Быел Русия төрмәләрендә мөселман тоткыннарының баш күтәрүләре булды. Алар ике тапкыр тотык алып Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) вәкилләренә һөҗүм итте. Әлеге вакыйгалар төрмә системында мөселманнарның тоткан урыны һәм төрмә эшенә ничек йогынты ясавы турында сөйләргә җирлек тудырды. Азатлык Радиосының урыс редакциясе ("Радио Свобода") белгечләр белән сөйләште. Алар төрмә системын тиз генә үзгәртеп булмый дип саный.
16 июньдә Дондагы Ростов шәһәрендәге 1нче тикшерү изоляторында утыручы алты кеше ике хезмәткәрне тотык итеп алды. Һөҗүмчеләр кулында пычак, резин таяк һәм янгын балтасы бар диелде. Соңрак алты тоткынның да үтерелүе, ә тотыкларга зыян килмәве турында хәбәр ителде.
23 августта Волгоград өлкәсендә берничә тоткын Суровикинодагы 19нчы кырыс тәртипле колониядә Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) вәкилләрен тотык итеп алды.
Русия медиасы язуынча, ике очракта да һөҗүм ясаган тоткыннарда "Ислам дәүләте" террорчы оешмасы байраклары булуы ачыкланды. Волгоград өлкәсендә хәтта "шәһид билбавы" ясалуы, ләкин аны шартлата алмаулары хәбәр ителде. Һәр очракта да һөҗүмчеләрнең телефоннары бар диелде. Шул телефон аша алар белдерү белән чыкты. Бу адымга баруларын мөселманнарны мыскыл иткән һәм эзәрлекләгәннәре өчен эшләдек дип аңлатты.
Рамазан ае керүгә дуңгыз ите ашата башлыйлар
Бу хәлләрдән соң Ростов өлкәсендәге Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсенең җитәкчелеге эштән китте. Волгоград өлкәсендә төрмә системында әлегә үзгәрешләр турында мәгълүмат юк.
Җәзаларны үтәү федераль хезмәте "ислам радикализмы" юнәлешендә профилактик чаралар башлаган дип тә хәбәр ителде. Төрмәләргә, изоляторларга мөфтиләрне чакырып тоткыннар белән әңгәмә үткәрәләр, тоткыннар арасында тыелган әйберләр булмауга бәйле тентүләр оештыралар. Урта Азия тоткыннарына үз илләренә кайтып җәза үтәргә рөхсәт бирүне сорап гариза яздырталар.
Тоткыннарның тотык алып һөҗүм итүе төрмә системында мөселманнарның йогынтысы артуын һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең деградациясен ачык күрсәтә, ди белгечләр.
Төрмәдә "яшелләр" зонасы барлыкка килде
Моңа кадәр Русиянең төрмә тормышы "кызылларга" (ФСИН белән хезмәттәшлек итүчеләр) һәм "караларга" (бурлар (караклар) традициясенә бәйлеләр) бүленә иде. "Кызыллар" яки "каралар" булып бары тик төркемнәр генә оешмый, тулы бер колонияләр һәм тикшерү изоляторлары да аерым зонага карый ала. Бу нигездә ФСИНның төбәк җитәкчелеге теләгенә бәйле. Алар өчен "кара" төрмә урыннары ришвәтчелек өчен зуррак мөмкинлекләр бирсә, "кызыллар" исә төрмә системында карьера төзергә ярдәм итә. Хәзер исә төрмә тормышында яңа зона — "яшелләр" барлыкка килүе турында әйтәләр.
Аның үгетләү сәләте һәм психологик тәэсир итү алымнары көчле диде
— Бер колониянең элекке оператив бүлек башлыгы сүзләрен китерәм. Бервакыт бер вәгазьчене аның колониясенә утыртканнар һәм ул мөселманнарны үз сафына җыя башлаган. Вәгазьче экстремистик маддә нигезендә түгел, ә наркотиклар өчен хөкем ителгән булган. Ул колония эчендә бик тиз һәм уңышлы рәвештә радикаллар төркемен оештырырга өлгергән, хәтта урысларны да шушы төркемгә җәлеп иткән. Оператив бүлек башлыгы шул вәгазьче белән әңгәмә корган. Ышанмассың, ләкин аны тыңлаганда мин дә аның үгетенә бирелә башлаган кебек тоелдым, дип сөйләде ул. Аның үгетләү сәләте һәм психологик тәэсир итү алымнары көчле диде. Төрмә хезмәткәре вәгазьченең махсус уку йортларында белгечләр тарафыннан әзерләнгән булуына ышана, — дип сөйли Эчке эшләр министрлыгы белән бәйле "Радио Свобода" әңгәмәдәше.
Аның фаразынча, Русиягә "радикаль ислам" вәгазьчеләрен төрмәләргә махсус җибәрәләр. Янәсе, алар төрмәдә радикаль төркемнәр оештырыр өчен махсус җинаятьләр кыла.
— Кешене үз ягыңа аударыр өчен — төрмә иң уңайлы урын, — дип дәвам итә ул. — Ябык урын, ябык коллектив, барысы да күз алдында. Исламчылар төрмәдә үзләрен ышанычлы хис итүчеләрне үгетләмәячәк. Алар бернинди төркемгә дә кермәгән яки бу төркемнәр тарафыннан кире кагылган тоткыннарны үзләренә тартырга тырыша. Социаль иерархиянең иң түбән катламында булганнарны: "читтә калганнар", "опущенный"ларны, "чухан"нарны үз ягына аудара. Бу — секталарның стандарт эше. Дуслары булмаган, ныклы фикере оешмаган, мәсхәрә ителгән кешеләрне эзләп тап та аларга игътибар күрсәт һәм алар бар нәрсәгә дә әзер булырлар. Шундый кешеләрне җәмәгатьләргә тарталар да. Шуннан соң ул үзенең "кардәшләренең" яклавы астында була. Һәм аңа "кызыллар" яки "блатнойлар" өчен борчыласы калмый.
Гарәп телендә язылган Коръәнне кайбер зоналарга кертмиләр. Бу мөселманнарны берләшергә һәм үз хокукларын якларга мәҗбүр итә, кайберләре радикальләшә дә.
"Оперативный обзор" Telegram-каналы администраторы Семен Фищук "яшел" зоналарның барлыкка килүенең бер сәбәбе дип дәүләтнең "канунлы бурлар"га ("вор в законе") каршы көрәш башлавында күрә. 2019 елда Русия Җинаять кодексына кертелгән төзәтмәләргә күрә, җинаятьчел иерархиядә югары урынны биләгән өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
— Элек бурлар зоналарны контрольдә тота иде: азартлы уеннардан керемнәрне контрольдә тотты, наркотикларның кайдан кергәнен һәм кемнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен белеп торды. Хәзер күп кенә бу функцияләр мөселманнарга күчә, зоналар "яшел"ләнә. Мигрантлар Русия төрмәләренә эләгә һәм аларның яклаучысы булмый, якында туганнары да юк. Озак вакытка утырган радикаль егетләр көндәлек тормышны җайга салырга, чәй, кәнфитләр табарга ярдәм итә ала, — дип аңлата ул.
"Мөселманнар ялган гаепләүләр белән җинаять эше корбаннары була"
"Зона солидарности" төркеме вәкиле Иван Асташин исә мөселманнарның берләшүен күп очракта аларга басым белән аңлата.
— Мөселманнар пенитенциар (төрмә) системында да, иректә дә кыерсытыла. Алар еш кына "Хизб ут-Тәхрир" кебек тыелган оешмаларда катнашкан дигән ялган гаепләүләр белән җинаять эшләре корбаны була. Сәяси тоткыннар Азат Мифтахов һәм Алексей Гориновка каршы оештырылган кебек, мөселманнарга каршы да төрмәдә яңа җинаять эшләре ачу провокацияләре башкарыла. Аларга "террорчылыкны аклау", "тыелган оешмаларда катнашу" өчен өстәмә сроклар өстиләр, — дип сөйли ул.
Кайбер зоналарда мөселманнарга дуңгыз ите булмаган ризык бирелә, намаз укырга рөхсәт ителә, ә кайберләрендә — бу юк
Асташин әйтүенчә, "блатнойлар" хөкем ителүчеләрне Украина сугышына җибәрүне хуплап чыккан, бу бурлар традицияләренә каршы килә. Әлеге хәл аларның йогынтысының кимү сәбәпләренең берсе булырга мөмкин, дип саный ул.
— Кайбер зоналарда мөселманнарга дуңгыз ите булмаган ризык бирелә, намаз укырга рөхсәт ителә, ә кайберләрендә — бу юк, — ди Асташин. — Гарәп телендә язылган Коръәнне кайбер зоналарга кертмиләр. Бу мөселманнарны берләшергә һәм үз хокукларын якларга мәҗбүр итә, кайберләре радикальләшә дә.
ФСИНның Мәскәү идарәсендәге элекке аналитигы, хокук яклаучы Анна Каретникова "Радио Свобода"га сөйләвенчә, төрмә системында мөселманнарга карата анык һәм эзлекле сәясәт алып барылмый. Кайбер төзәтү колонияләрендә аларны эзәрлеклиләр, ә менә кайбер урыннарда — аларның күп булуларыннан куркып — мөселманнар алдында түбәнчелек күрсәтәләр. Мәсәлән, Мәскәүдә "положенецларның" күбесен ("канунлы бурлар" билгеләгән затлар) ингушлар һәм чеченнар тәшкил итә, — дип сөйли ул.
Төрмә үзгәрер дигән өмет юк
Бу хәлләр Русиядә җәзаларны үтәтү системының кризиста булуы турында сөйли.
Мөселман тоткыннарының баш күтәрүеннән генә ФСИН системы үзгәрмәячәк, ди хокук яклаучы Анна Каретникова. "Хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттырмыйлар, дәүләттән социаль ярдәм күрсәтмиләр, системда — бардак һәм кадрлар кытлыгы. Күпләр үзен якланмавын сизеп эштән китә", дигән ул.
Системда — бардак һәм кадрлар кытлыгы. Күпләр үзен якланмавын сизеп эштән китә.
Эчке эшләр министрлыгына якын булган чыганак сөйләвенчә, әлеге кризис Эчке эшләр министрлыгыныкыннан да зуррак.
— Эчке эшләр министрлыгында хәзер кадрлар җитмәү сәбәпле барысын да эшкә алалар. Ә ФСИНга хәтта юлда исерек хәлдә йөргән, яки башка җитди тәртип бозулар өчен полициядән куылган кешеләрне дә кабул итәләр. Хезмәт хакы түбән, эш авыр, — диде ул. ФСИНда лейтенант дәрәҗәсендә һәм аннан югарырак булганнарга 50 мең сум түлиләр. Сержантлар һәм прапорщиклар гомумән 30 мең сум тирәсе алып эшли.
2024 елның мартында ФСИН башлыгы Аркадий Гостев ФСИНда кадрлар кытлыгы һәм төзәтү урыннарында штатларның 19 процентка тулмаганлыгы турында белдерде.
Сержантлар һәм прапорщиклар гомумән 30 мең сум тирәсе алып эшли
— Иртәнге тикшерүгә ФСИНның 8 хезмәткәре килсә, тоткыннар үзләрен бертөрле тота. Әгәр 3 кеше килсә, шуларның берсе — хатын-кыз, икенчесе — аягы гарип инвалид булса, тоткыннар тиз генә мөмкинлекләрне сизеп үзләрен ирекле тота башлый. Моннан тыш, хезмәткәрләр саны аз булганда, эш тагын да начаррак бара: вакытында хастаханәгә алып бармыйлар, саф һавада йөрергә чыгармыйлар, посылкалар һәм хатлар озак килә, чөнки аларны тикшереп тапшырырга кеше юк, – дип сөйли Азатлык Радиосы чыганагы.
Эчке эшләр министрлыгында хәзер кадрлар җитмәү сәбәпле барысын да эшкә алалар
Мөселманнарның төрмәләрдә хокуклары кысрыклану турында даими сөйләнеп киленә. Ел башында, үлеменә бер ай кала, Алексей Навальный төрмәдә мөселманнар хокукларын яклап Югары мәхкәмәдә чыгыш ясады.
— Безнең төрмә системы, зур оешма, үзенә яңа дошман тапты. Бу яңа дошман мөселманнар дип атала. Ислам дине кагыйдәләре белән яшүче мөселманнар һәм исламны өйрәнүчеләр. Һәм менә аларга төрле чикләүләр куела, — дип чыгыш ясаган иде ул мәхкәмә утырышында.
Навальный ФСИН вәкилләре кешенең ислам өйрәнүендә ниндидер куркыныч күрәләр диде.
Адвокат Марат Ашимов элегрәк төрмәләрдә мөселманнарга караш башкачарак дип сөйләгән иде.
Навальный ФСИН вәкилләре кешенең ислам өйрәнүендә ниндидер куркыныч күрәләр диде
— Җитәкче — аңлый торган кеше икән, ул аларга тими, намаз укырга да мөмкинлек бирә. Әмма махсус котыртучылар да бар, мәсәлән, бер кеше намаз укый икән — төрмә хезмәткәре андый вакытта бер-ике минут көтеп торырга икәнен белә, ләкин махсус шул вакытта килеп, ниндидер әмерләр бирә. Мөселман кешесенә намазын өзәргә ярамый, ул әмерне тыңламаска мәҗбүр, җитәкчегә шул җитә кала – ул тәртипне бозган булып чыга. Рамазан ае керүгә дуңгыз ите ашата башлыйлар.
Колонияләрнең төрлесе бар. Ләкин мөселманнарга икенчерәк, начаррак караш — ул әйбер, гомумән алганда, чыннан да бар. Мөселман икән — аңа баштан ук мөнәсәбәт икенчерәк, аңа шикле кешегә караган кебек карыйлар. Әлбәттә, бөтен җирдә дә шулай дип әйтеп булмый, ул кешедән тора. Әгәр анда эшләүче төрмә хезмәткәрләре ерткычлар икән, алар юктан гына да бәйләнеп, җәза бирергә генә торалар. Нормаль кешеләр булса, кыенлыклар килеп тумый, — дип белдергән иде Ашимов.
- Төрмәдә мөселманнарның хокуклары үтәлмәү мәсьәләсен Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да күтәргән иде. Ул Русия колонияләрендә утыручы мөселман тоткыннарына итсез меню булмауга зарланып, Русия патриархы Кириллга мөрәҗәгать итте.
- Былтыр декабрьдә Русиянең "Владимирский централ" төрмәсе җитәкчелеге 14 елга хөкем ителгән мөселманнар хокукын яклаучы Баһром Хамроевның Коръән китабын тартып алган иде.
- Колонияләрдә мөселман тоткыннарга дуңгыз ите ашарга тәкъдим итү очраклары да бар. 2022 елда Чистай шәһәренең 5нче тикшерү изоляторында утыручы мөселманнарга дуңгыз ите тәкъдим ителүе шикаяте нигезендә прокуратурага мөрәҗәгать тә юлланды.
- Gulagu.net хокук яклау проекты Димитровград төрмәсендә мөселман тоткыннарны җәфалыйлар дип хәбәр итте. Анда ураза тотучы мөселманнарны кыйныйлар, дуңгыз ите тәкъдим иткәннәр диелде.
- 22 елга колониягә хөкем ителгән Казан мөселманы Руслан Сөнгатовка былтыр Рамазан аенда ураза тотуда киртәләр тудырганнар. Карцерда утыру сәбәпле аңа сәхәрдә дә, ифтарда да ризык бирелмәгән. Сөнгатов, мөселманнарга мөнәсәбәт колония җитәкчелегенә дә карый, ди. Аның әйтүенчә, Удмуртиядәге ИК-8 белән ИК-1 бер-берсенә бик якын гына урнашса да, тәртипләр бөтенләй төрле. Сигезенче колониядә тоткыннарга мөнәсәбәт кешелекле, мәсьәләне сөйләшеп хәл итеп булса, беренче колониядә исә – гел мыскыллау. Ул ике колониядә дә утырып алган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум