6-9 декабрьдә Казанда узачак Дөнья татар конгрессы корылтаена Башкортстаннан 75 делегат бара.
Русиянең Азия өлеше мөселманнары вәкиле чиркәүдә намаз уку рөхсәте сорап мәчет төзү мөмкинлеге бирелмәүгә игътибарны җәлеп итергә җыена.
Яңа икътисад шартларында, көндәшлек үскәндә татар матбугаты ничек яшәргә уйлый?
Казан шәһәрендә яшәүче грузиннар ватаннарындагы сайлау нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтә.
Казанда 1нче гыйнвардан автобуслар өчен 15 сум, трамвай, троллейбус, метро өчен 10 сум түләргә кирәк.
Гомеренең соңгы көненә кадәр ул татар халкының киләчәге, демократия һәм кеше хокуклары өчен ачыктан-ачык көрәшүче булды.
Күренекле драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 120 ел тулуга багышланган конференция һәм тантаналы кичә узды.
17-23 гыйнуарда Мәҗит Гафури исемендәге Башкортстан дәүләт академия драма театры иң яхшы әсәрләрен Камал театрында күрсәтәчәк.
Бәйрәм совет чорыннан килсә дә, бүгенге иминлек хезмәтләре үзләренең НКВД-КГБ гамәлләре белән бәйләнүен теләми.
Филармония мөдире Кадим Нуруллин әйтүенә караганда, бу бина хәзер тамашалар оештыру өчен зур мөмкинлекләр ача.
2008 елга Русия хөкүмәте читтән эшкә килүчеләр өчен иң күп урынны Татарстанга биргән.
Корылтай резолюция, татар халкына һәм Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать кабул итте.
“Татар халкының рухи байлыгын һәм үзенчәлеген саклауда, фән, мәгариф һәм мәдәниятнең роле” дигән секциягә корылтай делегатлары белән бергә Казан галимнәре, мәдәният хезмәткәрләре дә килгән иде
Бу чарада җир шарының төрле төбәкләреннән 770-тән артык делегат һәм 217 кунак катнаша. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев үезенең котлау сүзендә татар конгрессын халкыбыз тарихында иң уңышлы проектларның берсе дип атады.
“Татар телен укыту мәсьәләсе корылтайда караласы сорауларның иң әһәмиятлесе булырга тиеш”,- ди корылтай делегатлары.
Делегатлар Тәүфыйкъ Әйди истәлегенә багышланган әдәби- музыкаль кичәдә, сәнгать осталары концертында, “Шагыйрь мәхәббәте” операсында, “Телсез күке” спектаклендә булачак.
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең 70 еллыгына “Җиде энҗе” дигән тамаша әзерләде. Ул 10 декабрь көнне ансамбльның бәйрәм тантанасында опера һәм балет театрында күрсәтелде.
Киров өлкәсенең Нократ Аланы районында һәм тирә- юньдәге татар авылларында яшәүчеләр бу көнне гомер буе көтте.
“Сәяр” төркеме Казанда үтә торган төрле татар фестивальләренә, концертларга чакырылмаса да, әледән-әле очрашып, тавышларын чарлап тора.
"Ашкын кешем, сине һаман еллар көтә, юллар көтә”,- дип җырлады аның шәкертләре.
дәвам