Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара туган тел көнендә "Әйдә! Online" башкорт телен өйрәнү курсын башлап җибәрә


Курс башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнүчеләр өчен юнәлгән. Дәресләрне интернетта бушлай укып, тыңлап булачак.

21 февраль көнне, Халыкара туган тел көнендә Азатлык радиосының Әйдә! Online татар телен өйрәнү проекты махсус курс башлап җибәрә. Ул башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.

Курста барлыгы 30 дәрес булачак, алар көндәлектә кулланылган темаларга багышланачак. Һәр дәрестә темага караган кирәкле лексика һәм фразалар, аудиолар һәм диалоглар, тестлар һәм интерактив биремнәр булачак. Беренче дәресне инде онлайн укып була.

Моннан тыш шул ук курс кысаларында аудиодәресләр дә тәкъдим ителә. Аларны Әйдә! Online-ның төрле платформаларында тыңлап була, үзегезгә йөкләп, җайлы вакытта һәм урында өйрәнеп була.

— Башкорт теле – татар теленә иң якын телләрнең берсе. Кызганыч, бүген башка милли телләргә кебек үк, башкорт телендә дә юкка чыгу куркынычы яный. Әлеге курс белән без башкорт теленә игътибар уятырга, аны өйрәнә башларга мөмкинлек булдырырга телибез, — ди Әйдә! Online редакторлары.

Башкорт теле дәресләре чагыштыру һәм гомуми күзаллау өчен татар теле өйрәнүчеләр өчен дә файдалы булыр, дип өметләнә алар.

2021 елгы җанисәп саннарына күрә, Русиядә башкорт телен 1,1 миллион кеше белә. Соңгы дистә елларда башкорт телендә сөйләшүчеләр саны, барлык башка милли телләрдә сөйләшүчеләр кебек үк, кыскара бара.

Яңа башкорт теле курсын Әйдә! Online проекты үзенең туган көнендә тәкъдим итә. Бу проект 6 ел элек, 2018 елда Азатлык радиосы тарафыннан оештырылган иде. Шул рәвешле, мәктәпләрдә татар телен укыту кыскаруына җавап биреп, Азатлык тел өйрәнү өчен мөмкинлекләрне киңәйтергә тырышты. 6 ел узуга, Әйдә! Online социаль челтәрләренә 180 меңнән артык кеше язылган, проектның материалларын сайтта йөзләрчә мең тапкыр укыйлар.

Әйдә! Online кысаларында сайтта татар телен башлангыч һәм дәвам итүчеләр өчен өйрәнү курслары, әдәби текстлар һәм аудиолар, татар җырлары тарихы, тел дәресләре, төрле тестлар һәм башка төрле материаллар тәкъдим ителә. Социаль челтәрләрдә көндәлек режимда өйрәнү өчен сүзләр, кызыклы фразалар, подкастлар, аудио һәм видеоматериаллар таратыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG