Accessibility links

Кайнар хәбәр

Намаз укыганы өчен кырымтатарларны ШИЗОга япканнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шушы көннәрдә берничә кырымтатарны аерым камераларга ябып җәзалаганнар. Сәбәбе — аларның иртәнге намаз кылулары. Төрмә җитәкчелеге моны төрмә тәртипләрен бозу дип бәяләгән һәм мөселманнарны өстәмә җәзага тарттырган. Кырымтатарларны Русия төрмәләрендә ничек мыскыл итәләр? Шул хакта сөйлибез.

2014 елда Кырым Русия тарафыннан басып алынганнан соң кырымтатарлар өчен тыныч тормыш бетте. Активистлар, руханиларга карата террор дәвам итә. Кырымтатарларның өйләренә тентүләр белән килү, куркыту, җинаять эшләрен ачу, ирләрне төрмәләргә утырту, аларның хатыннарына, туганнарына басым ясау, кинәт кенә кешеләрнең югалуы, кыйналуы — болар барысы да 2014 елдан соң Кырымдагы чынбарлык.

ФСБ күрсәтмәсе белән Кырымда кырымтатар ирләренә карата "Хизб ут-Тәхрир" эше белән җинаять эшләрен ачу, төрмәгә утырту эшләре конвейерга салынган. Төрмә, колонияләрдә дә алар даими штраф изоляторларга утыртыла.

Кырымтатар Ремзи Бекиров бүген Хакасиянең Абакан шәһәрендәге 33нче санлы колониядә тотыла. Ул 2022 елда 19 елга хөкем ителде. Журналист булып эшләгән Ремзи Бекиров "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә зинданга утыртыла.

Әмма кырымтатар кешесе болай да кырыс шартларда утырса да, төрмә җитәкчелеге җәзалауны дәвам иттерә. Ремзи биш тәүлек буена аерым кырыс камерага ябылган. Штраф изоляторына (ШИЗО) утыртылуының сәбәбе аның намаз укуы булган. Иртәнге намазга торып гыйбадәт кылуны төрмә җитәкчелеге тәртипне бозу дип бәяләгән.

Ремзи Бекиров
Ремзи Бекиров
Намаз укыды — ШИЗО. Намазлык урынына сөлгене кулландымы? ШИЗО.

Ремзи Бекировның штраф изоляторына утыртылуы очраклы гына ачыкланган. Аның туганнары бик озак тоткыннан хат алмаган — бернинди дә хәбәр булмагач, Бекировның хатыны Хәлидә борчыла һәм шикләнә башлаган.

— Хатлар килми башлагач, әллә аны ШИЗОга япканнармы икән дигән уйлар килә башлады. Ник хатлары килми башлады? Димәк, яза алмый, — дип сөйләгән ул "Кырым теләктәшлеге" хокук яклау хәрәкәтенә.

Бекировның штраф изоляторына ябылуы 20 гыйнварда ачыкланган, бу хакта тоткынның адвокаты Эдем Семедляев мәхкәмә утырышына килгәч кенә белгән.

Бекировтан тыш мондый җәзалауга тагын биш кырымтатар дучар булган. Алар да — Русия төрмәсендә утыручылар. Бу мөселманнарның да штраф изоляторларына утыртылулары намаз укуга бәйле. Алар барысы да иртән торып намаз укыган. Төрмәнең эчке тәртипләре бозылган дигән сылтау белән һәрберсенә кырыс җәза кулланылган, ШИЗОга ябылганнар дип аңлата адвокат. Бекиров биш тәүлеккә ябылган, тагын биш кеше ничә көнгә җәзага тартылганы хакында мәгълүмат юк.

— Бекировны ШИЗОга утырту — беренче очрак түгел, бу инде — сигезенче тапкыр. Абакан колониясенә этап белән китерделәр, ярты елда җиде тапкыр ШИЗОга утырттылар. Сәбәпләре табылып кына торды. Намаз укыды — ШИЗО. Намазлык урынына сөлгене кулландымы? ШИЗО. Төрмә хезмәткәре белән исәнләшмәде яки башына башлык кимәде дип бәйләнеп тагын штраф изоляторына утырталар. Моннан тыш ике ай дәвамында аңа кырысрак шартларда тотуны кулландылар.

Кыска вакыт эчендә сигезенче тапкыр изоляторга утыртып җәзалыйлар. Аңа бер тапкыр да гаиләсенә шалтыратырга рөхсәт бирмәделәр. Туганнарына аның янына килеп йөрү кыен, Хакасия белән Кырым арасы — коточкыч ерак, — дигән "Кырым теләктәшлеге"нә Семедляев.

Узган елны Ремзи Бекировның хатыны ире янына барган. Башта поезд белән 39 сәгать юлны узган, аннары юлы очкычта дәвам иткән. Хатын салкын кышта ун зур букча күтәреп, бер урыннан икенче урынга күчеп, төрле транспортка утырып барган.

Ризык башлыча дуңгыздан әзерләнә, ул аны ашамый. Баш тартырга туры килә. Ризык күләме дә кечкенә.

Хәлидә Бекирова медиага иренең 15 килограммга ябыкканы хакында да сөйләгән иде.

— Ризык башлыча дуңгыздан әзерләнә, ул аны ашамый. Баш тартырга туры килә. Ризык күләме дә кечкенә. Көндез дә аны күзәтеп торалар. Көн дәвамында ятак янына якын килергә ярамый. Ремзи шушы шартларда бик ябыккан. Сәламәтлеге начарайган. Әмма моннан тыш аңа психик басым ясала. Колония хезмәткәрләре аны шулай эзәрлекли, — дип сөйләгән ул "Кырым теләктәшлеге"нә.

Бекиров — журналист, хокук яклаучы. Ул "Кырым теләктәшлеге", "Грани.Ру" медиаларында эшләде һәм кырымтатарларны эзәрлекләү турында күп язды, Кырым кешеләренә карата кузгатылган җинаять эшләре турында сөйләде, мәхкәмә утырышларыннан җанлы эфирлар алып барды.

Ремзи — сәяси тоткын кырымтатарларының гаиләләренә ярдәм оештыру идеясен тормышка ашыручы. Өч бала атасы. Әмма Русия хакимияте аның үзенә дә җинаять эше ачты һәм төрмәгә утыртты.

2022 елның мартында мәхкәмә аны 19 елга иректән мәхрүм итү хөкем карарын чыгарды. Беренче биш елын ул төрмәдә уздырачак, калган елларын кырыс шартлы колониядә утырачак дигән хөкемен чыгарды мәхкәмә.

Бекировны "Хизб ут-Тәхрир" эшенә бәйле дип гаепле дип таптылар. Террор оешмасын оештыруда да, Русия хакимиятен бәреп төшерү маддәсе нигезендә дә гаепле дип хөкем ителде.

Аның белән бергә шушы маддәләр нигезендә Риза Изетов, Шабан Умеров, Рим Айвазов кебек кырымтатар активистларына да хөкем карарлары чыгарылды. Өчесе дә 19, 18, 17 елга төрмәгә утыртылды. Тагын бер кырымтатар Фарход Базаров 15 елга төрмәгә хөкем ителде. Ул террорчылык оешмасында катнашкан дип табылды.

Бердәнбер "дәлил" — тентү вакытында табылган тыелган әдәбият, ФСБ белешмәләре һәм хөкем ителүчеләрнең имештер дини һәм сәяси мәсьәләләр турында бәхәсләшкәне яздырылган аудиолар

Русия аннексияләгән Кырымда "Кырым мөселманнары эше" нигезендә 117 кеше эзәрлекләнә, аларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаеплиләр. Әлеге белешмәләрне 27 гыйнварда Кырымтатар ресурс үзәге китерде, дип яза "Крым.Реалии".

Оешма белешмәләренә күрә, 117 кешенең 114е — кырымтатар. 82сен Русия төрмәләренә һәм колонияләренә япканнар, 28е тикшерү изоляторында тотыла, икесе йорт сагында утыра, бишесен азат иткәннәр.

"Бу җинаять эшләрендә гаепләүләр "яшерен шаһитләргә" һәм Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) белән хезмәттәшлек итүче "белгечләрнең" нәтиҗәләренә генә нигезләнә. Бердәнбер "дәлил" — тентү вакытында табылган тыелган әдәбият, ФСБ белешмәләре һәм хөкем ителүчеләрнең имештер дини һәм сәяси мәсьәләләр турында бәхәсләшкәне яздырылган аудиолар", дип җиткерә Кырымтатар ресурс үзәге.

Оешма Русиянең мондый сәясәте "башкача фикер йөртүгә, шулай ук баскынлыктагы Кырымда яшәүчеләрнең сәяси һәм дини карашларына каршы көрәшне күрсәтә", дип белдерә.

Шул ук вакытта Русия хакимиятенең "Хизб ут-Тәхрир эшләре" нигезендә эзәрлекләнүчеләргә золымнары артуы да искәртелә: аларны 19ар елга ирекләреннән мәхрүм итәләр, алар беренче елларын төрмәдә уздыра, диелә.

Моның белән бәйле рәвештә Кырымтатар ресурс үзәге "Хизб ут-Тәхрир" эше"ндә гаепләнүчеләргә чыгарылган бөтен хөкем карарларын гамәлдән чыгаруны, башка сәяси тоткыннарны да кичекмәстән азат итүне таләп итә. Шулай ук башка илләрдән аннексияләнгән Кырымда сәяси эзәрлекләүләрне туктату өчен Русиягә басымны көчәйтүне сорый.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG