Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Уфадагы сайлау урынына"янгын кисәтүе" игълан итеп ярты сәгать буе күзәтүчене кертми торганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Борис Надеждинның Уфадагы штабы җитәкчесе тартмага күпләп бюллетень ату булырга мөмкин дип шикләнә, 5 ел элек тә биредә караңгыда "утны өзеп", бюллетеньнәр атмакчы булганнар диелә. Уфада сайлауга медицина эшчеләрен мәҗбүри җибәрәләр, халыкны коймак белән каршы алган бүлгеләр дә бар.

Башкортстанның Уфа районындагы 3076нчы сайлау урынына "янгын кисәтүе" игълан иткәннәр. Нәтиҗәдә үзен-үзе тәкъдим иткән намзәт - Константин Куликовның күзәтүчесен сайлау бинасыннан чыгарганнар һәм ул анда ярты сәгать буе керә алмаган. Бу хакта "Аспекты" басмасына Борис Надеждинның Уфадагы штабы җитәкчесе Аким Туктаров сөйләгән.

"11.03 сәгатьтә янгын кисәтүе игълан иткәннәр, күзәтүче кызны куып чыгарганнар, ул кире кермәкче булган - кертмәгәннәр. 30 минуттан соң кисәтү беткән һәм аны керткәннәр. Бу вакыт эчендә тартмага күпләп бюллетеньнәр ташлау булганмы - анысын белмибез, кичке беркетмә нәтиҗәләреннән генә карый алачакбыз", дигән ул.

Аким Туктаров әйтүенчә, 3076нчы сайлау урынына сагаеп карыйлар, чөнки Уфа районы шурасына узган юлы сайлаулар булганда биредә канун бозу очраклары күзәтелгән.

"Бу урында 5 ел элек Олег Мамедов күзәтүче иде, — дип сөйләгән Туктаров. — Ул чакта да "каза" чыкты дип, утны өзеп куйганнар иде. Караңгы. Комиссия рәисе бюллетеньнәр тотып, санау комплексына (КОИБ - ред.) чабып килә, анда аларны тыга башлый, шулчак Олег йөгереп килә дә, аңа фонарь белән яктырта. Әнә шулай итеп күпләп бюллетень атуларын булдырмый кала алдылар".

Шул ук вакытта Уфада сайлауларга медицина оешмаларыннан хезмәткәрләрне мәҗбүри җибәргәннәр. Бу хактагы мәгълүмат"Голос" хәрәкәтенең "Хокук бозулар харитасы"нда чыкты.

Аларны бүләкләр уйнатуда катнаштыру сылтавы белән Башкортстан башлыгын сайлауда катнашырга мәҗбүр итәләр, диелә. Медицина хезмәткәрләренә сайлау бүлгесендә фотога төшеп, бу фотоларны Вконтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә тиешле хэштеглар белән чыгарырга кушылган. Медицина чатларында социаль челтәрләрдәге постны ничек дөрес итеп язарга өйрәтелгән инструкцияләр таратылган диелә. Сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләренең социаль челтәрләренең сылтамаларын җыеп алганнар, аларны фото чыгарганнармы дип тикшерәчәкләр. Җитәкчелек Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгына сылтана һәм баш тартучылардан аңлатма яздырып алу белән яный диелә.

Шулай ук бүген Башкортстанның Бөре районында сайлауга килүчеләрне беленнәр һәм куас белән каршы алганнар.

Аскын районындагы авылда яшәүчеләрне исә бөтенесен бергә автобуска утыртып, милли киемнәрдән тавыш бирергә алып килгәннәр. Авылда бер кеше дә бармыйча калмаган һәм шулай итеп сайлау бүлгесе ачылып, бер сәгать үтүгә - иртәнге тугызга бу авылда яшәүчеләрнең 100 проценты да сайлауга килгән дип тә хәбәр ителде.

  • Бүген, 6 сентябрьдә Русия төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда да сайлау бүлгеләре эшли башлады. Башкортстанда республика башлыгын сайлыйлар, Корылтайга өстәмә сайлау һәм җирле шураларга сайлаулар үтә. Ул 8 сентябрьгә кадәр, өч көн буе барачак.
  • Башкортстанда яшәүчеләрне сайлаулар вакытында "диверсия кылырга ярамавы турында" кисәттеләр
  • Халыкта ризасызлык уяткан Радий Хәбиров икенче мөддәткә барырга җыена. Сәяси күзәтүчеләр быелгы сайлауда көчле агитация кулланылмый, аның урынына хакимият үз кулындагы административ көчне файдалана дип саный.
  • Радий Хәбиров — "Бердәм Русия" фиркасеннән тәкъдим ителде. Апрель аенда Хәбировның Башкортстан башлыгы булып калу ниятен Русия президенты Владимир Путин үзе хуплады, әмма аңа халык белән күбрәк эшләргә кушты. Баймак вакыйгаларыннан соң Хәбировның абруе төшүенә карамастан, протестларда катнашучыларны эзәрлекләү көчәйде һәм ул һаман да дәвам итә. Моның артында Радий Хәбиров үзе торды. Башкортстанда яшәүчеләр Хәбировның вазифасыннан китүен берничә тапкыр таләп итте.
  • 2019 елда узган сайлауда катнашучылар 71,8 проценты тәшкил итте. Ул вакытта Радий Хәбиров — 82,02 процент, КПРФ вәкиле Юнир Котлыгужин — 6,87 процент, ЛДПРдан Русия Думасы депутаты Иван Сухарев — 4,56 процент тавыш җыйды. Владимир Барабаш ("Ватандашлар көче"), Зөлфия Гайсина ("Яблоко"), Юрий Игнатьев ("Гадел Русия"), Рәфис Кадыйров ("Русия патриотлары"), Владимир Кобзеевларның (Русия пенсионерлары партиясе) — ике проценттан кимрәк.
  • "Голос" сайлаучылар хокукын яклау хәрәкәте сайлауны гаделсез узды дип белдерде. Алар "Хәбировка кимендә 640 мең тавыш өстәлгән" дип хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG