Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтебез хәзинәсе – "Хәзинә" проектында


Күптән түгел “Хәзинә” дип аталган лазер тәлинкә дөнья күрде. Әлеге мультимедиа-проектын гамәлгә куючылар: Татарстан җыр-бию ансамбленең хор җитәкчесе Венера Гәрәева һәм администраторы Гөлназ Галиева белән әңгәмә корабыз.

Римзил Вәли. Күптән көтелгән көннәр җитте. 26 апрельдә Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулды, шул ук 26 апрель көнендә Татарстанда зур бәйрәм – Туган тел көне билгеләп үтелә. Кемгә ничектер, милли җәмәгатьчелек өчен бу – дулкынландыргыч һәм изге бәйрәм.

Туган тел, аңа мөнәсәбәт, аны саклау, яклау һәм үстерү – һәр милләтнең иң җаваплы, иң зур мәшәкатьләреннән. Ана теле, сабый чакта ишеткән беренче сүзләр һәм шул сүзләр белән бергә яңгырый торган моңлы авазлар ничек газиз булмасын, ничек дулкынландырмасын?

“Азатлык” радиосының аналитик тапшыруы да менә шушы тел, милли рухият турында булырга тиештер. Шушы бәйрәм, истәлекле вакыйгалар мизгелендә салкын акыл белән нинди мәсьәләләрне энә күзеннән үткәрергә? Нәрсә турында аналитик бәхәс корырга соң? Быел да андый мәүзугълар, ягъни темалар хәтсез.

15-20 еллар буена милли-демократик инкыйлап барган чакта нәрсәгә ирештек? Нинди казанышлар һәм нинди җитешсезлекләр бар? Сокланмыйча, кызмыйча, әллә ни кайгырмыйча, аек акыл белән бөртекләрне кибәктән аерасы иде.

Узган атнада Казан үзәгендә татар телен мәктәпләрдә укытуга каршы чыккан, татар теле дәресләрен киметүне таләп иткән рус җәмәгатьчелеге митинг оештырды. Татарча укытуны, милли мәктәпләрне саклауны таләп итеп, пикетка чыккан татар оешмалары булды. Кемгә зыяны бар соң ул күп гасырлы тарихы булган татар халкы һәм аның туган теленең?

Күренүенчә, туган тел мәсьәләсе сәясәткә да барып тоташа, төрле провокацияләр, югары урыннарга шикаять язулар ешаеп тора. Монысы инде хәвефле хәл. Авыр хисләр уятучы, шөбһәләрне көчәйтүче күренеш. Ләкин бәйрәм көннәрендә Туган телебезне зурлаганда, бу турыда да уйланмыйча һич булмый.

Татарстанда дәүләт телләре буларак татар һәм рус телләре билгеләнгән. Ике миллион татар яшәгән республикада татар теленең статусы, аны куллану гамәлләре турында уйланырга туры килә. Димәк, туган тел турында уйлану, Туган тел бәйрәме гади бер вакыйга түгел.

Бу турыда “Азатлык” радиосы һәрвакыт репортажлар, аналитик әңгәмәләр әзерләп торды, киләчәктә дә шулай булыр. Ә бүгенге бәйрәм алды тапшыруында без тыңлаучыларыбызга сюрприз, бәйрәм күчтәнәче тәкъдим итәбез. Ул да булса, “Хәзинә” дип аталган мультимедиа-проект. Бу DVD лазер тәлинкәсенә татар халкының иң газиз борынгы җырлары, биюләре кергән.

Бүгенге аналитик сөйләшүдә менә шушы проектны гамәлгә куючылар үзләренең ни әйтергә теләгәннәрен, ничек итеп бу “Хәзинә”не туплаганнарын сөйләп бирерләр. Туган тел, милли моңнар – халкыбызның иң кадерле хәзинәсе һәм аны тирәнтен белү, аңлау җиңел түгел. Менә шушы бурычны үтәргә яңа мультимедиа-проект ярдәм итәчәк.

Сер итеп алдан ук әйтеп куябыз. Әлеге “Хәзинә” дискларын татар яшәгән төбәкләрдән милли җәмгыятьләрдән килгән гаризалар нигезендә бушлай тарату мөмкинлеге бар. Арадашчы сыйфатында бу эштә “Азатлык” радиосының Казан бүлеге дә катнашачак.

“Азатлык” радиосының Казан студиясендә кунакта Татарстан җыр, бию ансамбленең хор җитәкчесе Венера Гәрәева һәм администраторы Гөлназ Галиева.

Венера Гәрәева. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле генә түгел, бөтен татар милләтенең тарихы шушы кечкенә тәлинкәгә сыеп беткән дип әйтер идем. Чыннан да, тәлинкәгә 1950 еллардан бирле эшләнгән архив материаллары да керде.

Бу ансамбльнең генә үткән чоры түгел, анда милләтебезнең үсеше исбат ителгән. Сүз бию, җыр турында гына бармый. Соңгы вакытта татар милләтендә нинди матур әсәрләр туган.

Венера Гәрәева
Мин хәтерлим: алтмышынчы елларда татар милләтендә ул елларда чыккан матур җырлардан бүтән әсәрләр чыкмас инде диделәр. Күрәсең, безнең байлык казыган саен тирәнрәк төшә. Тирәнрәк төшкән саен, тагы да иң матурлары, иң алтыннары аста калганы күренә.

Мин әйтер идем, соңгы утыз елда чыккан яңа әсәрләр безнең өчен генә яңа әсәр. Бу – элек-электән сакланып килгән җырлар. Шушы фольклорны җыючы теоретиклар әсәрләрне каезлап яңадан чыгарды.

Соңгы елларда чыккан җырларга килгәндә, Җәүдәт Фәйзинең электән язып алынган әсәре булгандыр – “Усаккайлар”, “Кара урман” әсәрләре. Зәйтүн Әхсәнов башкаруында иске “Кара урман”ыбыз бар иде. Ул әсәрләр күптән яңгырамаган. Шуңа күрә “Хәзинә” дигән сүз яңадан баетылып килә. Халыкның иҗаты шулкадәр иксез-чиксез. Җыелып бетмәгән бик күп әсәрләр бар. Җырлар, биюләр киләчәктә яңадан тулыландырылып, өстәлер дип ышанам.

“Хәзинә” тәлинкәсенә килгән вакытта, ул бөек Тукаебызның халык җырлары, халык иҗаты турында әйтелгән сүзләреннән башлана. Белмим, башка милләтләрдә бар микән андый сүзләр. Ул төрле телләрдә әйтеләдер. Бәлки, ул минем үз милләтем, үз телем булганга бик матур яңгырый:

“Халык җырлары – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр... Белергә кирәк ки, халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе­дер”.
Нинди генә гасырлар булмасын, нинди генә сугышлар булмады, күпме авырлыклар килде, ә халык иҗаты, җырлары-биюләре халыкның күңелендә саклана. Хәзерге көндә бу “Хәзинә”не чыгаруның төп максаты – шул байлыкларны бездән соң килгән буыннарга калдыру һәм үсә торган яшь буынга аларны үзгәртмичә чын дәрәҗәсендә моңлы итеп, башкарыла торган итеп саклау.
Ә биюләргә килгән вакытта, безнең бөек балетмейстерлардан Гай Таһиров, Әхмәт Кәлимуллин, Гаскәров кебек шәхесләрне әйтергә була. Алар безгә зур байлык калдырганнар. 70-80 елларда килгән балетмейстер Раилә Гарипованың әсәрләре – милләтебезнең зур хәзинәсе, дип әйтер идем.

Аның бик күп әсәрләре бүген ансамбльнең репертуарында. Бу әсәрләр безнең халык күңелендә сакланыр. Үсеп килә торган яшь буын һәр вакытта бу әсәрләргә кайтыр. Алар чыннан да үз музыкасы белән дә, бию килеше белән дә халыкның чын рухын, чын моңын тәшкил итә.

Костюмнар мәсьәләсенә килгәндә дә, тәлинкәгә төрле чорлар костюмнары кертелгән. Бик борынгы чорлардан калган архивларда гына сакланып килгән костюмнарыбыз да бар. Хәзерге заманга әз генә үзгәртеп эшләнгән костюмнар бар. Чөнки тормыш ул бит музей түгел. Ул үзгәреп тора.

Костюмнарда иң зур байлыгыбыз булган чулпылар, күкрәкчәләр татар халкының ни дәрәҗәдә зур зәвыклы, ни дәрәҗәдә бай милләт булганын күрсәтә. Алар шундый зур зәвык белән эшләнгән. Без Татарстанда яшибез икән, шушы Татарстанның табигате, аның матур ак каенга охшаган, аның кыярларына охшаган, төрле матур яфракларына охшаган орнаментлар шушы чулпыларда күрсәтелгән. Болар да шушы “Хәзинә” тәлинкәсенә кертелгән.

Оркестр турында әйткәндә, анда скрипка, курай, кубыз яңгырый. Болар – безнең элек-электән килгән борынгы инструментларыбыз. Мөселман халкы гомер буе ачык йөз белән, шәрә килеш йөрмәгән. Инструментларга да шулай булуына карамастан, мин горурланып әйтә алам: сакланып калган инструментларыбыз нинди генә чит ил оркестры булмасын, анда үз урынын табарга мөмкин.

Кубызны алыйк, ул бар төрки милләтләрдә дә яңгырый. Ул инструмент милләтенә карап, формасын гына үзгәртергә мөмкин. Кубыз – безнең зур байлыгыбыз, чөнки аның яңгырашында ниндидер зур дала яңгырашы да бар, Татарстанның матур, киң урманнары да яңгырый. Бу бөтенесен дә үзенә җыйган инструмент.

Йомгаклап әйтергә кирәк, бу “Хәзинә” тәлинкәсе методик материал да булып тора. Әгәр дә без аны күңелебез өчен, милләтнең рухы белән танышу өчен тыңласак, ул шулай ук методик материал булып тора. Әгәр дә музыка белән шөгыльләнгән кеше “Хәзинә”не алып карый икән, андагы булган юнәлешләр белән, андагы бию рәвешләре белән биергә өйрәнергә мөмкин.

Андагы инструменталь музыканы тыңлап, кирәк булган вакытта аңа охшатып уйнарга һәм аларны кабатларга мөмкин. Ә җырларга килгән вакытта музыка өлкәсендә безнең нинди традицион юнәлешләребез бар, мәсәлән, бәетләр, озын җырлар, кыска җырлар, такмаклар, мөнәҗәтләр – барысы да “Хәзинә” тәлинкәсендә ачык итеп күрсәтелгән.

Алар турында сөйләнеп тә бара. Сөйләнү генә түгел, бу әсәрләрне өйрәнгән вакытта чит ил кешеләре дә әгәр дә игътибар белән тыңласа, без татар алфавитына гына хас булган ә, ү, ө, ң, җ, һ хәрефләрен ничек итеп җырларга кирәк һәм алар кушылган вакытта ничек итеп җырларга кирәкми – аны да аңлатабыз.

Римзил Вәли. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хор җитәкчесе Венера Гәрәева “Хәзинә” дип аталган яңа тәлинкәсен, видеоязманы менә шулай итеп мавыгып тәфсилләп аңлатып бирде. Әлбәттә, бу язмаларны карыйсы килә. “Азатлык” радиосының интернет-сәхифәсендә дә аның өзекләре күренер.

Җыр һәм бию ансамбле – үзе татар милләтенең һәм Татарстанның визит карточкасы. Бер Америкадан кайткан милләттәшебез гомер буе читтә яшәп тә, килгәч, “Казан” мәдәният үзәгендә ап-ак, зәңгәр шәлләр чыккач, видеосын тота алмый, елап карады.

Ләкин хәзерге заман, глобализация, шоу-бизнес бар. Хәзерге эстрада үзен-үзе каратып, зур концертлар оештыра. Тамашачы күңеле белән ял итәргә аларны карарга йөри. Ә мондый сәнгатькә ничек ярдәм итеп, бу проектны гамәлгә куя алдыгыз? Эстрада, хәзерге шоу-бизнес сәнгатенә караганда нәзберегрәк һәм яшәү ягыннан зәгыйфьрәк, авыр хезмәтне башкарганда, бу “Хәзинә”не халыкка тәкъдим итү тарихын хәзер сөйләгез инде.
Гөлназ Галиева


Гөлназ Галиева.
Билгеле, мондый зур проектны тормышка ашырыр өчен матди ярдәм кирәк иде. Бер кеше өчен дә сер түгел, дәүләттән азмы-күпме сәнгатьне үстерер өчен грантлар бирелә. Бу Татарстаннан түгел, бу – Русия гранты. Русия президентының махсус гранты. Төрле төбәкләрдә яшәүче милләтләр өчен, аларның милли мәдәниятен үстерер өчен уйлап чыгарган грант.

Бер ел элек без заявканы биргән идек. Җиңеп чыктык. Безгә акча килеп төште. Үзебезнең татар халкының мәдәниятен, әдәбиятен, сәнгатен үзебезчә туплап чыгарырга дип уйладык. Мондый уйлар күптән бар иде. Бүгенге көндә шундый мөмкинчелек туды.

Ни өчен без бөтен материалларны диск формасында чыгардык? Чөнки бу материаллар күбрәк яшьләр өчен кызык булыр. Яшьләр күпчелеге белән интернет куллана, DVD карыйлар. Мәсәлән, кайсыдыр төбәктә бер авылда иҗат итеп яткан балаларны татарча биергә өйрәткән балетмейстер өчен бу – алтын хәзинә. Җырларга килгәндә, ноталарга кадәр тасвирлап бирелә. Бу бер генә DVD-диск түгел. Аның CD-дискы да бар. Шушы дискта безнең борынгы җырларыбыз җыелган.

Костюм мәcьәләсенә килгәндә, дискта уникаль кадрлар бар. Махсус милли музей белән сөйләшеп, аның архивларына төшеп, чып-чын безнең әби-бабаларыбыз кигән читекләрен ачып күрсәттеләр.

Күпләрдә бу дискны каян алырга була дигән сорау туадыр. Без аны бушлай бирәбез. Заявка гына бирегез. Бу – күпчелек оешмалар өчен. Каяндыр шалтыратып, бик кирәк иде дип заявка бирәсез икән, без дискларны җибәрәчәкбез. Ни өчен заявка кирәк? Без грантны откач, безнең дәүләт алдында хисап тотасы бар. Без хатларыгызны, заявкаларыгызны күрсәтеп, аларга җавап бирәчәкбез.

Римзил Вәли. Язмаларның аерым кисәкләрен “Азатлык” радиосының интернет-сәхифәсенә куйсак, авторлар хокукы ягыннан эзәрлекләү булмасмы?

Гөлназ Галиева. Булмас. Аны безнең сайтка кереп тә карарга була. Без материалларны кисеп куйдык.

Римзил Вәли. “Хәзинә” мультимедиа-проекты – Татарстанда 26нчы апрельдә үтә торган туган тел бәйрәменә бик зур бүләк. Аны соратып алу өчен милли-мәдәни җәмгыятьләр җыр-бию ансамбленә “Азатлык” радиосы аша да гариза җибәрә ала. Әйткәнебезчә, бу федераль грантка әзерләнгән DVD тәлинкәсе бушлай таратыла һәм, әлбәттә, аның саны чикле.

Һичьюгы татар клубларына, радио-телевидение студияләренә, мәдәният үзәкләренә, Русия төбәкләрендә мәдәни чаралар үткәрүче татар мохтариятләренә берәр генә булса да “Хәзинә” алырга мөмкин булыр.
XS
SM
MD
LG