Косово бәйсезлеген игълан итү өчен инде бар нәрсә дә әзер дияргә була - Приштинадагы оркестр Европа гимны саналган "Шатлык ода"сын өйрәнә (бәйсезлек игълан ителгәндә нәкъ менә аны уйнарлар дип көтелә), тарихи тантаналарда катнашу өчен читтән меңләгән косовар албан атна азагына Косовога кайта.
Иң мөһиме - үзенең бәйсезлегенә Косово инде 1999-нчы елдан бирле бара, нәкъ шул вакыттан бирле төбәк халыкара идарә астында. Ягъни Сербиядән аерылу асылда берничә ел элек үк үтте. Косово албаннары хәзер шуны рәсми төстә билгеләп куярга тели.
Төбәк парламенты бу турыдагы карарын якшәмбедә, февральнең 17-сендә кабул итмәкче, һәм бу инде хәл ителгән мәсьәлә санала.
Әмма Европадагы шушы яңа дәүләтнең туу газаплары бәйсезлек игълан итү белән башланырга гына тора - беренчедән, Русиянең каршылыгы сәбәпле, ул Берләшкән Милләтләр оешмасына алынмаячак, Мәскәү бу очракта үзенең тарихи беректәше Сербия карашын яклый. Икенчедән, дәүләт буларак Косово хәзер Европа Берлегенең кырыс контроленә алыначак. Шуңа да Косово бәйсезлеге хакында сөйләгәндә протекторат сүзен куллану урынлырак түгелме дигән фикер туа.
Сербия һәм Русия белән каршылыкларны күпмедер киметү өчен мондый статус үзен аклый ала. Әмма берүк вакытта андый вазгыятьнең куркыныч ягы да бар - Косовоның тарихта да, хәзер дә үзенең тотрыксызлыгы белән танылган Балканда урнашуын истә тотарга кирәк, һәм Косово статусының шундый икеле-микеле булып калуы төбәккә нәкъ менә шул тотрыксызлыкны кайтара ала.
Косовода яшәүче сербларның җитәкчеләре, аерым алганда, андагы серб утарлары берлеге башлыгы Марко Якшич җомга көнне, төбәктәге бар сербларны киләсе дүшәмбедә җыелып, албаннар игълан итәргә җыенган бәйсезлекне кире кагарга чакырды.
"Бәйсезлек игълан итү без серблар өчен мәҗбүри түгел", дип белдерә Якшич.
Косоводагы зур күпчелекне албаннар тәшкил итсә дә, анда әле һаман да серб авыллары бар һәм алар нигездә Белград контролендә тора. Ягъни, Косово бәйсезлеген игълан итсә дә, аның үз җирендәге кайбер төбәкләре яңа хакимиятне танымаячак.
Иң мөһиме - яңа дәүләт үзенең иң зур күршесе һәм үзенә иң зур куркыныч тудыручы ил - Сербия ягыннан ачыктан-ачык дошманлык белән туа. Бәйсезлек тарихын башлап җибәрү өчен бу бик начар нәрсә, дип белдерә кайбер экспертлар.
Шуңа да Косово, ул якшәмбедә бәйсезлеген игълан итсә дә, асылда Берләшкән Милләтләр протектораты булудан Европа Берлеге протекторатына гына әйләнә ала. БМОның махсус вәкиле Мартти Аһтисаари әзерләгән планда болай да Косовога "читтән багып торылган бәйсезлек" бирү каралган иде.