Саха (Якутия) халкы Конгрессы Русия Федерациясенең халыклары телләре турындагы яңа канун өлегесенә каршы мөрәҗәгать кабул итте. Канун өлгесе нигезендә урыс теле илнең барлык ватандашлары өчен "туган тел" дип аталырга мөмкин.
Конгресс вәкилләре бу карар милли үзбилгеләнү хокукларын боза һәм илдәге сәяси вазгыятьне катлауландыра ала, дип белдерә.
Мөрәҗәгать авторлары Русия президенты Владимир Путинның Яңа ел алдыннан биргән күрсәтмәләре турында искә төшерә. Аның нигезендә Русия хөкүмәте "Русия Федерациясе халыклары телләре турында" канун өлгесен әзерли диелә.
— Яңа канун өлгесенең төп принцибы булып, Русиянең һәр ватандашының — урысмы ул, татармы, лезгинмы, сахамы — урыс телен туган теле итеп танырга тиешлеге тора, — дип аңлата канун өлгесен өйрәнгән Саха Конгрессы вәкилләре.
Ачык хатта Русия халыкларына урыс телен туган тел итеп көчләп тагучы яңа канун кабул ителүе Русиянең федератив нигезләренә зыян китерәчәге, милли төбәкләрдә тискәре реакция тудырачагы һәм "илдә болай да катлаулы булган сәяси вазгыятьне" тагын да тотрыксызландыра алачагы әйтелә.
— Ни өчен хакимиятебез барлык ватандашларны урыс телен туган тел дип танырга канун нигезендә мәҗбүр итү вакыты җитте дип хәл итте? — дигән сорау бирә хат авторлары.
Үз белдерүендә Саха Конгрессы иҗтимагый оешма җитәкчеләре, фәнни һәм педагогик берләшмәләр, милли-мәдәни автономияләр, милли конгресслар, актив ватандашларга мөрәҗәгать итә һәм аларны бу канун өлгесенә каршы чыгарга өнди. Алар бу хакта фикерләрне һәм тәкъдимнәрне Русия фән һәм югары белем министрлыгына һәм Дәүләт думасына җибәрергә чакыра.
- 2024 елның 5 ноябрендә Владимир Путин катнашында Урыс телен һәм Русия халыклары телләрен саклау шурасы утырышы узды. Анда урыс телен яклау дәүләт сәясәтенең нигезләре әзерләнәчәк диелде. Утырышта "урыс теле" һәм "туган тел" предметы арасында каршылыклар бар дип тә белдерелде.
- 30 декабрьдә Путин Русия хөкүмәтенә, Дәүләт думасына һәм башка хакимият оешмаларына тел сәясәте өлкәсендә күрсәтмәләр бирде. Анда төп сүз урыс теленең өстенлеге турында бара: урыс телен саклау һәм үстерү, тел белгечләренә финанс ярдәм күрсәтү, баскынлыктагы Украина җирләрен урыслаштыру, чит илдә урыс телен саклау һәм Русиядә мигрантларга урыс телен өйрәтү һәм башкалар.
- Юридик фәннәр кандидаты, публицист Харун Сидоров сүзләренчә, бу "Русиядә асылда бер милләт һәм бер тел булырга тиеш", дигән милли сәясәт корылуы турында сөйли.
- 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
- 2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау Конвенциясе Консультатив Комитеты Русияне милли сәясәте өчен тәнкыйтькә тотты. Белгечләр "урыс теленең өстенлеге", "милли азчылыкларның телләренә эффектив ярдәм булмау" турында борчылды.
- Еропада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) Югары комиссары Ламберто Заньер 2018 елда Idel.Реалии белән әңгәмәсе вакытында Татарстанда татар теле урыс теле кебек үк дәүләт теле булып торса да, татарларның үз тел мәдәниятен өйрәнүгә мөмкинлекләре шактый чикләнгән дип белдерде. Заньер шулай ук Татарстанда БДИны бары урыс телендә генә биреп булуына "гаҗәпләнүен" әйтте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум