Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров сайлаулары. "Бердәнбер политтехнология — административ көч"


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Быелгы сайлауда Хәбиров теледебатларда катнашмады, билбордларга фотоларын элмәде. Тоташ административ көч кулланганда актив агитация алып баруның кирәге калмады, дип саный сәясәт белгечләре.

Иртәгә, 6 сентябрьдә, Башкортстан башлыгы сайлавы башлана. Ул өч көн дәвам итеп, 8 сентябрь кичендә тәмамланачак. Шулай итеп халыкта ризасызлык уяткан Радий Хәбиров икенче мөддәткә барырга җыена. Сәяси күзәтүчеләр быелгы сайлауда көчле агитация кулланылмый, аның урынына хакимият үз кулындагы административ көчне файдалана дип саный.

Азатлык Радиосы иртәгә башланачак сәяси вакыйгада сайлау алды кампаниясе ничек алып барылуына күзәтү ясады һәм белгечләр белән сөйләште.

Кемнәр дәгъва кыла?

Башкортстан башлыгы сайлавына биш намзәт дәгъва кыла. Хәзерге башлыктан кала, барысы да "системлы оппозиция"дәге вәкилләр санала.

Радий Хәбиров — "Бердәм Русия" фиркасеннән тәкъдим ителде. Апрель аенда Хәбировның Башкортстан башлыгы булып калу ниятен Русия президенты Владимир Путин үзе хуплады, әмма аңа халык белән күбрәк эшләргә кушты. Баймак вакыйгаларыннан соң Хәбировның абруе төшүенә карамастан, протестларда катнашучыларны эзәрлекләү көчәйде һәм ул һаман да дәвам итә. Моның артында Радий Хәбиров үзе торды. Башкортстанда яшәүчеләр Хәбировның вазифасыннан китүен берничә тапкыр таләп итте.

Хәбиров үзен Мәскәү йомышчысы буларак күрсәтә, дип саный белгечләр. Ул үзенең Русия патриоты булуын ассызыклый, Путин башлаган Украина сугышын хуплый һәм дотацион республикага әверелгән Башкортстан бюджетыннан "хәрби операция"гә зур акчалар бүлеп бирә, сугышка күпләп кеше җибәрә. Бу шартларда Башкортстанның аерым урыннарында халык үз акчасына социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мәҗбүр.

Иван Сухарев — Русия Дәүләт думасында ЛДПР депутаты. Украинадагы сугышны актив хуплау сәбәпле, ул АКШ, Бөекбритания, Европа берлегенең санкцияләр исемлегендә тора.

Владимир Нагорный — "Гадел Русия" фиркасеннән теркәлгән намзәт. Ул элекке елларда республика хакимиятендә эшләде. 2016 елда Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов идарәсен җитәкләде, 2018 елда исә "Русия патриотлары" фиркасеннән Башкортстан Корылтаена депутат булып сайланды. Узган елдан ул "Гадел Русия" фиркасен җитәкли. 2021 елдагы Навальный протестыннан соң Нагорный студентларны уку йортларыннан куарга тәкъдим иткән иде.

Артур Шәйнуров — КПРФтан тәкъдим ителгән намзәт. Күп еллар юрист һәм идарәче булып эшләгән. Моңа кадәр Корылтай депутаты булган. Хәзерге вакытта Уфа шәһәр шурасы рәисе урынбасары. Ул КПРФ фиркасенең Башкортстан комитеты беренче секретаре вазифасына 2023 ел ахырында элекке җитәкчесе Юнир Котлыгуҗинның җәнҗалыннан соң билгеләнде.

Илшат Тимерҗанов — "Яңа кешеләр" ("Новые люди") фиркасен тәкъдим итә. Аны намзәтләр арасында җәмәгатьчелеккә артык билгеле булмаган зат дип атыйлар. 44 яшьлек Мәскәү эшкуары төрле ширкәтләрне җитәкләгән. 2017 елда "Рост" фиркасеннән Мәскәүдәге муниципаль сайлауда катнашкан, ләкин шурага үтә алмаган. 2023 елда ул "Яңа кешеләр" аша Башкортстан Корылтае сайлавында теркәлде, соңрак чит ил банкларында хисабы булуы ачыклангач аннан төшереп калдырылды.

Теледебат та, тышкы реклам да юк

Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы булып беренче тапкыр 2019 елда сайланды. Бу чорда ул бер тапкыр теледебатларда катнашты. Моны күзәтүчеләр спектакль дип бәяләсә дә, сайлау алды кампаниясе сәяси төстә алып барылды. Моннан тыш, Хәбиров фоторәсеме төшкән билбордлар да шәһәр урамнары буйлап эленде.

Быел исә Уфа урамнарында Хәбировның ачык сайлау агитациясе артык кулланылмады. Ул теледебатлардан катнашудан да баш тартты.

Әмма сайлауда дәүләт кулында булган башка ысуллар кулланыла. Дәүләт медиасы Хәбировның ул идарә иткән чордагы уңышлары турында хәбәрләр биреп тора. Хәбиров үзе төрле объектлар ача, Уфаның 450-еллыгын билгели.

Хәбиров өчен тавыш бирүчеләрнең күп булуын күрсәтеп, хакимият яклы сораштырулар үткәрелә. Август башында Башкортстанның һуманитар тикшеренүләр үзәге үткәргән социологик сораштыру күрсәткәнчә, Хәбировны — 78%, Шәйнуровны — 8,5%, Тимерҗанов — 6,5%, Сухарев — 4%, Нагорныйны — 3% халык яклый. Сораштырылучыларның 16%ы сайлауда катнашмаячагын әйткән. Сәясәт белгече Сергей Лаврентьев фикеренчә, Радий Хәбиров чорында "республика үсеше өчен эшләнгән эшләр" хакына аңа тавыш бирүчеләр күп булачак. Бу — хакимият яклылар фикере.

"Шәһәрләрне төзекләндерүдә, эшкуарлыкны үстерүдә, инвестицияләр җәлеп итүдә, тарихи хәтерне кайтаруда, махсус хәрби операциядә (Русиянең Украинадагы сугышын рәсмиләр шулай атый — ред.) безнең егетләргә ярдәм итүдә күп эшләр башкарылды. Бу эшләрдә республика — илдә беренчеләрдән. Авыр сәяси вазгыятькә карамастан, барысы да эшләнә, нәтиҗәләре һәркемнең күз алдында, кешеләрнең хисләренә йогынты ясый. Алар монда Радий Хәбиров йөзендә хакимият хезмәтен күрә", ди Лаврентьев.

Сайлауда катнашмаучы Уфадагы Надеждин штабы тарафдарлары исә, кем өчен тавыш бирергә кирәклеге турында бот ясады. Аның төп мәгънәсе — "Бердәм Русия"гә каршы торырдай яки җәмгыятькә зыянга эшләмәгән намзәтне сайлау.

Шул ук вакытта сайлау алдыннан янаулар турында да хәбәрләр таралды. Әбҗәлил районында яшәүче журналист Башкортстан башлыгын тәнкыйтьләгән өчен үзенә янауларына зарланды. Дөрес, соңрак бу гаепләүләрне ул кире какты.

"Административ көч һәм хәрәмләшү булганга күрә агитациянең дә кирәге бетте"

Журналист Руслан Вәлиев Азатлыкка сөйләвенчә, бу юлы сайлауга хас сәяси технологияләр куллану күренми, бар белгәннәре — административ ысул файдалану. Хәтта 2019 елда намзәтләр арасында системда булмаган оппозициядә торучы, заманында Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовка каршы сайлауда катнашкан Рәфис Кадыйров бар иде. Бу юлы андыйлар күренми.

Оештыручылар фикеренчә, протест белдерүче электорат өйдә утырырга тиеш

— Аңлашылганча, бу юлы Русия президенты идарәсе белән килештерелгән кешеләр — парламент фиркаләре вәкилләре генә бар, — ди ул. — Хәзер кулланыла торган политтехнология дип мин бары административ ресурсны гына атый алам. Хәбәрләрдән күренгәнчә, сайлау участокларына бюджетта эшләүчеләрне, зур оешма хезмәткәрләрен, студентларны күпләп китерү көтелә. Студентларга кем өчен тавыш бирергә дигән шарт куелмый, әмма тулай-торак һәм университетка беркетелгән участокларда тавыш бирергә сорыйлар. Әгәр студентлар тулай-торакта теркәлмәгән икән, бу очракта алардан яшәү урынында түгел, вакытлыча тулай-торак янында тавыш бирергә кушалар.

Административ көчне тулысынча куллану һәм хәрәмләшеп сайлау нәтиҗәләрен кирәкле дәрәҗәгә җиткерү мөмкинлеге булу сәбәпле, актив агитация куллануның кирәге бетте. Узган сайлауда республика елмаеп торучы Хәбировның фотолары белән тулган иде. Бу юлы мәгълүмат минималь дәрәҗәдә, республикага бәйле уңай сүзләр китерелгән ниндидер афишалар эленеп тора, әмма бу сайлауга бәйлеме, юкмы икәнлеге аңлашылмый. Оештыручылар фикеренчә, протест белдерүче электорат өйдә утырырга тиеш.

Руслан Вәлиев сайлауда катнашырга, ләкин бюллетеньнәрне бозарга, яки бюллетень урынына нидер язып башка кәгазь салырга чакыра. Аныңча, бу да чираттагы тапкыр гражданлык позицияне күрсәтү булачак.

Урал аръягында яшәүчеләрнең зур өлеше кесәдә "кукиш" күрсәтергә тели

Баймак хәлләреннән соң башкортлар күпләп яшәгән Урал аръягы халкы сайлауда каршы тавыш бирергә теләсә дә, моны оештыручылар күренми ди ул.

— Урал аръягында яшәүчеләрнең зур өлеше үзенең тугры булмавын һәм кесәдә "кукиш" күрсәтергә тели, дигән мәгълүмат бар. Ләкин алар моны ничек эшләр — бу сорау булып кала. Гадел тавыш бирүне тәэмин итә алачакмы, сайлауда күзәтүчеләр тотачаклармы — миндә әлегә мондый мәгълүмат юк, кызганыч, — диде журналист.

"Хәбиров моңа сайлау буларак карамый"

Бу сайлауга хәтта Хәбиров үзе дә сайлау буларак карамый, ди Башкортстанда яшәүче сәяси күзәтүче Андрей Потылицын.

— Хәбиров сайлауны сайлау дип санамавын әйтте: "6, 7, 8 сентябрьдә бездә сайлау, (зур булмаган пауза) дөресрәге, тавыш бирү уза". Хәбиров бу сайлауны тавыш бирү дип саный. Кызык, килешәсездер. Тавыш бирү ул "Мин Хәбиров өчен тавыш бирәм", "Юк, мин Хәбировка каршы" дип әйтүдән гыйбарәт, ул 5-6 намзәт арасыннан берсен сайлау түгел. Хәбиров сайлауда төп бурыч дип кешеләрнең тыныч кына тавыш бирүен әйтә. Күрәсең, бу тынычлыкта ул үзенең җиңүенә җирлек күрә, — диде ул үзенең сәяси күзәтүләрендә.

Радий Хәбиров кәгазьсез начар сөйли, аның сүз запасы ярлы, ул кулланган сүзләрнең 15 проценты "тарих" сүзенә кайтып кала

Хәбировның теледебатлардан һәм тышкы рекламнардан баш тартуын Потылицын аның политтехнологлары киңәшен тотуы белән бәйле ди.

— Узган сайлаудагы дебатлар бик тыйнак узды. Радий Хәбиров кәгазьсез начар сөйли, аның сүз запасы ярлы, ул кулланган сүзләрнең 15 проценты "тарих" сүзенә кайтып кала. Шуңа да ул хаклы рәвештә дебатлардан курка, югыйсә артыгын әйтеп ташлавы ихтимал. Моннан тыш, аның бөек үрнәге бар — Владимир Путин. Ул дебатларда беркайчан да катнашмый.

Вазгыять тамырдан үзгәрде, Хәбировның да ничек сайланачагы турында күзаллаулары алышынды. Ул вакытта (2019 елда) сайлауда 20-25 процент тавышны өстәп язарга кирәк булды һәм ул Путинга караганда күбрәк тавыш җыйды. Кирмәндә болай эшләргә ярамый дип шелтә белдерделәр. Бу юлы ул сайлауда тавышлар санау булмаячагын, бары нәтиҗәләр беркетмәсе генә булачагын аңлый. Шуңа да ни өчен хәвефләнеп һәм рәсемеңне элеп халыкның ачуын чыгарырга? Политтехнологлар аңа моны аңлата алды, — ди ул.

Андрей Потылицын сүзләренчә, сайлауда Хәбировка "75%" санын язачаклар, чынлыкта аны халыкның чирек өлеше генә хуплый. Ә менә башкортлар күпләп яшәгән Урал аръягында — бары 5-7% кына, дип өсти ул.

Хәзер Урал аръягында Хәбировның рейтингы 5-7 процентны тәшкил итә

— 2019 елда Хәбиров сайланганда милли аспект көчле иде, — дип дәвам итә сәясәт белгече. — Республиканың башкорт халкы аны хуплап кабул итте. Ул элекке җитәкчеләрнең хатасын төзәтер һәм лаеклы итеп яшәрбез дип уйладылар. Бу биш-алты ел эчендә алар үзләренең хаталануын аңлады. Хәбировның феномены — аның низагка керүчәнлегендә. Ул үзенең милләте белән талашу җаен таба алды. Хәзер Урал аръягында Хәбировның рейтингы 5-7 процентны тәшкил итә. Анда бары район башлыклары һәм территориаль сайлау комиссиясе җитәкчеләре генә тиешле саннар язар дип өмет итәләр.

"Сайлау халыкта Хәбировка карата нәфрәтне арттырырга мөмкин"

Хакимият тарафыннан эзәрлекләнүче башкорт милли хәрәкәтендә әлегә сайлауга бәйле уртак фикер оешмаган, дип сөйләде аноним төстә бер активист "Idel.Реалии"га.

— Активистларның өчтән бере сайлауга бойкот ясарга чакыра. Калган өлеше, аеруча, җирле сайлауда катнашучылар тавыш бирәчәкләрен әйтә. Алар сайлау участогына барып Хәбировтан кала башка намзәткә тавыш бирергә чакыра. Ә менә кайсы намзәткә икәне турында уртак фикер юк, — дип сөйләгән ул.

"Башкорт милли сәяси үзәге"нә нигез салган сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов сайлауда катнашырга чакырды.

Мин Хәбировның җиңәчәген беләм, ләкин аннан башка намзәткә тавыш бирергә чакырам

— Мин элек сайлауда күзәтүчеләр булып эшләргә, ләкин тавыш бирмәскә чакырып килдем, чөнки нәтиҗәләре билгеле булган сайлауда катнашу хакимияткә ярдәм итү булып санала, — ди ул. — Бу юлы мин үз тарафдарларыма сайлауга барыгыз дип мөрәҗәгать иттем. Мин Хәбировның җиңәчәген беләм, ләкин аннан башка намзәткә тавыш бирергә чакырам. Әгәр дә бер башкорт авылы участокка килеп Хәбировка каршы тавыш бирсә, бүген башкортларның барысы да диярлек Хәбировка каршы, ахырдан авылның Хәбиров өчен тавыш биргәнлеге аңлашылса, бу очракта аңа карата нәфрәт берничә тапкырга артачак, аның сайлауда хәрәмләшүе һәм тавышларны урлавы аңлашылачак. Барысы да Радий Хәбировның канунсыз җитәкче дип кабул итәчәк.

  • Башкортстанда башлык сайлавы өч көн буе — 6, 7 һәм 8 сентябрьдә узачак.
  • 2019 елда узган сайлауда катнашучылар 71,8 проценты тәшкил итте. Ул вакытта Радий Хәбиров — 82,02 процент, КПРФ вәкиле Юнир Котлыгужин — 6,87 процент, ЛДПРдан Русия Думасы депутаты Иван Сухарев — 4,56 процент тавыш җыйды. Владимир Барабаш ("Ватандашлар көче"), Зөлфия Гайсина ("Яблоко"), Юрий Игнатьев ("Гадел Русия"), Рәфис Кадыйров ("Русия патриотлары"), Владимир Кобзеевларның (Русия пенсионерлары партиясе) — ике проценттан кимрәк.
  • "Голос" сайлаучылар хокукын яклау хәрәкәте сайлауны гаделсез узды дип белдерде. Алар "Хәбировка кимендә 640 мең тавыш өстәлгән" дип хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG