АКШ президенты Доналд Трамп АКШның Глобаль медиа агентлыгын (USAGM) кыскарту турында фәрман имзалаганнан соң Азат Европа/Азатлык Радиосы язмышы мәсьәләсе күтәрелде. Медиа оешмасына грант туктатылу турында хәбәр ителде, хәзер бу мәсьәлә мәхкәмәдә карала.
Азатлык Радиосы белән килеп туган хәлгә карата мөрәҗәгатьләр вә белдерүләр белән дә чыктылар. Без аларны бер урынга тупладык.
Татар-башкорт дөньясы
Чит илдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты
Бу халыкара медиа һәм аның структур бүлекчәләре – тоталитар һәм диктаторлык режимнары шартларында, бәйсез массакүләм мәгълүмат чаралары булмаган урыннарда ирек сулышы.
Башкортстан өчен "Азатлык радиосы"ның структур бүлекчәсе булган "Idel.Реалии" интернет басмасының ихтимал ябылуы республикада сүз ирегенә зур зыян булып тора. Бүгенге көндә Русиядә дә, Башкортстанда да Путинның диктаторлык сәясәте нәтиҗәсендә аз-маз бәйсез булган бөтен мәгълүмат чаралары ябылды. "Idel.Реалии" Башкортстанда булган вакыйгаларны иң объектив яктырткан мәгълүмати мәйданчык булып кала.
"Idel.Реалии" басмасы ярдәмендә Башкортстан халкы Баймак эше буенча барган вакыйгаларны тиз арада белеп тора иде, хәзер бу эш нигезендә 80 якын башкорт төрмәдә утыра.
Баймак вакыйгалары тоткыннарыннан кала, "Idel.Реалии" даими рәвештә Башкортстан, Татарстан һәм Идел буеның башка төбәкләреннән булган сәяси тоткыннар язмышлары турында сөйли, хакимиятләрнең ришвәтчелек фактларын ача, оппозицияне эзәрлекләү очракларын яктыра, Украинадагы сугышта һәлак булганнарның санын барлый һәм башка күп нәрсәләрне эшли.
Без АКШ җитәкчелегеннән "Азатлык радиосы" эшчәнлеген яңадан башлавын таләп итәбез, югыйсә Путин диктатурасы тагын да көчәячәк, ә Русиядә кеше хокуклары бозылуы һәм хакимиятләр башбаштаклыгы күп мәртәбә артачак.
"Бәйсез Татарстан хөкүмәте" оешмасы
Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте АКШ президенты Доналд Трамп идарәсенең гамәлләрен кискен тәнкыйтьли. "Америка авазы" һәм "Азатлык Радиосы" радиостанцияләренең эшчәнлеген туктату – массакүләм мәгълүмат чаралары ирегенә һөҗүм, миллионлаган кешенең хокукларын кысу. Әлеге адымны бары тик демократик ирекләргә каршы һөҗүм, халыкара йөкләмәләрне бозу буларак кына бәяләргә мөмкин".
Руслан Айсин, сәясәт белгече
Алар башка басмалар язмаган темаларны күтәрәләр
Журналист – ул статист та, машина да түгел. Ул тере кеше. Ул оештыручы һәм креатив шәхес булырга тиеш. Шуңа күрә "Азатлык радиосы" үзе бер институт. Үзенчә бердәнбер, кабатланмас институт. Алар башка басмалар язмаган темаларны күтәрәләр. Татар мәдәниятен үстерәләр һәм татар теле музей экспонатына әйләнмәсен өчен көрәшәләр. Татарстан һәм Башкортстанның суверенитет идеясе актуальлеген югалтмасын, һаман тере һәм сәяси фактор булып калсын өчен эшлиләр.
Бу юнәлештә кемнең алардан күбрәк эшләгәнен хәтта әйтә алмыйм.
"Азатлык" – гади медиа-ресурс түгел, ә татарлар өчен тиңе булмаган институт. Бездә шундый башка мөстәкыйль мәйданчык юк һәм якын киләчәктә дә булырмы – зур сорау.
Монда уникаль проект – татар телен өйрәнү өчен "Әйдә! Online" платформасын искә алмау мөмкин түгел. Бу интернет-белем бирү мәйданчыгы үзе бер институт дәрәҗәсендә. Татарстанның үзендә дә туган телне өйрәнү мөмкинлекләре бик нык чикләнгән чорда "Әйдә! Online" бу әһәмиятле мәгърифәтчелек миссиясен үз өстенә алды.
Туган җиреннән еракта яшәүче, таралып урнашкан татарлар өчен мондый онлайн институт булу бик мөһим.
Белдерү кыскартылып биреледе, тулысынча монда укып була
Фәрит Зәкиев, Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе
Фәрит Зәкиев Франция президенты Эммануэль Макронга Азатлык Радиосын үз канаты астына алуны сорап мөрәҗәгать итте.
— Салкын сугыш елларында Азатлык Радиосы татарлар һәм башкортлар өчен бәйсез һәм дөрес мәгълүматның бердәнбер чыганагы булды. Нәкъ менә Азатлык Радиосы татар һәм башкорт телләренең чын хәле турында хакыйкатьне бәян итте. Нәкъ менә Азатлык Радиосы Советлар Берлегендә көчләп ассимиляцияләү һәм урыслаштыру сәясәте алып барылганын ачып салды.
Бүген Украинада сугыш барганда, Азатлык радиосы бу сугыш турында дөреслекне сөйләүче чыганак булып кала. Мәсәлән, әлеге сугышта һәлак булган татарлар һәм башкортларның чын саны турында Азатлык Радиосы гына хәбәр итә... Франция республикасы Азатлык Радиосын үз канаты астына алсын иде!, — диелә мөрәҗәгатьтә.
Сердитая Чувашия телеграм-каналы
Без редакция буларак кайвакыт Idel.Реалии позициясе белән килешмәдек
Азатлык Радиосының Idel.Реалии порталында чуаш мәдәнияте, сәнгате, теле һәм тарихы турында бик сыйфатлы һәм әһәмиятле материаллар чыкты. Сайтта танылган публицистлар, җәмәгать эшлеклеләре язмалары урын алды, милли активистларга карата алып барылган репрессияләр даими яктыртылды.
Цензурага буйсынмаган медиа – җәмгыять тормышының иң мөһим институты. Алар хакимият эшчәнлеген контрольдә тота, күзгә күренмәгән проблемаларны күтәрә һәм аларны чишүдә ярдәм итә, ишетелмәгән кешеләргә сүз бирә.
Без редакция буларак кайвакыт Idel.Реалии позициясе белән килешмәдек. Бәлки, сезнең дә аларга соравыгыз булгандыр. Әмма бу коллектив күп кенә әһәмиятле материаллар әзерләде, һәм бу язмалардан башка җәмгыятьтәге вакыйгалар турында беркем дә хәбәрдар булмас иде.
Медиа оешмалары, журналистик берләшмәләр
"Новая газета – Европа" редакциясе
Путин чорында Русиядә яңа диктатура урнашу белән бергә, "Азатлык Радиосы"ның әһәмияте кабат арта башлады. Бүген бу медиа – Русия төбәкләрендәге хәлләр турында цензурасыз мәгълүматның төп чыганагы, ул русияләр өчен генә түгел, сугышның тизрәк тәмамлануын теләгән бөтен демократик дөнья өчен дә зур әһәмияткә ия.
"Север.Реалии", "Сибирь.Реалии", "Азатлык", "Idel.Реалии", "Кавказ.Реалии" һәм башка проектлар – Русиядә бәйсез журналистиканы саклап калуның төп гаранты, профессиональ эшчәнлек үрнәге булып тора. "Азатлык Радиосы" булмаса, безгә дә "Новая-Европа"ны эшләү күпкә авыррак булачак: Русия халкы да, дөнья җәмәгатьчелеге дә илдәге хәлләр турында иң мөһим мәгълүматтан мәхрүм калачак.
Әлеге эшчәнлекнең кыйммәтен Русия хакимияте дә бик яхшы аңлый. Шуңа күрә алар "Радио Свобода"ны һәм Вильсон үзәген "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте, алар белән хезмәттәшлек иткән Русия гражданнары исә җинаять җаваплылыгына тартыла.
Тихон Дзядко, "Дождь" каналының баш мөхәррире
Бәлки, кемдер оныткандыр яки белмидер, ләкин "Азатлык Радиосы" (шулай ук "Настоящее время" каналы) 2020 елгы Беларустагы "сайлаулар", протестлар чорында һәм аннан соң да мәгълүматның иң әһәмиятле чыганагы булып торды. Моннан тыш, "Азатлыкның"ның Русиядә бик көчле төбәк проектлары бар – мәсәлән, илдәге милли республикаларда булган хәлләр турында күпчелек мәгълүматны без нәкъ менә алар аша белеп тордык. Һәм бу – "теләнмәгән оешма" статусына һәм башка күпсанлы авырлыкларга карамастан шулай булды.
Журналистларны яклау комитеты
Без административ ялга җибәрелгән журналистларга теләктәшлек белдерәбез
Бәйсез медиа чараларын бу рәвешле буу – инде хәзер үк журналистларның тормышын зур куркыныч астына куя. Алар цензура көчле булган илләрдә яшәүче миллионлаган кешеләргә яңалыкларны җиткерү өчен күп сынауларга түзәргә мәҗбүр иде.
АКШ хакимиятенең хәзер бу тарихи оешмаларга үзе экзистенциаль куркыныч тудыруы чын мәгънәсендә утопия. Без административ ялга җибәрелгән журналистларга теләктәшлек белдерәбез һәм Конгресс лидерларын, төзәтеп булмаслык зыян китерелгәнче, USAGM эшчәнлеген кичекмәстән торгызырга чакырабыз.
Петер Лимбург, Deutsche Welle (DW) мөдире
"Америка авазы" һәм "Азатлык Радиосы"ның эшчәнлеген туктату – Русия һәм Кытай кебек автократик режимнар файдасына эшләячәк.
Әлеге Америка медиаларының эшчәнлеген туктату мәгълүмати кырда бушлык барлыкка китерәчәк, ә автократияләр аны үз контенты белән тутырырга омтылачак.
Нәкъ шуңа күрә мин Европа кичекмәстән, ашыгыч рәвештә нинди дә булса чара күрергә тиеш дип саныйм. Бу – гади мәсьәлә түгел, ә бик мөһим, хәлиткеч сорау.
Брюссельдәге чит ил хәбәрчеләре берләшмәсе (API-IPA)
Азат Европа/Азатлык Радиосын финанслаудан мәхрүм итү турындагы карар – бәйсез журналистика һәм матбугат иреге принципларына каршы җитди һөҗүм булып тора.
Ялган мәгълүматка каршы көрәш һәм авторитар режимнарның ялганын фаш итү 75 елдан артык вакыт дәвамында Азат Европа/Азатлык Радиосының төп миссиясе булды. Аларның цензурасыз яңалыклары миллионлаган кеше яшәгән ябык җәмгыятьләргә җитте. Төгәл, объектив һәм фактларга нигезләнгән мәгълүмат ябык илләр өчен генә түгел, АКШның үзендә дә бик кирәкле булып кала.
RFE/RL эшчәнлеген туктату – аның хезмәткәрләрен эшсез калдыру белән генә түгел, ә демократик кыйммәтләрне саклау һәм авторитар режимнарга каршы көрәшү өчен куелган уртак тырышлыкны җимерү белән дә яный.
Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр оешмасы
Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр (RSF) оешмасы Трамп идарәсенең әлеге карарына тирән борчылу белдерә. Бу адым бөтен дөньяда матбугат ирегенә куркыныч тудыра һәм АКШның 80 ел дәвамында ирекле мәгълүмат таратуны яклап килгән тарихын юкка чыгара. RSF АКШ хөкүмәтен "Америка авазы"ның бәйсез мәгълүмат оешмасы буларак автономиясен кичекмәстән хөрмәт итәргә һәм бу карарны гамәлдән чыгарырга чакыра. Моннан тыш, RSF Конгрессны һәм халыкара җәмәгатьчелекне әлеге зарарлы адымга каршы оешырга өнди.
RSF "Америка авазы" хезмәткәрләре белән тулы теләктәшлек күрсәтә, шулай ук USAGMның журналистика белән шөгыльләнгән өчен чит илләрдә кулга алынган 10 хезмәткәренең язмышы өчен тирән борчылу белдерә.
