Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренчел нәтиҗәләр: Думада янә дүрт партия булырга охшаган


Русиядә гәскәриләр тавыш бирә, 2.12.2007
Русиядә гәскәриләр тавыш бирә, 2.12.2007

Русия тарихының яңа сәхифәсен башлап җибәрде – илдә Дәүләт Думасына чираттагы сайлаулар узды. Бу юлы зур үзенчәлек белән, Думага хәзер фәкать партия исемлекләре белән генә эләгеп була. Әлегә саналган тавышлардан шул күренә, анда янә 4 партия вәкилләре булачак.

Иң зур яклауны, көтелгәнчә, исемлеген Владимир Путин җитәкләгән һәм Кремль канаты астында торган “Бердәм Русия” партиясе казанды, әлегә ул саналган тавышларның якынча 64.1 процентын җыйган дип хәбәр ителә. Калган партияләр хакимият партиясеннән нык калыша, әмма шулай да аларның 3се Думага үтә – Русия коммунистлары 11.6%, урыс милләтчеләренең Либерал-демократлары – 8.2% һәм сайлаулар алдыннан гына көчкә оешып беткән “Гадел Русия” – 7.8% тавыш казанган.

Хакимиятнең хәзерге үзәкләштерү курсына аяусыз каршы торган оппозиция – “Яблоко” фиркасе һәм Уң Көчләр Берлеге исә янә Дәүләт Думасына узмый, аларны яклау, рәсми мәгълүматка караганда, 7 проценттан түбәнрәк. “Яблоко”ны тавыш бирүчеләрнең 1.6%, ә уң көчләрне – 1% яклаган.

Оппозиция тавыш бирүнең искитмәле бозулар һәм хәрәмләшүләр белән үтүенә зарлана, сайлау көнендә дә хакимият яклавын казанган “Бердәм Русия” өчен агитация алып барылды, кайбер урыннарда халыкны тавыш бирүгә көчләп китерделәр, дип белдерә. “Башка Русия” хәрәкәте җитәкчесе Гарри Каспаров сүзләренә караганда, бу сайлаулар Русиядә сайлау мөмкинлеге булмый гына узды. Тавыш бирүнең гадел булмавын Русия коммунистлары җитәкчесе Геннадий Зюганов та әйтә һәм аның нәтиҗәләрен киләсе атнада мәхкәмәгә бирәчәген белдерә.

Аеруча тупас хәрәмләшүләр Мәскәүдә һәм Башкортстанда күзәтелде, дип хәбәр итә тавыш бирүне карап барган Русиянең Ирекле сайлаулар фонды һәм башка бәйсез төркемнәр вәкилләре.

Үзәк сайлау комиссиясе, Дума сайлауларында бу юлы, хокукы булганнарның 60-лап проценты катнашты дип белдерде. Тавыш бирүнең төгәл нәтиҗәләре 7-8 декабргә билгеле булачак.



XS
SM
MD
LG