзаларга тиеш.

Русия думасы берничә җинаять маддәсе, шул исәптән ил гаскәре турында ялган мәгълүматлар тарату маддәсе нигезендә хөкем ителгәннәрнең милкен тартып алу турындагы канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта бертавыштан кабул итте.

Канун өлгесендә берничә маддә санап үтелә. "Фейклар"дан тыш анда дезертирлык, фәрманны үтәмәү һәм теләнмәгән оешма эшчәнлегендә катнашу да бар.

Бу маддәләрнең күпчелеген Җинаять кодексына Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң керттеләр.

Шулай ук канун өлгесе бу маддәләр нигезендә хөкем ителгән кешеләрне мактаулы исемнәреннән мәхрүм итүне дә күз уңында тота.

Дума рәисе Вячеслав Володин әйтүенчә, бу "үз иленә каршы эшчәнлек алып баручыларны җәзаларга, бу юньсезләрне мактаулы исемнәреннән мәхрүм итәргә шулай ук аларның милкен, акчаларын һәм башка әйберләрен тартып алырга мөмкинлек бирәчәк".

ЛДПРдан депутат Андрей Луговой да шундыйрак фикер белдерде. "Ватанга зыян салырга тырышкан теләсә кем барысын да югалтачак һәм безнең илдән читтә соңгы эт кебек дөмегәчәк", дип аңлатты ул канун өлгесенең мәгънәсен.

Хәзер канун өлгесен Федерация шурасы расларга һәм Русия президенты имзаларга тиеш.

  • Русия мәхкәмәләре әгәр саклану министрлыгы фаразы белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" дип таба. "Овд-Инфо" исәпләүләренә күрә, Русиядә сугышка каршы карашлары өчен кимендә 830 кешегә җинаять эшләре ачылган, шуларның кимендә 250 се - ил гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә.
  • Гаскәр турында ялган мәгълүмат тараткан өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре дә бар.
  • Фейклар" таратуда гаепләп хөкем ителгәннәр Татарстанда һәм Башкортстанда да булды. Әйтик Чаллы шәһәр мәхкәмәсе "ВКонтакте"да калдырган фикерләре өчен Сергей Новокрещенныхны өч ел һәм бер айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән иде.
  • 22 февральдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе сугышка каршы чыккан активист, пенсионер Раиса Болдованы Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә шартлы рәвештә бер ел төзәтү эшләренә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG