Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия тышкы эшләр министрлыгы Алексей Навальный үлеме белән бәйле рәвештә Русия илчесен чакыртып алган


Сергей Нечаев
Сергей Нечаев

Бу Навальный үлеме белән бәйле хәлләргә Кремльнең фикер белдермәвенә җавап булып тора. Süddeutsche Zeitung хәбәр итүенчә, Германия һәм Европа берлегенең башка илләре Навальный үлеме аркасында Русиягә каршы өстәмә чикләүләр кертергә дә тели.

Германия тышкы эшләр министрлыгы Алексей Навальныйның үлеме аркасында Русия илчесе Сергей Нечаевны чакыртып алган. Бу Русия оппозициясе лидерының үлеме белән бәйле хәлләргә Кремльнең фикер белдермәвенә җавап булып тора, дип яза Süddeutsche Zeitung.

Илчелеккә чакыртып алулары турындагы хәбәргә кадәр Нечаев Neue Osnabrücker Zeitung газетына әңгәмә биргән иде. Анда ул Германиядә "хәрби сәнәгать мәнфәгатьләре белән уйнаулары" уңаеннан борчу белдергән һәм "Русиягә каршы риторика"ны булдырмау турында кисәткән.

Алексей Навальный үлгән көнне Германия тышкы эшләр миниcтры Анналена Бербок аның гаиләсенең кайгысын уртаклашты һәм сәясәтчене "азат һәм демократик Русия символы" дип атады.

Якшәмбе, 18 февральдә Берлинда Алексей Навальныйны искә алу маршы узды. Чарада активистлар Беренштрасстагы урамның Русия илчелегенең консуллык бүлекчәсе теркәлгән бер өлешен Навальный урамы дип үзгәртергә тәкъдим итте.

Change.org сайтында бу тәкъдимне хуплау өчен петиция чыкты. Әлегә ул 1800дән артык тавыш җыйган.

  • Süddeutsche Zeitung хәбәр итүенчә, Германия һәм Европа берлегенең башка илләре Навальный үлеме аркасында Русиягә каршы өстәмә чикләүләр кертергә дә тели. Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррель чикләүләр режимын Навальный исеме белән атаячакларын әйтте.
  • 16 февральдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җирле идарәсе Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлүен җиткерде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, йөрештән кергәч ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалткан. Аңа медицина ярдәме күрсәтелгән, әмма уңай нәтиҗәгә китермәгән. Алексей Навальныйга 47 яшь иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG