Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда V Күчмә халыклар уеннары узды

7-13 сентябрьдә Казакъстанда V Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары узды. Анда 85 илдән 2 меңнән артык кеше катнашты. Алар 21 ярыш һәм 10 күрсәтмә спорт төрендә көч сынашты. Аерым алганда уеннарда ат чабышлары, милли көрәшт төрләре, уктан ату, кош аулау кебек ярышлар оештырылды.

Уеннарның тантаналы ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та күренде. Ярышларда республикадан 26 спортчы катнашты, алар 17 медаль яулады. Турнир объектларына электр уздыру белән Казанның "Энерджи групп" ширкәте шөгыльләнгән, Казакъстанда аның филилаы бар.

«БИЗНЕС Online» язуынча, Татарстан бөтен Русия спортчыларын Казакъстанга алып бару җаваплылыгының бер өлешен үз өстенә алган. Делегация кечкенә түгел - 189 спортчы һәм аларның такымы. Басма мәгълүматларына караганда, республикадан моны милли һәм олимпия төрләренә карамаган спорт комитеты сораган. Басма чыганаклары сүзләренчә, Русия спорт министры Михаил Дегтяров күләгәдә калган, бөтен оештыру эшләре - җыелма такым очышларыннан башлап форма тегүгә кадәр Татарстан белән комитетка төшкән.

Беренче тапкыр Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Кыргызстанда 2014 елда уздырылды. Былтыр уеннар Төркиянең Изник шәһәрендә узды. Әлеге чара Төркия президенты улы, Этноспорт конфедерациясе җитәкчесе Билал Эрдоган яклавында уза.


XS
SM
MD
LG