Бөтенесен бергә аларны 14 елдан артыкка хөкем иттеләр.
Айтуган Абдуллин, Денис Икбаев, Мурат Бикбулатов, Илмир Рыскулов һәм Айбулат Нигъмәтовны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлеккә куркыныч тудырмый торган көч куллану"да гаепле дип тапканнар.
Русия белән сөйләшүләр башланды, димәк бу сөйләшүләрдә сәяси тоткыннарны азат итү яки алар белән алмашу тәкъдиме дә ясалырга мөмкин, диелә мөрәҗәгатьтә. Әгәр андый алмаш була калса, оешма башкорт тоткыннарын да онытмауны сорый.
Күпчелек очраклар Башкортстанда экоактивист Фаил Алсыновны эзәрлекләүләренә каршы үткән протестлар — "Баймак эше" белән бәйле. Алдагы ел белән чагыштырганда дәүләтнең экоактивистларга басымы кимегән. Белгечләр моны Русиядә барган золымнар аркасында протест чараларының әзәюе белән аңлата.
"Вконтакте" социаль челтәрендә Вячеслав Володинга шундый ук үтенеч белән петиция дә чыкты.
Активист һәм "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең туганнары амнистияне Икенче дөнья сугышында җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан игълан итүне сорый.
Мәхкәмә аңа җәзаны кичектереп торырга булган, чөнки аның балаларына әле 14 яшь тулмаган. Аннан читкә чыкмау турында имза алганнар һәм иреккә чыгарганнар диелә. Әдъгамова "Баймак эше"ндә йорт сагына утыртылган бердәнбер кеше иде.
дәвам