“Һәр ял көнендә бу кафега килергә тырышам. Чөнки монда тәмле пешерәләр”, ди Казан шәһәре үзәгендәге грузин ашлары тәкъдим итүче кафега килгән Анзор Сурмамидзе. Казанда ул инде 12 ел яши. Хатыны бу яклардан, урыс милләтеннән, баласы монда туган. “Татар халкы грузиннар кебек үк бик кунакчыл, шуңа күрә Казанны үз итеп яшим", ди ул. Елга бер, я ике тапкыр туган иленә кайтып килә. Һәрдаим Грузиядәге хәлләр белән гел кызыксынып тора.
“Яңалыкларны интернеттан, кабель телевидениясеннән алабыз. Туганнар белән шалтыратышабыз. Мәгълүматка киртәләр юк”, ди Анзор. Грузиядәге соңгы сайлаурга килгәндә исә, халык кемне кирәк дип уйлады, шуны сайлады, диде ул. Ә үзенең кемне яклавы турында ул: “Мин Саакашвили яклы. Башка бу урынга тиңнәр бар дип әйтмәс идем”, диде. Бәлки анда, Грузиядә яшәмәгәнгә барлык нәмзәтләрне дә яхшы белмимдер, дип өстәп тә куйды. Аның фикеренә күрә, хәзергә андагы хәлләр бик әйбәт булмаса да, алга таба алар яхшырачак. Анзорны Русия белән Грузия арасындагы каршылыклар бик борчый.
“Миңа бабаем гел бер мәкаль әйтә торган иде. Кулны-кулга якын китереп кенә битне юып була. Бер-береңә кул биреп, тынычлыкта яшәргә кирәк”, диде ул. Соңгы вакытта Русия ягыннан җылы кул сизелмәвен дә әйтеп узды.
Грузиядә сайлау алдыннан да, сайлау көнне дә сәяси хәлләр бик кайнар булса, Казанда -20 градустан та түбән төшкән бәйрәм салкыннары дәвам итте. Шәһәр үзәгендәге бу кафега җылынырга кергән кызлар кайнар хачапурины бик яратып ашауларын әйтеп, “әмма Русия белән Грузия арасындагы сәяси сугыш һәм мөнәсәбәтләрнең начар булуы ошамый”, диде.
Марина Чернышкина
“Мин чын грузин хатын-кызы. Без һәрберебез дә игелекле, һәм һәр кунакны гомер буе хәтерендә калырлык итеп тәмле ризык белән сыйларга телибез”, диде ул якшәмбе кичендә кунакларга хачапури, лобио һәм чикләвек соуслы бадымҗан тәкъдим итеп.
Грузиядәге президент сайлавының беренчел нәтиҗәләрен ишетеп ул: “Мин әниемә шалтыраттым. Әниемне Саакашвилиның күбрәк тавыш җыюы белән котладым. Әнигә дә ул бик ошый”, диде. “Саакашвили бик дөрес юлны алды. Ул тезләнгән грузин халкын аякка бастырды. Мин туган Батум шәһәрен генә алганда да андагы төзелешләрне күреп шатлыктан күзләр яшьләнә. Бу бит халыкка эш булу дигән сүз дә. Украина һәм башка илләрдән ял итүчеләр килә башлады", дип тә өстәде. Оппозициягә дә Марина Чернышкинаның үз мөнәсәбәте бар.
“Һәрбер демократик илдә оппозиция булырга тиеш. Саакашвили аларны да тыңласын. Ул аларга үз фикерләрен белдерергә рөхсәт бирә бит”, ди ул.
Бу көннәрдә Казандагы грузин ашлары тәкъдим итүче “Пирасмания”, “Мдеурия”, “Тифлис” һәм башка ресторан-кафеларда эшләүче грузиннар сөйләшкән сүзләрнең күпчелеге сайлау нәтиҗәләредер, мөгаен.
“Тифлис” рестораны