Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Печән базары" фестивале узды

Быел "Печән базарында" 103 ноктада татар бизәкләре, татар мәдәнияте, кухнясы белән бәйле әйберләр сатылды. Былтыр чарада 70 катаншучы иде. Фестивальгә Самар, Чуашстан, Оренбур, Уфа, Түбән Новгород, Мәскәү, Төмән, Екатеринбур, Сочидан дизайнерлар килгән. Башкорт дизайнерлары да катнашты.

"Печән базары" Гаилә елына багышланган иде. Биредә татар гаиләләре, гаилә һәм нәсел тарихы, гаиләдә татар телен саклау турында лекторий да булды. Балалар өчен остаханәләр, уеннар әзерләнгән иде.

Кич заманча татар музыкасы концерты узды.

Әлеге фестиваль 2013 елдан бирле үткәрелә, ул дизайнер, шагыйрь, музыкант, кулинар, галим, хореограф, кинорежиссерларны берләштерә, аларның иҗат җимешләрен шәһәр халкына җиткерә, татар мәдәниятен популярлаштыра.


XS
SM
MD
LG