Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта Джо Байден белән Дональд Трампның беренче дебатлары үтте


Аны CNN телевидение ширкәте оештырды.

Кушма штатларда президент вазифасына Демократик фиркадән намзәт Джо Байден һәм Республика фиркасеннән намзәт Дональд Трамп арасында беренче дебатлар узды.

Аны CNN телевидение ширкәте оештырды. Алып баручылар намзәтләргә американнар өчен иң көн кадагындагы мәсьәләләр белән бәйле сорауларга җавап бирергә тәкъдим итте. Дебатларда югары инфляция, хатын-кызларның абортка хокукына мөнәсәбәт, канунсыз миграция, Украинага ярдәм, афроамериканнарның проблемнары, балалы гаиләләргә ярдәм, климат үзгәрүенә каршы көрәш, сайлау нәтиҗәләрен хөрмәт итү кебек мәсьәләләр күтәрелде.

Әмма ике намзәт тә күпчелек сорауларга җавап бирүдән читләште, сәгать ярымлык дебатларда алдан әзерләгән тезисларны кабатладылар.

Президент Байден үзе җитәкчелек иткәндә булган уңай күренешләрне атады: COVID аркасында чыккан рецессиядән ил җиңел чыга алды диде. Инфляция түбәнәя, өлкән яшьтәге американнар өчен даруларга бәяне төшерә алдык дип искәртте.

Кабат президент булып сайланса, Джо Байден керемнәре югары булган американнарга салымнарны арттырырга вәгъдә итте, бу социаль програмнарны финанслауга ярдәм итәчәк диде.

Элекке президент Трамп исә хәзерге икътисади үсешкә нигез үзе идарә иткән чорда салынуын әйтте, моңа аерым алганда салымнарны киметү булышты диде.

Ул Джо Байденны канунсыз миграциягә юл куюда һәм хәтта моны хуплауда гаепләде. Трамп сүзләренчә бу аз керемле американнарга авырлык китерә.

Русиянең Украинага каршы һөҗүме турында да фикер алыштылар. Дональд Трамп беничә тапкыр үзенең тезисын кабатлап, әгәр Ак йортта мин булсам, Русия Украинага һөҗүм итмәс иде диде.

Аның әйтүенчә, Америка гаскәренең Әфганстаннан "хурлыклы" китүе Путинга Украинага каршы сугыш башларга тәвәкәллек биргән.

Байденның сәясәте эшләрне өченче дөнья сугышына алып бара, диде Трамп. Байден исә Трампның гамәлләре, аның Украинага булышырга теләмәве Путинны НАТОның әгъзасы булган илгә бәреп керергә дәртләндерә ала һәм өченче дөнья сугышы башланырга мөмкин дип каршы төште.

Алып баручы низагны җайга салуда Путин тәкъдим иткән планга фикер белдерүне сорады. Трамп Путинның бу планы белән килешмәвен әйтте, Русия президентын җинаятьче дип атады, тик президент булып сайланса Украинадагы сугышны әле президент вазифасына рәсми керешмәсә дә туктата алачагын әйтте.

Күзәтүчеләр һәм фикер белдерүчеләрнең беренче реакциясеннән аңлашылганча, Байден бу дебатларда җиңелде. Ул үз фикерен ахыргача аңлатып җиткерә алмады, кайчак сүзләрен авырлык белән тапты, җавапларында буталды.

Аның сайлау алды штабындагы вәкилләре моны Байден дебатларга суык тидергән килеш чыкты дип аңлатты. Wall Street Journal газеты "Дебатларда Трамп Байденны тар-мар итте" дигән башисем белән чыкты.

New York Times Байденның дебатларда "ипсез чыгыш ясавы" һәм Демократик фирканең "паникасы" турында яза.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG