Accessibility links

Татарстан халкы Республика көнен бәйрәм итте

30 август - Татарстан Республикасы көне. Бу көнне шулай ук Казан шәһәре көне дә билгеләнә. Бәйрәмгә төрле чаралар әзерләнгән иде, Казанда берничә объект ачылды. "Уйнагыз гармуннар", "ДәртФест" фестивальләре узды.

Кичен салют та булырга тиеш иде, ләкин 28 августта аны булмый дип игълан иттелләр. Казан мэриясе белдерүендә әйтелгәнчә, бу - республиканың бәйрәмне оештыручы комитеты карары.

28 августта дроннар куркынычы аркасында Татарстанда ике һава аланы эшләми торды, Казандагы берничә оешманың хезмәткәрләре эвакуацияләнгән иде. Соңрак пилотсыз очкыч Татарстан яныннан үтеп китеп, күршедәге Киров өлкәсендәге объектларга һөҗүм иткән дигән хәбәрләр чыкты.

Татарстанга да дроннар берничә тапкыр һөҗүм итте.


XS
SM
MD
LG