Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстан белән Татарстаннан үлүчеләр ни өчен күп?


Арча районы Шушмабаш авылыннан Рөстәм Нигъмәтҗанов белән хушлашу. 2023 елның июне
Арча районы Шушмабаш авылыннан Рөстәм Нигъмәтҗанов белән хушлашу. 2023 елның июне

Украинадагы сугышта үлемнәр саны белән Башкортстан Русия күләмендә — беренче, Татарстан дүртенче урында бара. Ихтыярилар үлеме ягыннан да Башкортстан алда бара, ә Татарстан — икенче. Азатлык Радиосының Татар-башкорт хезмәте моның сәбәпләрен белгечләрдән сорашты.

Сүз ачык чыганаклардан гына җыелган мәгълүмат турында бара, чынлыкта саннар күпкә зуррак була ала

Русия рәсмиләре Украинадагы сугышта үлемнәр статистикасын бирмәгәнлектән бу эшне журналистлар һәм бәйсез күзәтүчеләр эшләргә мәҗбүр. Азатлык Радиосы Татарстан һәм Башкортстан турында үз хисабын алып бара. 3 октябрьгә әлеге исемлектә Башкортстаннан — 3065, Татарстаннан 2810 үлем теркәлгән.

Русия күләмендә мондый исемлекне Медиазона һәм BBC җыя. Сүз ачык чыганаклардан гына җыелган мәгълүмат турында бара, чынлыкта саннар күпкә зуррак була ала.

Медиазона исемлегенә күрә, Русия төбәкләре арасында иң күп үлемнәр — Башкортстаннан. Журналистлар бу республикадан 2827 үлем очрагын табып, аны раслый алган. Дүртенче урында исә Татарстан бара. Монда журналистлар 2378 үлемне раслый алган. Шулай итеп, ике республика да Русиядә үлемнәр саны белән беренче сафта бара. Белгечләр, гомумән, асаба халыклар сугышта чамасыз күп кырыла дип белдерә.

Ни өчен "үлемнәр рейтингында" милли республикалар алгы рәтләрдә? Бу — ирләрнең акчага кызыгуымы, әллә сәяси сәбәпләр дә бармы? Ахыр чиктә Украина сугышы татар-башкортларга, Русиядәге башка асаба халыкларга ничек тәэсир итәчәк? Бу һәм башка сорауларны белгечләргә бирдек.

"Бүл һәм идарә ит" сәясәте"

АКШтагы Джеймстаун фонды (Jamestown Foundation) тикшерү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Януш Бугайски үлемнәр статистикасындагы дисбаланста берничә сәбәп күрә. Алар арасында ул икътисади һәм социаль факторларны, шулай ук төбәк лидерларының Кремльгә тугрылык күрсәтүен атый.

Төбәк башлыклары Кремльгә үз тугрылыгын дәлилләргә тырыша

— Беренчедән, сугышка халыкны җыю милли республикалар һәм фәкыйрь төбәкләрдә аеруча актив бара, чөнки эре шәһәрләрдә моңа каршы протестлар чыга ала. Икенчедән, сугышка үз теләге белән китүчеләргә зур акча вәгъдә ителә, бу фәкыйрь җәмгыять катламнарын җәлеп итә. Төбәк башлыклары, гадәттә, Кремльгә үз тугрылыгын дәлилләргә тырыша, шуның өчен кешеләрне сугышка күбрәк җибәрергә тырыша, — ди ул.

Бугайски шулай ук импер дәүләтләргә хас булган сәясәткә игътибар итә:

— Мәскәү еш кына этник һәм дини төркемнәрне бер-берсенә каршы котырта, аеруча бу басып алу сугышларында күзәтелә. Әйтик, мөселманнарны — христианнарга каршы яки татар, башкорт, бурятларны — славяннарга каршы. "Бүл һәм идарә ит" сәясәте Мәскәүгә империя булдырырга мөмкинлек биргән, шул ук вакытта ул урыс булмаган халык санын да киметә алган, — дип аңлата ул.

Милли республикаларда зур югалту саннары киләчәктә аларда киңкүләм протестлар ихтималын да киметә, дип саный белгеч.

Путин идарәсе урыс булмаган барлык төбәкләрнең барлык автономиясен юкка чыгарган

— Кремльдә Мәскәүгә каршы милли төсмерле баш күтәрүләрдән нык куркалар. Путин идарәсе урыс булмаган барлык төбәкләрнең автономиясен юкка чыгарды. Урыс булмаган, яшь кешеләрне Украинадагы сугышка җибәреп, Кремль Мәскәү сәясәтенә каршы була алган потенциаль баш күтәрүчеләр санын киметә, чөнки уңышсыз сугыш халыкны борчуга сала ала, бу империя өчен куркыныч тудыра, — дип төгәлли фикерен ул.

Аннан аермалы буларак, Русияне өйрәнгән АКШ белгече Пол Гобл милли республикалардан күп үлемнәрдә Мәскәүнең максатчан сәясәтен күрми.

— Мин монда Мәскәү кулын күрмим. Мөгаен, Мәскәү шул рәвешле нинди республика һәм төбәкләрнең күбрәк акча тәкъдим итеп, никадәр күбрәк кеше җибәрә алуын өйрәнә, — ди ул.

Татарстан һәм Башкортстаннан күп үлемнәрне ул бу ике республикада ихтыярилар өчен зур бонуслар белән аңлата. Шул ук вакытта, бу ике республикада башка төбәкләрдән килеп, сугышка язылучылар да бар ди ул. Искәртеп китик: Азатлык Радиосы алып барган хисапта бары тик Татарстан һәм Башкортстан кешеләре генә теркәлә.

"Хәбиров һәм Миңнехановның үз "булдыклылыгын" күрсәтү омтылышы"

Татарстан белән Башкортстанны яхшы белгән тикшеренүче, активист (ул аның исемен атамауны сорады) сүзләренчә, Башкортстандагы вазгыятьне соңгы елларда күзәтүчеләр өчен үлемнәр саны күп булуы гаҗәп тудырмый.

Әңгәмәдәшнең чын исеме ни өчен аталмый

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле, Азатлык әңгәмәдәшнең исемен белсә дә иминлек максатыннан аны атамый.

— Сугышның беренче айларыннан ук Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Кремльгә ялагайланырга һәм мөмкин кадәр күбрәк "ядрә итен" җыярга тырыша. Ялгышмасам, иң күп үлүчеләр турында хәбәрләр нәкъ башкортлар күпләп яшәгән районнардан килә.

Ихтыяриларны катлаулы штурмнарга җибәрәләр, "ядрә ите" булып кулланалар

Мин Башкортстандагы үлемнәр санын турыдан-туры Хәбиров сәясәте белән бәйлим. Ул Русиядә иң күп "ихтыяри" отрядлар булдырды, төрле ялган юллар белән күп кешене фронтка җибәрә алды. Татарстанда да охшаш хәл күзәтелә. Шуны аңларга кирәк, бу батальоннарга бары тик акча эшләү максаты булган, начар әзерлекле кешеләрне җыялар. Мин аңлаганча, ихтыяриларны еш кына катлаулы штурмнарга җибәрәләр, "ядрә ите" итеп кулланалар. Зур сандагы үлемнәр шуннан килеп чыга, — дип саный ул.

Белгеч Башкортстан һәм Татарстанда зур үлем саннарын Бурятия һәм Тыва кебек башка милли республикалар белән чагыштыра һәм илдәге икътисади тигезсезлеккә ишарә ясый.

— Әйе, без Татарстан белән Башкортстанның бай республикалар булганын беләбез, әмма мин моны номиналь байлык дип атар идем. Бу республикалар чыннан да җир казылмаларына бай, аларның икътисади потенциалы бар, ләкин акча республикаларда калмый, калганы да тигез рәвештә кулланылмый. Чагыштырмача яхшы яши торган эре шәһәрләр бар, шул ук вакытта бик кечкенә хезмәт хаклары алып көн күрүче кечкенә шәһәрләр һәм авыллар дакүп.

Халыкны сугышка җәлеп итү кулланмалары Башкортстан һәм Татарстанда күптән һәм нәтиҗәле эшли

Шуңа күрә күпләр өчен сугышта катнашу — чыннан да акча эшләү омтылышы. Саха республикасы мисалында без төбәкләрдә халыкны сугышка җәлеп итү өчен әзерләнгән методичкалар, кулланмалар булуын беләбез. Миңа калса, алар универсаль һәм, күрәсең, Башкортстан һәм Татарстанда күптән һәм нәтиҗәле эшли. Шуңа мин сәбәп булып бу комбинацияне күрәм. Бер яктан, колониаль сәясәт нәтиҗәсе, республикаларның асаба, урыс булмаган халкы фәкыйрьләнә. Икенче яктан, Радий Хәбировның һәм Рөстәм Миңнехановның Кремль алдында үз "булдыклылыгын" күрсәтү омтылышы, — ди ул.

Тикшеренүче фикеренчә, Хәбировка аеруча Баймак вакыйгалары тәэсир иткән. Шуннан соң ул үзен тагын да ныграк күрсәтергә һәм "сугыш фиркасе" вәкиле булырга тырыша. 2024 елда моңа Украинага күпләп "ит" җибәрү ярдәмендә генә ирешеп була.

— Татарстанда мотивация бераз башка дип уйлыйм. Мөгаен, анда бу — Миңнеханов һәм республика ия булган байлыкны калдыру омтылышы. Республика элиталары шул рәвештә нефть һәм башка байлыкларын сакларга тырыша. Мин моны "Иблис белән килешү" дип атар идем.

Бу сугыш никадәр озаграк дәвам итә, республикаларда хәлләр шулкадәр начаррак булачак

Шул ук Саха республикасы мисалында без Мәскәүдән төшкән һәм ихтыяриларны җыюга кагылышлы план булуын беләбез. Шуннан соң республикаларда бу "квоталар" районлап бүленә. Коточкыч әйбер, чөнки бу чыннан да сугышка җибәрү өчен "ит" җыюга тиң. Бу сугыш никадәр озаграк дәвам итсә, республикаларда хәлләр шулкадәр начаррак булачак.

Татарстанда һәм Башкортстанда контрпропаганда да бик аз. Кызганыч ки, әмма бүгенге көндә бу ике республика активистлары башкарган эшләр нәтиҗәле түгел. Татар һәм башкортта "Ирекле Якутия" яки "Ирекле Бурятия" кебек төркемнәр һәм пропаганда белән көрәшкән уңышлы активистлар юк. Шуңа күрә бу ике милли республикада Кремль әлегә җиңеп бара. Миңа калса, кешеләр сугышка китүне үлем икәнен тулысынча аңлап бетерми, — дип аңлата әңгәмәдәшебез.

Русиянең Украинага каршы сугышы Татарстан һәм Башкортстанга тискәре тәэсир ясаячак, һәм сүз икътисади мәсьәлә турында гына түгел, ди ул.

Татарлар әлегә — Русиядә иң зур милли азчылык, ләкин миңа калса, киләчәктә бу да үзгәрәчәк

— Халыкара ныклы икътисади элемтәләре булган Татарстан мисалында без моны инде күрдек, бу мөнәсәбәтләр әкренләп җимерелә. Халыкка килгәндә, миңа калса, безне зур демографик упкын көтәчәк. Ул бөтен илдә булачак, ләкин аеруча асаба халыкларга тискәре йогынты ясар. Бала үстерә алырдай ирләр үлә, киләчәк буын нык кыскарачак. Татарлар әлегә — Русиядә иң зур милли азчылык, ләкин миңа калса, киләчәктә бу да үзгәрәчәк.

Шуңа күрә мин Русия халыклары өчен киләчәк якты булмый дип фаразлыйм, без моны инде Себердәге азсанлы асаба халыклар мисалында ачык күрәбез. Анда ирләрнең күпләп сугышка китүе мәдәниятләрен тулысы белән юкка чыгарырга мөмкин. Татар һәм башкортта да охшаш хәл була ала, бәлки моның масштабы гына кечерәк булыр, — дип сөйләде безгә тикшеренүче.

"Монда махсус сәясәт юк дип уйлыйм"

Русия сәясәт белгече Аббас Галләмов исә үлемнәрнең Башкортстаннан күп булуын республикадагы халык структурасы белән аңлата.

Авыл халкы – сугышка беренче чиратта бара торган кешеләр

— Башкортстанда, әйтик, авыл җирлегендә яшәүче халык саны Русиядәге күләмнән зуррак. Авыл халкы — сугышка беренче чиратта бара торган кешеләр. Сугышка нәкъ башкортларны җибәрү әмерен беркем бирмәгән дип уйлыйм. Монда бары тик халык структурасы туры килә. Хәбировның шәхси үзенчәлекләре дә роль уйныйдыр. Ул эшен күрсәтергә тырыша, — ди ул.

Үлемнәр саны белән Татарстанның алдынгылар рәтендә булуын исә белгеч "көчле административ ресурс" нәтиҗәсе ди.

— Татарстанда административ ресурс бик көчле. Алар да артта калмаска тырыша. Республика Мәскәү күзлегендә Хәбировтан "арттарак" була алмый бит, — ди Галләмов.

Ричмонд университетының (АКШ) Джепсон лидерлык мәктәбе профессоры Гүзәл Гарифуллина да ике республикада административ ресурсның зур булуын әйтә.

Җирле административ ресурслар һәм кешеләрне "мобилизацияләү" сәләте

— Ике төбәк тә озак вакыт дәвамында җирле административ ресурслар һәм кешеләрне "мобилизацияләү" сәләтен күрсәтеп килде. Бу аларның федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрнең бер өлеше булган. Мисал өчен, алар сайлауларда һәм референдумнарда күп кеше катнашуын күрсәтеп килде. Хәзер югарыдан башка "таләп" килә, әмма механизмнар шулай ук нәтиҗәле эшли. Бу — гамәлдәге бюрократия трагедиясе, — ди ул.

Британиянең RUSI (the Royal United Services Institute) институты аналитигы Самуэль Крэни-Эванс зур үлемнәрне Украинада хәрби бәрелешләр активлыгы белән аңлата.

— Хәрби бәрелешләр озак вакыт дәвамында югары интенсивлык белән бара. Русия көчләре берничә фронтта сугыша, украиннар аларга нәтиҗәле җавап бирә. Монда ниндидер махсус сәясәт юк дип уйлыйм, — ди ул.

"Бу – колониаль сәясәт"

Русиянең Украинага каршы сугышы башлангач кына, күп кенә журналистлар һәм активистлар үлүчеләр арасында бурят исемнәренең аеруча күп булуына игътибар иткәннәр иде. Моның турында "Ирекле Бурятия" фонды да еш сөйли. Фонд президенты, бурят журналисты Александра Гармажапова сүзләренчә, алар үлүчеләрне халыкларга аермый, ләкин анда бурят исемнәренең күбрәк булуы күренә.

— Хәзерге вакытта без Бурятиядән 1823 үлүче кешене расладык. Бурятиядә урыс халкы 70% тәшкил итсә дә, исемлектә без бурятлар санының чамасыз күп булуын күрәбез. Алар булырга тиеш 30%тан күбрәк. Мобилизация башланган вакытта бу, беренче чиратта, бурятларның күбрәк авылларда яшәве белән аңлатыла иде, аларны җәлеп итү күпкә җайлырак, — дип аңлата ул.

Украинадагы сугышта күп бурят хәрбиләре үлемнәрен Гармажапова шулай ук Бурятиядәге хәрби бүлекләрнең күп булуы белән аңлата. Армиядә хезмәт анда үзенчәлекле социаль лифт булып тора.

Үз яныңа туганнарны тарту гадәте

— Монда зур рольне непотизм уйный. Мин Татарстанда һәм Башкортстанда да бу күренеш бар дип уйлыйм. Бу — үз яныңа туганнарны тарту гадәте. Әйтик, Бурятиядә берәр туган армиягә эшкә урнаша: аның анда шартлары начар түгел, яхшы хезмәт хакы, хәрби ипотека һәм башкалар. Ул башка туганына да ярдәм итәргә тели, аны контракт төзергә үгетли, — ди ул.

Александра Гармажапова фикеренчә, милли республикалардан зур күләмдә үлемнәрне контексттан аерым шәрехләргә ярамый.

Бу кешеләр шул колониаль модель саклансын өчен үләргә тиеш була

— Бу — колониаль сәясәт, ул тарихка ныклап тамырларын җәя. Бу сәясәтнең асылы: башта [милли] төбәкләрне фәкыйрь дәрәҗәгә җиткерү, аларга яхшы мәгариф системын бирмәү, нормаль мөмкинлекләрне тудырмау. Шуннан соң, Маслоу пирамидасына ярашлы, алар белән теләсә нәрсә эшләп була. Аннары бу кешеләр шул колониаль модель саклансын өчен үләргә тиеш була. Бу нәрсәләр бер-беренә бәйле, — дип саный журналист.

Милли республикалардан чамасыз күп үлемнәрдә региональ пропаганда да зур роль уйный. Моны күп кенә "федераль" оппозиция вәкилләре дә бәяләп бетерми, ди Гармажапова.

— Әйтик, Бурятиядә пропаганда нык көчле. Минемчә, Башкортстан белән Татарстанда да ул яхшы эшли. "Бурятлар сугыш кырыннан качмый" дигән нарратив бик ныклап таратыла, һәм, ни кызганыч, уңышлы җирлеккә ята. Чөнки бернинди ана да улының баскынчы булуына ышанырга теләми, ул баласы — каһарман дип уйларга тели. Пропаганда аңа бу мөмкинлекне бирә. Ул баласының каһарман булып үлгәнен сөйли, шуңа бу хатын һәм аның тирә-ягы моңа ышана, — ди ул.

Милли республикалардан халыкны сугышка ихтыяри булып җәлеп итүнең тагын бер мөһим сәбәбе дип ул дини факторны атый.

Без дини пропаганданың халыкка тәэсир көчен бәяләп бетермибез

— Бурятиядә буддистлар лидерлары бик теләп һәм актив рәвештә Украинага һөҗүмне хуплый, буддистлар урыс дөньясы өчен көрәшеп, монгол дөньясын сакларга ярдәм итә дип сөйли. "XXI гасыр шайтаннары" турында сөйләп, бу нарративны Чечняда да кулланалар. Татарстан һәм Башкортстанда да бу роль уйный дип уйлыйм. Кызганычка, без дини пропаганданың халыкка тәэсир көчен бәяләп бетермибез.

Хакимият "традицион кыйммәтләр"не яклау сүзләрен бик оста куллана. Европада әллә ничә гендер булуы турында сөйләгәндә, халыкта "бу безгә ник кирәк" дигән мөнәсәбәт туа. Безгә бу туры килми, шуңа "традицион кыйммәтләр"не сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Әмма халык бу "традицион кыйммәтләр"не хатыныннан аерылган, сөяркәсе һәм никахтан тыш туган балалары булган кеше (сүз Русия президенты Владимир Путин турында бара — ред.) яклаганын аңламый, бу хакта уйланмый, — дип сөйләде безгә Александра Гармажапова.

***

Русия Украинага һөҗүм башлаганнан соң күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиянең аерым төбәк һәм аерым милләт вәкилләренең күп үлүенә игътибар итте. Моны Азатлык Радиосына бурят активисты һәм күзәтүчесе Мария Вьюшкова раслады. Күптән түгел ул бу диспропорциянең саклануын да белдерде.

Русия түрәләре сугышта югалтулар турында саннарны бирми. Рәсмиләрдән сан ике тапкыр гына китерелде, соңгысы ике ел элек — 2022 елның 21 сентябрендә яңгырады: 5937 кеше. Украина хакимияте ул көнне Русия ягыннан югалтуларны 55,1 мең дип бәяләгән иде.

3 октябрьгә Азатлык Радиосы Башкортстаннан — кимендә 3065 үлем, Татарстаннан — кимендә 2810 үлем турында мәгълүмат таба алды. Бу — без раслый алган үлемнәр генә, чынлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

"Медиазона" исемлегенә караганда, Русия төбәкләре арасында иң күп үлемнәр — Башкортстаннан. Журналистлар бу республикадан 2827 үлем очрагын табып, аны раслый алган. Дүртенче урында Татарстан бара. Монда журналистлар 2378 үлемне раслый алган. Шулай итеп, ике республика да Русиядә үлемнәр саны белән беренче сафта бара.

Мондый зур күрсәткечләргә Башкорстан да, Татарстан да хәрбиләрнең ике категориясе бәрабәренә "ирешкән": мобилизациягә эләгүчеләр һәм сугышка үз теләкләре белән китүчеләр. Моннан тыш Башкортстан ихтыярилар үлемнәре белән "абсолют лидер" – кимендә 1016 үлем турында билгеле. Икенче урында барган Татарстаннан 596 ихтыяри үлеме турында мәгълүматны табып булды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG