Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция парламент сайлавында беренчелекне үтә уңчылар яулый


Марин Ле Пен белән Эммануэль Макрон
Марин Ле Пен белән Эммануэль Макрон

Франция парламентына сайлауның беренче турның беренчел нәтиҗәләренә күрә, беренчелекне үтә уңчылар яулый. Соңгы 40 елда сайлауга иң күп тавыш бирүче килде.

"Милли бердәмлек" үтә уңчылар фиркасе, беренчел нәтиҗәләргә караганда, якынча 33% тавыш җыя. Икенче урында сулчыларның яңа оешкан коалициясе, "Яңа халык фронты" 28,5% бара. Франция президенты Эммануэль Макрон яклы коалиция 22% белән өченче урында гына бара.

Франция медиалары мәгълүматына күрә, тавыш бирергә ил халкының 60% чамасы килгән. Бу соңгы 40 елда иң зур күрсәткеч. Медиалар бу элек сайлауда катнашмаган электорат мобилизациясенә бәйле булырга мөмкин дип язалар, беренче чиратта, сүз либераль карашлы яшьләр турында.

Сайлауның икенче турында беренче турда җитәрлек тавыш җыйган намзәтләр катнашачак. Сәяси белгечләр бу хәлиткеч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

"Милли бердәмлек"нең рәсми булмаган җитәкчесе Марин Ле Пен сайлау нәтиҗәләрен "демократия җиңүе" дип атаган һәм сәяси фиркаләрне аның белән коалиция булдырырга өндәгән.

Үз чиратында ил президенты Эммануэль Макрон һәм сулчылар лидеры Жан-Люк Меланшон "Милли бердәмлек"кә бер тавыш та бирмәскә өнди. Макрон коалициясенә бу тавышлар китерсә, Меланшон сулчыларның икенче турда кайбер бүлгеләрдә үз намзәтләрен сайлаудан чыгарырга да әзер булуын белдерде.

  • Франция парламентына сайлау ике турда уза. Беренче турда һәр сайлау бүлгесендә җиңгән ике намзәт икенче турга уза. Җитәрлек тавыш җыйса, икенче турга өченче намзәт тә уза ала. Икенче тур 7 июльдә узачак.
  • Франция милли җыенына чираттан тыш сайлауны Франция президенты Европарламентка сайлау нәтиҗәләре билгеле булгач игълан итте. Анда "Милли бердәмлек" җиңде, бу күп сәяси көчләрне аптырашта калдырды.
  • "Милли бердәмлек" үтә уңчылар фиркасе евроскептицизм һәм миграцияне чикләү белдерүләре белән танылган. Бу фиркане Франциядә еш кына исламобофия һәм ксенофобиядә гаеплиләр.
  • Фирканең рәсми булмаган җитәкчесе Марин Ле Пеннны Русия президенты Владимир Путинга лояль мөнәсәбәттә дә еш гаеплиләр. Аның фиркасе Украинага ярдәм итүне хупламый.
  • Соңгы елларда Ле Пенн үз риторикасын йомшартса да, сәяси күзәтүчеләр аның моны күбрәк тавыш җыюы өчен ясавын әйтә.
  • 2022 елда Франция президенты сайлавында Эммануэль Макрон 58,54% тавыш җыеп, Марин Ле Пенны җиңә алды (Ле Пен 41,46% тавыш алды).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG