Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йә факультатив, йә бетерү. Мәктәпләрдә "Туган тел" дәресе сакланырмы?


Җиде еллык тел кризисы тынмый: милли телләрне өйрәнү кими, хәзер хакимият "туган тел" дәресенең кирәклегенә шик уята башлады.

Русия мәктәпләрендә "туган тел" дәресе тирәсендә төрле сөйләшүләр башланды. Русия президенты каршындагы Урыс теле шурасы утырышында телчеләр "урыс теле" һәм "туган тел" арасында каршылыклар бар дип белдерде. Моның белән Русия президенты Владимир Путин да килеште һәм бу мәсьәләдә "аерым шөгыльләнергә кирәк" диде.

Азатлык Радиосы җиде ел элек башланган тел кризисының нәтиҗәләрен барлады һәм белгечләр белән сөйләште. Алар мәктәпләрдә "туган тел" дәресе юкка чыгуы һәм милли телләр факультативка калуы ихтимал дип белдерде.

Җиде еллык кризис нәтиҗәләре

Нәкъ 7 ел элек Татарстанда татар теле ихтыярига — ата-аналарның гаризасы белән укытуга калдырылды. 2017 елның 29 ноябрендә Мәскәүдән төшкән бу карарны республиканың ул вакыттагы прокуроры Илдус Нәфыйков Дәүләт шурасында укыды. 1990нчы еллардан башлап урыс теле белән бер дәрәҗәдә укытылган татар теле канун бозу дип табылды. Тел кризисы Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң башланды.

Татарстанда тел активистлары, җәмәгатьчелек ризасызлык белдерде. Прокурор аларны исәптә тотып: "канунсыз гамәлләр һәм экстремистик эчтәлекле сүзләр, кем ягыннан чыкса да, катгый рәвештә туктатылачак", дип тә кисәтте.

Бу чыгыш алдыннан ике ай дәвамында Татарстан прокуратурасы вәкилләре мәктәпләргә бәреп керде һәм татар теле белән урыс теленең ничек укытылуын тикшерде. Татар теле укытучыларын күпләп эштән алу турында хәбәрләр килеп торды.

Рәсми хисапка караганда, 2017 елның көзендә Татарстанда прокуратура һәм Рособрнадзор барлык 1412 мәктәпне, мәгариф идарәләрен, җирле үзидарә оешмаларын тикшергән. 20 мәктәптән кала барысында да урыс теле дәресләренең саны федераль белем бирү стандартларында каралганнан кимрәк булуы ачыкланган.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның нотыгына фикер алышу тыелды. Утырышта бер депутат та каршы чыкмады һәм бертавыштан хуплап тавыш бирде.

Татарстан прокуроры: татар теле ата-аналарның язма рөхсәте белән генә укытылачак
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

7 ел элек башланган тел кризисы нәтиҗәсендә татар теленең статусы һәм абруе төште, мәктәпләрдә аны теләп укучылар саны елдан-ел кимеде. Мисал өчен, 2017-2018 уку елында аны 69% кеше сайлаган булса, 2023-2024 — 63% кына. Бу 9 процентка азрак дигән сүз. Быелгы уку елына рәсми саннар әлегә китерелмәде.

Татар теленнән имтихан бирүчеләр дә кимеде. 2017 елда Бердәм республика имтиханын (БРИ) 74 бала тапшырган булса, 2018 елда — 18 укучыга, 2022 елда — бер укучыга калды, 2024 елда — 7 укучы тапшырды.

Татарстанда татар теленең торышына һәм ничек укытылуына ризасызлык тынып тормаса да, Мәскәү бу мәсьәләдә артка чигенергә теләми. 2022 елдан Татарстанда татар телен туган тел булудан тыш, дәүләт теле буларак укытырга рөхсәт бирелде, әмма моңа карап ул ихтыяри булудан туктамады. Шул ук елны Мәскәү яңа "бүләк" әзерләде: белем бирү програмнарның үрнәкләрендә туган тел дәресләрен укыту киметелде.

Бүген Русиядә 18,5 млн мәктәп укучысы бар. Шуларның 1,8 млны — туган телләрне өйрәнә. Бу барлык укучыларның 9,7% дигән сүз. Шул ук вакытта Русиядә урыс булмаган халыклар саны (җанисәптә милләтен күрсәтүчеләрне исәптә тотып) 19,1% тәшкил итә.

Русиядә урыс теленнән кала үзләренең туган телләрендә белем алучы укучыларның саны 2016 елдан 2023 елга кадәр ике тапкырга кимегән, 38 телдә белем бирү тулысынча туктаган.

Башкортстанда башкорт телен өйрәнү саннары гомум тенденциягә туры килми. Туган телне өйрәнүчеләр кимегән вакытта, республикада аларның саны арта. Бу нәкъ җанисәп нәтиҗәләре кебек: тискәре демография булуына карамастан, башкортлар саны бер дәрәҗәдә калды (дөрес, демографлар моңа ышанмаска чакырды). Мәсәлән, 2018-2019 уку елында аны "туган тел" буларак 15,6% бала укыган. 2021-2022 елларда бу күрсәткеч 20,6%-ка җиткерелгән. Шул ук вакытта Башкортстанда башкорт телендә республиканың дәүләт теле буларак укучыларның саны кинәт арткан. Әйтик, 2023-2024 уку елында аны сайлаучылар саны 78,5% (2021-2022 елда — 67% булган) тәшкил иткән. Бер елда ул 42 мең кешегә арткан булып чыккан. Гәрчә, республикада башкортлар саны 31 процентны тәшкил итә.

"Урыс теле" белән "туган тел" арасында каршылык бар"

5 ноябрьдә Владимир Путин катнашында Урыс телен һәм Русия халыклары телләрен саклау шурасы утырышы узды. Анда урыс телен яклау дәүләт сәясәтенең нигезләре әзерләнәчәк диелде.

Бу киңәшмәдә мәктәпләрдәге "туган тел" дәресенә дә тукталдылар. Мәскәү дәүләт лингвистика университеты доценты, урыс теле белгече Искра Космарская мәктәпләрдә "урыс теле" һәм "туган тел" предметы арасында каршылыклар бар дип белдерде. Урыс төбәгендәге урыс балалары өчен бу "бик сәер күренеш".

— Әгәр дә бала Татарстанда белем алса бу яхшы: аның урыс теле һәм туган теле бар. Ә урыс теле туган тел булган бала ике фән укый: урыс теле һәм туган (урыс) тел, — диде урыс телчесе.

Ул федераль дәүләт стандартларын (ФГОС) яңадан карап, "урыс теле" һәм "туган урыс теле" каршылыгын бетерергә тәкъдим итте.

Владимир Путин аның белән ризалашты:

— Бу мәсьәлә белән җентекләп шөгыльләнергә кирәк. Әлбәттә, монда юридик техника бар. Төшенчәләр барлык кешеләр тарафыннан бертөрле аңлашылсын өчен һәм буталчыклык килеп чыкмасын өчен эшләргә кирәк. Мин моның белән килешәм.

Путин әлеге утырышта: "урыс теле — илнең нигезен тәшкил итүче кыйммәтләрнең берсе", "урыс теле Русия ватандашларының һәммәсе өчен дә туган тел", дип тә белдерде.

Урыс теле шурасының рәисе Елена Ямпольская "урыс теле" һәм "туган тел" арасында каршылык тудырмаска кирәк диде. "Русия — ул Ватан, урыслар — ул туган тел" дигән сүзләрен кабатлады. Моңарчы ул "урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дип чыгыш ясап җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырган иде.

Шулай да "туган тел" дәресе тирәсендә нинди үзгәрешләр булачагы әйтелмәде.

"Хәзер "туган тел" дәресләрен бетерү ихтималы аз, ләкин…"

Хәзер "туган тел" дәресендә ата-аналар телне сайлап гариза язса да, ул фән буларак мәктәп програмында мәҗбүри төстә укытыла.

— Теориядә мондый киңәшмәләрнең нәтиҗәсе бик булмый. Хәзер мәктәп програмын үзгәртеп, "туган тел" дәресләрен бетерү ихтималы бик аз, — ди "Языковая политика без политиков" китабы авторы, социолингвист Влада Баранова Азатлык Радиосына. — Икенче яктан, 2017 елда зур үзгәрешләрнең җәмәгатьчелек соравы белән башланганын истә тотарга кирәк. Шуннан соң мәгариф турындагы канунга төзәтмәләр кертелде һәм туган телләрне укыту факультативка әйләндерелде. Нидер булмас дип әйтүе кыен. Шулай да мин бүгенгә үзгәрешләр кертергә теләгән масштаблы лобби күрмим.

Баранова сүзләренчә, тел сәясәтен алып баручы шура бүген урыс телен алга сөрү белән шөгыльләнә һәм башка телләргә карата тигез булмаган сәясәт алып бара.

— Милли идея буларак урыслаштыру идеясы һәм, бу киңәшмәдә күренгәнчә, көчле урыс милләтчелеге идеясы, аның тирәсендәге кешеләрне берләштерергә теләү — бу соңгы елларда ачык күренүче һәм куркытучы тренд. Әлеге киңәшмә шуның бер күренеше.

Социолингвист киләчәктә Русия хакимиятенең бу сәясәте "гамәлдә күренә башлаячак, шул исәптән туган тел дәресләрендә дә чагылыш табачак" дип фаразлый.

"Туган тел" йә бетерелергә, йә факультативка калырга мөмкин"

— Күрәсең, туган телне укыту темасы һаман да Русиянең көн кадагыннан төшми, чөнки Мәскәү милли телләрне һәм милли мәгариф системын бетерү сәясәтен алып бара, — ди сәясәт белгече Руслан Айсин. — Хакимият яңадан-яңа сәбәпләр, ысуллар уйлап таба.

Аныңча, урыс телен укытуда бүген парадоксаль күренешләр күзәтелә: аны дәүләт теле буларак та, туган тел һәм факультатив рәвешендә дә өйрәнәләр. Шунлыктан мәктәп програмыннан "туган тел" дәресе төшеп калуы да ихтимал дип саный ул.

— Сораштыру оештырып, яисә имтихан билгеләре бик түбән дип, яңа елдан соң аны йә бөтенләй бетерергә, йә факультатив рәвештә калдырырга мөмкиннәр. Ямпольскаяның моңарчы да урыс теле булмаган телләргә карата тискәре фикере булды. Шуңа күрә аларның бу юнәлештә махсус идеологик нигез оештырулары да ихтимал.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG