Шушы тавыш бирүнең соңгы мизгеленә кадәр президент ярышында кемнең җиңеп чыгачагын һич фаразлап булмады - сайлауның беренче турында алда серб милләтчесе Николич барды, икенче турга инде Сербиядә Николич җиңүенең ил өчен ниләр китерә алуын яхшырак абайлый башладылар һәм Николич белән Тадич арасындагы яклау бизмәне әкренләп тигезләште.
Чираттагы президентның исемен аның җиңелгән көндәше, бу очракта Томислав Николич үзе әйтте:
"Әлегә саналган нәтиҗәләргә нигезләнеп, мин 2 процент аерма белән Борис Тадич җиңде дип уйлыйм, әгәр дә инде бу нәтиҗә раслана икән, мин аны тәбрикләү өчен шушы мөмкинлектән файдаланам", диде дүшәмбегә каршы төндә Николич.
Соңрак җиңүнең бу юлы да янә Тадич ягында булуы тулысынча ачыкланды һәм тантаналар инде Белград урамнарына да җәелде.
Сер түгел - президент өчен тавыш бирүне, бигрәк тә аның икенче турын Сербиядә күпләр илнең Европа белән калуы турындагы бер референдумга тиңләде. Сайлауда көрәш ачыктан-ачык Николичнең ил киләчәген Русия белән, ә Тадичнең исә Европа белән бәйләве арасында барды. Һәм үз җиңүен Борис Тадич, Сербиядәге демократик потенциалны күрсәтүнең бер билгесе буларак бәяләде:
"Мин Сербиянең бар халкын тәбрикләргә теләр идем, шушы сайлауда катнашып алар Сербиядә нык демократия булуын, Европа демократиясе булуын күрсәтте. Шулай итеп без Европа илләренә үзебезнең Сербиядә нинди демократик куәт барлыгын күрсәттек. Мин илебезнең бар халкы, бар Сербия өчен алкышлар үтенер идем", диде яңадан серб президенты итеп сайланган Борис Тадич.
Сербиядәге көрәшнең нәтиҗәләре Европа өчен дә бер бушану булды. Милләтче Николичнең җиңү ихтималы анда Балкан үзәгендә яткан Сербияне Европа кырыннан алып Русиягә тагып куюга тиңләнгән иде. Соңгы араларда Мәскәү чыннан да үзенең Балкан һәм көньяк Европадагы тәсирен бермә-бер арттырды, бигрәк тә энергетика өлкәсендә.
Февральнең 7-сенә кадәр Белград Европа Берлеге белән мөнәсәбәтләрен билгели торган вакытлы, әмма үтә мөһим килешү имзаларга тиеш. Борис Тадич асылда Сербиянең төбәктәге башка илләр кебек үк Европага кушылуын тели, һәм моңа хәтта Косовоның бәйсезлеген игълан итүе дә киртә булмаска тиеш, дип саный.
Гәрчә Тадич тә, Николич тә Косоводагы албаннарның Сербиядән аерылып бәйсез дәүләт игълан итүенә кискен каршы чыга.