Европа берлеге
Европа берлеге Азат Европа/Азатлык Радиосына ярдәм итү мөмкинлеген өйрәнә башлады. Бу хәл кеше хокукларын һәм демократияне яклаучы мәгълүмат чараларының кысылуына борчылу тудырды.
Европарламентның Яшелләр фракциясе әгъзасы, Германия депутаты Сергей Лагодинский Европа берлеге җитәкчелегенә хат юллап, аны Азатлык Радиосын "европалаштырырга" чакырды. Аның фикеренчә, бу оешмалар Европа берлеге кул астында "йомшак көч" кораллары буларак эшчәнлекләрен дәвам итәргә мөмкиннәр.
Ян Липавский, Чехия тышкы эшләр министры
Без Азат Европа/Азатлык радиосын демократия һәм ирекле медиа җитмәгән илләр өчен үтә дә мөһим һәм нәтиҗәле эшләп килүче бәйсез мәгълүмат чыганагы дип саныйбыз. Әгәр дә без бу институтның юкка чыгуына юл куйсак, бу бик зур югалту булыр иде. Мондый тапшыруларны дәвам итү Европаның мәнфәгатьләренә тулысынча туры килә.
Кая Каллас, Европа комиссиясе рәисе урынбасары
Азатлык радиосы әһәмиятен мин элекке "тимер пәрдә" артында яшәгән кеше буларак та яхшы беләм. Чөнки нәкъ менә шул радио аша без күп кенә вакыйгалар турында дөрес мәгълүмат алып тордык. Ул демократиянең чын маягы булды һәм бу җәһәттән аның кыйммәте бик зур. Әлбәттә, АКШның финанслауны туктату турындагы карарын ишетү бик кызганыч хәл.
Хәзер безнең алда торган төп сорау – АКШ калдырган бушлыкны Европа Берлеге үз финанславы белән тутыра аламы? Бу сорауга тиз генә уңай җавап биреп булмый, чөнки безгә башка бик күп оешмалар да шундый ук үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Әмма тышкы эшләр министрлары бу мәсьәләне чынлап торып тикшерү һәм чишелеш табу өчен нык этәргеч бирде. Шуңа күрә хәзер безнең алдыбызда бу мәсьәлә буенча нәрсә эшләп булуын карау бурычы тора.
Радек Сикорски, Польша тышкы эшләр министры
Үсмер чагымда әтиебез иске радио аша "Азатлык радиосы", "Америка авазы" һәм "Азат Европа радиосы"н тыңлый иде. Без үз илләребез турында төп фактларны нәкъ менә шулай белдек, чөнки коммунистик пропаганда барысын да катгый контрольдә тота иде.
Бүгенге көндә дә бу институтлар автократияләр өчен шундый ук әһәмиятле эш башкара. Без хәзер бу юнәлештә нәрсә эшләп булуын караячакбыз. Хәзер без бу мәсьәлә буенча фикер алышу, эзләнү стадиясендә, ләкин бер нәрсә ачык: бу – эшчәнлекләре дәвам итәргә тиешле кыйммәтле институтлар.
***
Азат Европа/Азатлык радиосы медиакорпорациясе президенты Стивен Капус үз мөрәҗәгатендә USAGM-ның грант килешүен гамәлдән чыгару "Америка дошманнарына бик зур бүләк булачак" дип белдерде.
— Иран аятоллалары, Кытай коммунистик лидерлары, Мәскәү һәм Минскидагы автократлар Азат Европа/Азатлык радиосы эшчәнлегенең аның 75 еллыгы алдыннан тукталуын бәйрәм итәчәк. Безнең дошманнарның җиңүе аларны көчәйтәчәк, ә Американы көчсезләндерәчәк", — диелә Капус мөрәҗәгатендә.
- USAGM — АКШның бәйсез дәүләт оешмасы. Аңа караган матбугат чаралары 50 телдә якынча 361 миллион кешегә яңалыклар тапшыра.
- 2025 елга USAGM эшчәнлеге өчен барлыгы 950 миллион доллар сорады. Бу акча Азат Европа/Азатлык Радиосы, Америка Авазы, Азат Азия Авазы, Марти Радиосы (Куба), Якын Көнчыгыш тапшырулар челтәре (MBN) һәм Ачык Технологияләр Фондына тотылырга тиеш иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум