Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Фарсы култыгына килде


Президент Буш сәфәрен Фарсы култыгы илләрендә дәвам итә
Президент Буш сәфәрен Фарсы култыгы илләрендә дәвам итә

Якын Көнчыгышта солых урнаштыру планнарын җанландырырга тырышканнан соң Кушма Штатлар президенты сәфәрен дәвам итеп, Фарсы Култыгына юл тотты.


Биредә аның Күвәйт, Бәһрәйн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Сөгүд Гәрәбстаны кебек илләрдә булуы каралган. Шушы ислам дәүләтләре Американың төбәктәге беректәшләре санала һәм Буш үз сәфәре белән аларны күрше Иранның "агрессив ымсынуларыннан" якларга теләвен күрсәтә.

Иранның тирә-күршеләренә карата андый "ымсынулары" булуы турында Вашингтон инде күптәннән сөйләп килә. Һәм андый фикер бер американнарда гына түгел, Тәһраннан куркулар Фарсы култыгындагы гәрәп илләрендә дә киң җәелгән - 1979нчы елгы ислам инкыйлабыннан соң шыгый руханиләре кулында калган Иранның инкыйлабны тирә-юнгә дә җәелдерү теләге зур иде.

Ә инде Кушма Штатларның Иран муллаларын хәзер үз иминлегенә генә түгел, бар дөнья иминлегенә дә янаучы итеп күрүе бер дә сер түгел. Үзенең шушы сәфәре барышында президент Джордж Буш Фарсы култыгы илләренең куркуларын истә тотып, Иранны дөнья эшләреннән тагын да чикләргә тырышачак дияргә була.

Вашингтоннан китәр алдыннан ул бу хакта турыдан-туры белдерде:

"Күзләү хезмәтләре Иран турында каршылыклы хәбәр биреп тора, һәм бу безнең өчен бер проблема. Мин алай да барган илләргә шуны искә төшерергә җыенам - Иран элек тә бер янау иде, хәзер янау булып тора, һәм әгәр дә аларга уранны ничек баетуга өйрәнүгә юл куелса, Иран янау булып калуын дәвам итәчәк", ди президент Буш.

Иранның дөньяга куркыныч тудыруы турындагы сүзләрен Ак йортның хәзерге хуҗасы Израильдә дә кабатлады - анда президентның бу сүзләре белән һичшиксез килешәләр, әлбәттә. Израиль, кирәк була калса, ягъни Иранның чыннан да атом коралын җитештерә алырлык хәлгә җитүе расланса, аның шул тикшеренү корылмаларына хәрби һөҗүм ясарга да әзер торуын белдерә.

Узган гасырның 80нче елларында Израиль һава көчләре шул чактагы Гыйрак диктаторы Саддамның атом үзәген бомбалап киткән иде.

Фарсы култыгы илләрендә исә Американы Иран мәс'әләсендә яклау Израильдәге кебек үк булмаса да, Тәһранның төбәктәге сәясәтенә, аның үз тә'сирен тагын да арттыру тырышлыкларына каршы тору сөйләшүләр үзәгендә торачак.

Кушма Штатлар президенты башта Күвәйткә килә, соңрак аның төп беректәшләреннән берсе Бәһрәйнгә, аннары Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм ниһаят Сөгүд Гәрәбстанына баруы каралган. Аның Якын Көнчыгыш сәфәре гыйнварның 16сында Мысырда тәмамланачак.

Бәһрәйндә Америка Кушма Штатларының 5нче флоты урнашкан. Ил башында торган сөнни патша гаиләсе Буш сәфәрен инде тарихи дип бәяләп куйды, ә менә андагы шыгыйлар мәхәлләсе американ президентының килүен киресенчә, ныкъ тәнкитләде. Әйткәндәй, шыгыйлар Бәһрәйндә халыкның күпчелеген тәшкил итә.

Берләшкән Гәрәп Әмирлекләрендә дә Иран мәс'әләсендә уртак бер караш юк – бер яктан, бу ил Иран белән җир бүлә алмый, Фарсы култыгындагы кайбер утрауларга дәгъва белдерә, ә икенче яктан, Иран Әмирлекләрнең иң зур сәүдә партнеры булып тора.
XS
SM
MD
LG