Кайнар хәбәр

БМО: Газзә сызыгының төньягында якындагы ике айда ачлык башланачак

Газзә сызыгының көньягы, 11 март 2024 ел
Газзә сызыгының көньягы, 11 март 2024 ел

"Хәзер Газзә сызыгында кешеләр ачлыктан үлә. Табигый булмаган ачлык кризисының Газзә буйлап нинди тизлектә таралуы куркыта", дип белдерде БМОның Бөтендөнья азык-төлек програмы башлыгы Синди Маккейн.

Газзә сызыгының төньягында ачлык котылгысыз һәм ул якындагы ике айда башланачак. Бу хакта БМО хуплаган хисапта әйтелә.

Документка ярашлы, "фаҗигаи ачлык" яный торган кешеләр саны 1,1 миллионга кадәр арткан, бу исә Газзә сызыгындагы халыкның яртысы диярлек.

"Хәзер Газзә сызыгында кешеләр ачлыктан үлә. Табигый булмаган ачлык кризисының Газзә буйлап нинди тизлектә таралуы куркыта", дип белдерде БМОның Бөтендөнья азык-төлек програмы башлыгы Синди Маккейн.

Дүшәмбе, 18 мартта Oxfam хәйрия оешмасы Израилне халыкара һуманитар хокукны бозып, "системалы һәм махсус рәвештә" Газзә сызыгына ярдәм китерүне "томалауда һәм какшатуда" гаепләде.

Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррель Израил Газзә сызыгында ачлык китереп чыгара һәм ачлыкны сугыш коралы итеп куллана, дип белдерде.

Израил тышкы эшләр министры Исраэль Кац моңа җавап итеп, Боррельне "Израилгә һөҗүм итеп торудан туктарга, Израильнең ХӘМӘС җинаятьләреннән саклану хокукын танырга" чакырды.

ХӘМӘС фәләстин радикаль төркеме АКШ һәм Европа берлегендә террорчы дип танылды.

Шулай ук Израил "Газзәгә җирдән, күктән һәм диңгездән һуманитар ярдәм" китерүне рөхсәт итте, әмма ярдәм китерүне рәхимсез рәвештә ХӘМӘС сугышчылары бозды, дип белдерде Кац .

Израил бөтен гаепләүләрне дә кире какты, сивил халыкка һөҗүм итмәвен, бары тик ХӘМӘСне юк итү белән генә кызыксынуын әйтте.

Газзә сызыгында ачлык башланачагы турындагы фаразлар Азык-төлек иминлегенең интеграль фаза классификациясен (IPC) бәяләүгә нигезләнгән. Йорт хуҗалыкларының 20 процентына азык-төлек нык җитми башласа, һәр өченче баланың тамагы туймаса һәм көнгә 10 мең кешенең кимендә һәр икесе ачлыктан үлсә, ачлык игълан ителә.

БМОның Бөтендөнья азык-төлек програмында ачлыктан үлүчеләр артуы "май ахырына кадәр теләсә кайчан башлана ала" дип саныйлар.

Шулай ук хисапта әгәр Израил белән ХӘМӘС хәрби хәрәкәтләрне туктатса, һуманитар оешмалар Газзә сызыгына күбрәк ярдмә китерергә рөхсәт алса, ачлыкны булдырмый калырга мөмкин, дип искәртелә.

  • Израил Газзәдәге операциясен Хәмәснең 7 октябрьдә Израилгә ясаган һөҗүменнән соң башлады. Ул чакта 1200дән артык израилле үлде, 200ләп кеше тотык итеп алынды. Соңрак әсирләрнең кайберләре үтерелде.
  • Сугыш башланганнан бирле Газзә сызыгында яшәүчеләрнең һуманитар ярдәмгә ихтыяҗы артты, ә ярдәмне китерү мөмкинлеге кимеде. Халыкара агентлыклар берничә тапкыр Газзә сызыгы һуманитар фаҗига чигендә дип кисәтте, анда ачлык һәм эпидемияләр башлану куркынычы бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG