Азатлык Русиянең Украинага каршы сугышының беренче көннәреннән һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Бүген, 24 ноябрь көнне бу исемлектә Казаннан үлгән хәрбиләр саны 500дән артты. Хәбәр язылу вакытына башкаладан 502 үлемне раслап булды.
Казаннан сугышка китеп һәлак булучыларның иң зур төркеме (кимендә 166 кеше) – 35-45 яшь аралыгында. Кимендә 137 кеше – 25-35 яшьтәгеләр. Кимендә 135 кеше – 45 яшьтән олырак. Без тапкан 29 кеше – 24тән яшьрәк.
Бүгенге көнгә Азатлык Радиосы Татарстаннан кимендә 3281 үлем турында хәбәр таба алды. Үлемнәр саны белән Казаннан соң икенче урында Чаллы шәһәре (кимендә 337 кеше) бара. Өченче урында – Түбән Кама районы (кимендә 178 үлем).
Исегезгә төшәребез, Украинадагы сугышта үлемнәр саны белән Русия төбәкләре арасында Татарстан икенче урынга чыккан иде. Бу "Медиазона" белән BBC-ның урыс хезмәте алып барган проект саннарында күренә. Алар да ачык чыганаклардан Русия Украинага каршы башлаган сугышта һәлак булган русияләр исемлеген җыя.
"Медиазона" исемлегенә күрә, иң күп үлемнәр – Башкортстаннан. Азатлык хисабында бу республикадан кимендә 3556 үлем турында хәбәр бар.
Азатлык та, "Медиазона" да бу мәгълүматны ачык чыганаклардан ала. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
- Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә җибәрергә тырыша. Күптән түгел Татарстан хакимиятенең рәсми хәбәрләр каналы Украинадагы сугышка контрактчылар туплау ягыннан беренчелеккә чыгуы белән мактанды.
- Быел июль башында Татарстанда кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башладылар – 100 мең сум бирәләр.
- 15 июль көнне ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар. Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.
- 30 августта, Республика көнендә дә Казанда бәйрәмгә килүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрү эше дә алып барылды. Быел Татарстанда татар халкының милли бәйрәмен – Сабантуйны үткәргәндә дә, 9 майны бәйрәм иткәндә, Нефтьчеләр көнен уздырганда да контракт белән хәрби хезмәткә кабул итү пунктлары көйләп куйганнар иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум