5 май Румыниядә рәсми рәвештә "Кырымтатар теле" көне билгеләнә. Татарстанда 26 апрельдә Тукай бүләге бирелгән кебек, Румыниядә 5 майда кырымтатар шагыйре Мемет Ниязи бүләге тапшырыла. Кырымтатарларның бу көнне ничек билгеләве турында Румыниядә туып үскән, Көстәнҗә шәһәрендә яшәүче кырымтатар һәм румын язучысы, 83 яшьлек Гюнер Акмолла белән сөйләштек.
— 5 майда Румынияда татар теле көне билгеләп узыла. Элек татар җәмгыяте вәкилләренең яшәү җирлекләрендә бу бәйрәмгә багышланган чаралар оештырыла иде. Хәзер бу көн ничек үткәрелә?
— 5 майны татар теле көне дип Румыния парламентындагы кырымтатар депутаты Аледин Амет 9-10 ел элек канун итеп кабул итүгә иреште. Әмма бу көнне ял түгел, һәркем эшли, бары балалар мәдәни бер програм әзерли, шагыйрләребезнең кырымтатарча шигырьләрен укый.
— Балалар мәдәни програм әзерли дидегез, бу чара мәктәптә узамы?
Милләттә һаман да курку хисе бар
— Мәктәбебез юк. Шимбә көнне бер румын мәктәбендә дәресләр бирелә. Чара шунда уза. Хәзер милләт тупланып берни дә эшләми. Милли оешмалар башында булган кешеләр милләтне тупламый. 1930-1940 елларда милли хәрәкәт булды. 1944 елда монда урыслар килде. Кырымнан качакларга кемнәр ярдәм итте дип тикшерә башлады. 52 кешене — алар арасында доктор, профессор, бай фермерлар бар иде — аларны сөрделәр. Шуннан соң куркып калдылар. Милли шагыйребез Мемет Ниязи шигырьләрен дә, Коръәнне дә яндырдылар. Милләттә һаман да курку хисе бар.
Шагыйрә, тәрҗемәче Гюнер Акмолла (Акмола Гиунер) 1941 елның 15 гыйнварында Акбаш (хәзерге Албеши) авылында кырымтатар гаиләсендә туа. Бухарест университетында филология укый. 1998-2014 елларда ун тапкыр Кырымда була. Кырымтатар язучылар берлеге, Румыния язучылар берлеге әгъзасы. 1989 елда кырымтатар халкы тарихы турында яза башлый. Беренче шигыре "Карадениз" журналында басыла. Шигырьләре, тәрҗемәләре Румыния һәм Төркиядә татар, төрек, румын телләрендә басылган.
— Шагыйрь Мәмәт Ниязи исемендәге бүләк барлыгы турында беләбез. Ул бүләк тапшырыламы?
— Әйе, без Мемет Ниязины милли шагыйребез дип әйтәбез. Чөнки милли тойгыны ул уятты. 1917-1918 елларда Кырымга Румыниядән беренче булып ул китте. Анда парламентка үтә алмады.
Мемет Ниязи ике журналның мөхәррире булган. Ул Истанбулда укыганда Номан Челебиҗиһан белән оешма корган. Авылдан-авылга йөреп милләткә шигырьләрен тараткан. Минем әтием дә сигез ел аның ислам семинариясе студенты булды. Безнең өебездә дә аның шигырьләре укыла иде.
Мин 2007 елда Мәмәт Ниязиның бөтен шигырьләрен туплап, румын телендә "Үлемсез шигырь" дип китап чыгардым. Шуннан соң әле аны румынча чыгарганнары булмады.
— Румыниядә татар мәктәпләре юк, дидегез. Гореф-гадәтләр сакланамы?
— Гореф-гадәтләр дә бетте. 10 ел элек татарларның Акбаш авылында алты агай бар иде. Белгәнемчә, анда гаиләсез өч агай калган. Халыкның күбесе Мангалия шәһәре (Добруҗа районы) ягына күчеп утырды. Бер өлеше беркайчан да безгә якынаймады, чөнки элекке коммунист фикерендә яшәделәр.
— Шәһәргә күчкән татарларга дәүләт телне саклауда ярдәм итәме? Китаплап чыгамы, җирле радиода тапшыруларыгыз бар иде.
Бүген бернәрсәбез дә юк дип әйтсәм дөрес булыр
— Ничек ярдәм итсеннәр, дөньяда ассимиляция бара. 90нчы елларда азатлык булды. Миңа җирле радиога барып тапшыру алып бар диделәр. Асыл татарча белгән картларыбыз инде юк иде. Мин ул вакытта радиода татарча сөйләргә мәҗбүр булдым. Хәзер анысы да бетте. Бүген бернәрсәбез дә юк дип әйтсәм, дөрес булыр. Борчый торган вазгыять.
— Сездә "Кара диңгез" дип аталган бер газет та чыга иде.
— 2018 елда бу газет та чыгудан туктады. Монда оешма җитәкчеләре арасында бер аңлашылмый торган гауга чыгып алды. Дүрт ел буена хөкүмәттән алган акча милли оешмага күчерелмәде. Татар-мөселман демократ берлеге дип атала бу оешма. Әгәр дә акча бүленмәсә, кем ничек газет-журнал, китап чыгарсын. Шуннан соң һәркем булдырганча эшләде.
— Сез яшәгән Көстәнҗә шәһәрендә кырымтатарлар күпме?
— Иң күп татарлар монда яши, чөнки 1964-1965 елларда авыллардагы колхозлар яхшы эшли алмадылар. Ул вакытта татарлар шәһәргә күчте һәм портта эшче буларак эшләргә кереште һәм авылларыбыз бушап калды. Дөньяга билгеле мәркәз булган мәшһүр Азаплар авылы милләтсез калды. Азаплардагы мәктәп Нәҗип Атышхатюр исемен йөртә иде.
— Ул татарлар шәһәргә күчкәннән соң телен югалтмадымы?
— Өлкәннәр телен югалтмады, ә менә яшьләребез татарча яхшы белми. Яшьләребез дигәндә, мин 60нчы елгы танышларыма китапларымны бирдем. Алар, мин татарча белмим, телне укымадым дип күземә карап әйтте. 1948 елгы реформа нәтиҗәсендә авылдагы татар мәктәпләре ябылды. Өйдә кем үз телендә сөйләшмәде, өйдә милли тойгысы булып, үзлегеннән төшенеп тарихын өйрәнмәде, ничек алар телен һәм тарихын белсен? 50нче елларда татарлар арасында Балабан коммунистлары бар иде. Бүген дә аларның балалары безнең оешмаларны җитәкли.
— Бу вакыйгалар татарларның ассимиляциясенә китердеме?
Татарча белгән кеше өчен татар мәктәбе юк
— Әлбәттә, ассимиляция көчле. Татарча белгән кеше өчен татар мәктәбе юк. Хәзер яшьләр инглизчә белә, алар татарчаны ахыргы урынга төшерде. Бу безнең барыбызның да күңелне борчый.
Мин дә татар мәктәбендә укымадым, Мемет Ниязи шигырьләреннән, Нәҗип Аҗыфазыл әсәрләреннән татар телен өйрәнә алдым. 2008 елда Акмәчеттә Риза Фазыл, син, Гюнәр, ни өчен болар хакында язмыйсың, диде. Мемет Ниязи 11 яшендә Төркиягә күчә, бер елдан Кырымда утыра, аның кайда яшәвен белә алмыйбыз. Бары Мостафа Аҗыфазыл Бакчасарай янындагы Фатисала авылында мөгаллим эшен башкара. Ул бу хакта "Кырым өчен бер гомер" китабында язды. Мин бу китапны да үз акчама ике телдә бастырдым.
— Сез кырымтатарча укыганда һәм язганда кайсы имланы кулланасыз — латинмы яки кириллмы?
— Латин, әмма мин Румыния мәктәпләрендә 11 ел буе урысча укыдым. Моның файдасы булды, чөнки Кырымда кырымтатарлар күбесе кирилл хәрефләрендә яза. Мин аларны кириллдан латинга күчердем. 2017-2018 елларда "Кырымтатар әдәбият тарихы" китабын латинга күчердем. Ләкин үзем урысча белмим.
— Сезнең тамырыгыз кайсы кырымтатарларыннан?
— "Син ногайча сөйләшәсең" диделәр миңа. Мин Кырымда озак булдым. Анда кырымчаны аерып, ногайчаны аерып, төрекчәне аерып әйтәләр. Китапларда мондый мисал да бар. Ташавыл авылында өч мәхәллә булган. Бу авылның бер мәхәлләсендә ногайлар, икенчесендә — кырым, өченчесендә — төрекләр яшәде.
Минем тамырларым әни ягыннан Керич тарафыннан. Хәзер авыл исемен оныттым, ул диңгез тарафында урнашкан. Әтием — Акмәчет авылыннан. Ул Акмәчет шәһәре түгел, шәһәргә кадәр әүвәл булган җирлек. Әтием ягы Кырымнан Румыниягә 1820нче елларда, әнием ягы — 1860нчы елларда күчеп килгән.
— Сез Румыниядә кырымтатарларның киләчәген ничек күрәсез?
Элек румыннар белән гаилә корганнарны "казак" дип йөртә идек
— Без югалтуларга юл тоттык. Ассимиляция бик көчле бара. Минем балалык чорында румыннар белән гаилә корганнарны "казак" дип йөртә идек. Хәзер казак (румын) булмаган бер гаилә калмады. Шул кадәр кушылып беттек.
Мәмәт Ниязиның бер шигырен укыйсым килә:
Татар бармы дип кем сорый, мин бармын.
Аның шанын таныган яшь татармын.
Төректән үзгә туганым юк дөньяда
Төрекнең үзе, үз кардәше шуңадыр...
— Бүген Украинада сугыш бара. Кырым да Русия карамагында калды. Бүген Кырымда яшәгән кырымтатарларга, яшьләргә нәрсә әйтер идегез?
— Телләрен, шанлы тарихыбызны онытмасыннар. Мин һәрвакыт язган вакытта үземне башта Кырымтатар язучылар берлеге әгъзасы, соңыннан Румыния язучылар берлеге әгъзасы дип әйтәм. Иң элек Кырымны әйтәмен, чөнки ул минем Ватаным.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум