Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рус телле ата-аналар татар теленнән зарлана


Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы түрәләре рус телле укучыларның ата-аналары белән очрашты
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы түрәләре рус телле укучыларның ата-аналары белән очрашты

Татарстандагы рус мәдәнияте җәмгыяте вәкилләре мәктәпләрдә рус теленә игътибарның аз булуына шикаять белдергән иде. Татарстан мәгариф министрлыгында алар Татарстан мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов, урынбасары Данил Мостафин һәм башка түрәләр белән очрашты.


Ябык ишекләр артында узган җыелышта Татарстан фән һәм мәгариф министры белән очрашырга килгән ата-аналар үз балаларына татар теленең күбрәк, ә рус теленең ким укытылуыннан зарланган икән.

Әмма очрашу тәмамлангач, журналистлар белән очрашкан ата-аналар, без балаларыбызның рус телендә генә белем алуын телибез дисә дә, моны кайсы фәннәрне киметеп тормышка ашырырга теләүләре турында төгәл генә бер ни дә әйтә алмады.

Чөнки мәктәп программасы ике телгә дә тигез карый. Аларның сүзләренә караганда, рус телен күбрәк укыту өчен нинди дә булса фәннең сәгатьләрен киметергә кирәк булып чыга.

Әйтик, араларыннан Екатерина Беляева бу мәсьәләне мәгариф системасы түрәләре чишәргә тиеш, бәлки дә төбәк компонентын киметеп, яисә уку йорты компонентын азайтып, моны хәл итәргәдер, дип кенә җавап кайтара алды.

Шикаять белдерүчеләрнең балалары мәктәптә укымый

Министр белән очрашуга килүче кайбер ата-аналарның балалары әлегә мәктәптә бөтенләй укымый булып чыкты. Ягъни укырга керергә хәзерләнә генә икән әле.

Бу хәл журналистлар арасында сәерсенү китереп чыгарды: ничек инде мәктәпкә укырга кермәгән баланың әнисе проблем бар дип сөйли ала соң дип, матбугат әһелләре бер-берсенә карашып куйды.

Башлангыч сыйныфтагылар ике телне дә 405 сәгать өйрәнә

Министрлыкның рәсми мәгълүматларына караганда, башлангыч гомум белем бирү уку йортларында рус телен өйрәнүгә дә татар телен өйрәнүгә дә 405 сәгать бүлеп бирелгән. Ә ике телнең дә әдәбиятлары өчен 270 сәгать каралган.

Беренче сыйныфта татар теле өчен күбрәк дәрес укытылса да, нәтиҗәдә икенче сыйныфта бу аерма рус теленең күбрәк укытылуы белән бетерелә.

Ә укучыларның ата-аналары бу аерманы күрми яисә күрергә теләмиме, әмма нәтиҗәдә татар теленә күбрәк дәрес бирелә дип зарлана.

"Тел укытуда тигез сәясәт алып барабыз"

Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов, сөйләшү файдалы узды, ди. Аның сүзләренчә, очрашуда ата-аналарга мәктәп программасы турында җентекләп аңлатылган.

Альберт Гыйлметдинов
Монда килгән ата-аналарның балалары укый торган мәктәпләргә дә барып, тикшерү уздырырга һәм бер атнадан соң кабат очрашырга дип килештек, ди Гыйлметдинов.

"Бу очрашу бер аңлату формасында гына үтте. Без тел мәсьәләсендә тигез сәясәт алып барабыз. Татар теле һәм әдәбияты белән рус теле һәм әдәбияты дәресләренең сәгатьләре тигез бара", ди министр.

Татарстан фән һәм мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин да, республикада ике дәүләт теле дә конституция кушканча тигез дәрәҗәдә укытыла, ди.

"Тел мәсьәләләре һәм телне өйрәтүнең пропорцияләрен аңлап бетермәү темасы ачык кала. Гомумән алганда, монда программа таләпләрен яисә телгә бирелә торган сәгать саннарын киметү юк. Стандарт өч төрле укыту планын раслаган икән, аларның өчесе дә яшәргә хокуклы", ди ул.

"Киләсе уку елыннан тел укыту гадиләштереләчәк
"

Данил Мостафин
Мостафин, татар телле һәм рус телле балаларга татар телен өйрәтүне сыйфатлы итеп алып барырга кирәк, ди.

Аның сүзләренчә, агымдагы елның беренче сентябреннән мәктәп укучыларына татар теле гадирәк программа белән укытыла башлаячак.

"Тел өйрәтә торган программа яңадан каралды. Аннан бик күп күләмдә мәгълүмат төшереп калдырылды. Сәгате кимемәде, ләкин таләп киметелде. Чөнки чыннан да соңгы елларда фәнниләштерелгән, артык нечкәлекләре кертелгән әйберләр күп иде. Алар хәзер төшереп калдырылды", ди Мостафин.

Министр урынбасары, ата-аналарның тавыш куптарулары мәсьәләнең нигезен аңламаудан яисә аңларга теләмәүдән килеп чыга, дип белдерә.

“Плюрализм мәсьәләне катлауландыра”


"Монда килгән рус телле ата-аналар, рус теле күбрәк кирәк, дип әйтә. Без аңлатып бирдек. Элеккеге стандартларга күрә мәктәпнең мөмкинлеге бар икән, бу мәсьәлә мәктәп компонентына калган сәгать санына карап чишелергә мөмкин.

Яисә яңа стандартларда өстәмә рәвештә, мәктәптән тыш эшчәнлек кысаларында, балалар һәм ата-аналар фәннәрне үзләре сайлый ала. Сәгатьләре билгеләнгән. Шул нисбәттән чыгып, аның ике сәгате предмет рәвешендә кулланылырга мөмкин.

Монда аңлап бетермәү һәм аңларга теләмәү дигән нәрсә күренә. Чөнки җәмгыять плюрализмның төрле агымдагы күренешләренә бик бай", ди Татарстан фән һәм мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин.
XS
SM
MD
LG