Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бастрыкин Русиядән китеп Украинадагы сугышка каршы чыгучы йолдызларга янады


Александр Бастрыкин
Александр Бастрыкин

Ул чит илдәге Русия шоу-бизнесы йолдызларын ил гаскәрен каралтуда, җәзадан качып чит илдә акча эшләүләрен дәвам итәргә омтылуда гаепли.

Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Мәскәүнең Украинага каршы сугыш алып баруын чит илдән торып тәнкыйтьләүче Русия шоу-бизнесы йолдызларын тәнкыйтьләде һәм алар кире кайткач гаскәрне "кимсеткән өчен" җавап тотачак дип янады. Бу хакта ул ТАССка әйткән.

"Бу аларның хәзер яши торган илләрендәге сәясәткә ярарга тырышуы белән бәйле. Әмма берничә елдан кайсы да булса кире кайтырга уйлый икән, гамәлләре өчен канун нигезендә җавап бирергә туры киләчәк", диде ул.

Ул чит илдәге Русия шоу-бизнесы йолдызларын ил гаскәрен каралтуда, җәзадан качып чит илдә акча эшләүләрен дәвам итәргә омтылуда гаепли.

Аның әйтүенчә мондый танылган затлар үзләренең ышанычсыз булуын күрсәткән. "Дистә еллар буе концертларына килгән гади гражданнар хисабына күпмиллионлык байлык алдылар һәм шушы илдән йөз чөерделәр. Тик билгеле булганча, сатлыкҗаннарга бер җирдә дә шат булмыйлар", дигән Бастрыкин.

Шул ук вакытта тикшерү комитеты башлыгы Русия Конституциясенең үз гражданнарына фикер һәм сүз иреге, үз карашларын ирекле белдерү хокукын бирүе, цензураның теләсә нинди төрен тыюы турында әйтмәгән.

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башлангач һәм соңрак Русиядә мобилизация игълан ителгәч, илдән йөзләгән мең кеше китте.
  • Русиянең элекке президенты, хәзер Иминлек шурасы рәисе урынбасары вазифасын үтәүче Дмитрий Медведев Украинадагы сугышта Русиянең җиңелүен теләүчеләрне "җәмгыять дошманнары" яки "дәүләт дошманнары" дип табарга чакырды. Ул "мондый затларны ахыргы көннәренә кадәр кире Русиягә кертмәскә кирәк", "бары тик башта ачыктан-ачык үкенүләрен белдерсәләр генә" кайта алсыннар, ди.
  • Моңарчы чит илләргә күченгән русияләрне Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко да тәнкыйтьләде. Ул аларны көймәдән качучы күселәр белән чагыштырды һәм аларга Русиягә кайтмаска тәкъдим итте. "Чит илгә китүчеләр ватаннарын шулай пычракка буйый икән, шунда калсыннар да. Анда рәхәт булгач, безнең янга кайтмасыннар. Аларга Черчилльнең "Күселәр качсын өчен, кайчак көймәне батырган кыяфәт ясарга кирәк", дигән сүзләре туры килә", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG