Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Баймак эше"ндә гаепләнүче Илшат Ульябаевны биш елга ирегеннән мәхрүм итте


Илшат Ульябаев
Илшат Ульябаев

Бу - "Баймак эше" белән бәйле беренче хөкем карары булды. Прокурор ирне ун елга утыртуны сораган булган. Аны Баймакта 17 гыйнварда "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"дан тыш, полиция хезмәткәренең күзенә зыян салуда гаепле дип тапканнар.

Бүген, 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе"Баймак эше"ндә гаепләнүче Илшат Ульябаевны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән.

Мәхкәмә Ульябаевны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" (Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) һәм"хакимият вәкиленә карата гомергә яки сәламәтлеккә куркыныч тудырырдай көч куллануда (Җинаять кодексының 318нче маддәсе, 2нче өлеше) гаепле дип тапкан.

Прокурор аны ун елга утыртуны сораган булган.

Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, Баймакта 17 гыйнварда "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"дан тыш, ул полиция хезмәткәренең күзенә зыян салган. Шулай ук ирнең элегрәк "хулиганлык" маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тартылган булуы искәртелә.

Илшат Ульябаевка хөкем карары кичә, 17 июльдә үк игълан ителерегә тиеш иде, билгесез сәбәпләр белән бу булмый калды. Аның җинаять эше "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында мәхкәмәгә иң беренче булып барып җитте.

20 июньдә булган мәхкәмә утырышында ир гаебен тулысынча таныды, полиция хезмәткәрләреннән, шулай ук "җәмгыятьтән һәм дәүләттән" гафу үтенде.

"Гаепләүдә әйтелгән хәлләрне, төгәлрәк әйткәндә, 17 гыйнварда киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуны, шулай ук полиция хезмәткәрләренә көч куллануны - төгәлрәк әйткәндә, саклану өчен пыяласы төшереп куелган шлем кигән Әсәнов Рөстәмнең башы тирәсенә тибү һәм сугуны раслыйм. Вакыйгалар тиз булды, шуңа ничә тапкыр сугуымны әйтә алмыйм. Сугачагым турында беркем белән алдан килешмәгән идем", дип белдерде ул мәхкәмәдә.

Шулай ук Ульябаев Баймакка "экоактивист Фаил Алсыновны хупларга килүен" әйтте. Ул аның Урал аръягында экологияне яклау белән бәйле эшчәнлеген белә идем, дип искәртте.

"Тау токымнары чыгаручы оешмаларның әйләнә-тирә мохиткә җимергеч йогынты ясавы турында әйткән сүзләре мине хисләндерде һәм мин аны хупларга булдым. Мин үзем дә фермер. Басуны чәчәсең - [шул оешмаларның машиналары] басу аша йөри. Канун юк: полиция чакыртасың - берни булмый. Ул [Алсынов] мәктәпләрдә башкорт теле укытылсын өчен дә көрәште", дип сөйләде ул.

Мәхкәмәнең сорауларына, шул исәптән протест белдерүчеләрнең куәт оешмалары вәкилләре белән бәрелешләренә шаһит булдыңмы дигән сорауга ул Русия Конституциясенең 51нче маддәсенә таянып, җавап бирүдән баш тартты. Шулай ук бу мәхкәмә утырышында билгеле булганча, Ульябаев зыян күргән Рөстәм Әсәновка "рухи зыянны һәм дәвалану чыгымнарын каплау өчен" 30 мең сум акча күчергән булган.

Idel.Реалиига бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG